Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комада ятучы җырчы МакSимның хәле начарланган

Табиблар аны ИВЛ аппаратына тоташтырды һәм ясалма комага җибәрде.

news_top_970_100
Комада ятучы җырчы МакSимның хәле начарланган
Владимир Васильев

МакSим псевдонимы белән чыгыш ясаучы Марина Абросимова хастаханәдә комада ята. Аның үпкәләренең 75 проценты зарарланган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

RT telegram-каналы җырчының рәсми вәкиленә сылтама белән шул хакта язган.

Артистны «КТ-4» төркеменә күчергәннәр. Табиблар бу исемлеккә органының бик зур мәйданы зарарланган кешеләрне кертә.

Артистта коронавирус диагнозы расланмаган.

Моңа кадәр МакSим үзе сәламәтлеге турында инстаграмда язды. Ул пневмония белән хастаханәдә булуын әйтте. Ул вакытта үпкәләренең 40 проценты зарарланган булган. Соңрак табиблар аны ИВЛ аппаратына тоташтырды һәм ясалма комага җибәрде, диелә бу хәбәрдә.

  • 19 июньдә җырчы МакSим комада ята, дип язган идек. Ул 12 июньдә Казандагы концертта 39 градус температура белән чыгыш ясавын әйтте
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100