Җырчы МакSимны хастаханәдән чыгарганнар
Җырчы балаларын күрергә теләгән, хастаханәдән чыгарга теләвен әйткән.
Җырчы МакSим (Марина Абросимова) хастаханәдән чыккан. Бу турыда аның рәсми вәкиле Маргарита Соколова инстаграмда язды.
«Кадерле дуслар. Барыгызга да рәхмәт. Бүген Маринаны хастаханәдән чыгардылар. Бу аның карары булды. Ул шуны теләде. Ул балаларын кочакларга теләвен, моны эшли алмый калудан куркуын әйтте», — дип яза Соколова.
Хәзер җырчыга тернәкләнү таләп ителә, диелә.
- 19 июньдә җырчы МакSим комада ята, дип язган идек. Ул 12 июньдә Казандагы концертта 39 градус температура белән чыгыш ясавын әйтте.
- Комада ятучы җырчы МакSимның хәле начарланган
- Җырчы МакSим үзе авыр хәлдә ята, аның клипларын төшерүче режиссер ковидтан үлде
- Җырчы МакSимның үпкәсе начар эшли башлаган
- Комада ятучы җырчы МакSимның хәле яхшырган
- Август башында ул комадан чыкты.
- Әле бу көннәрдә генә җырчыны реанимациядән палатага күчерделәр.