news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы МакSим үзе авыр хәлдә ята, аның клипларын төшерүче режиссер ковидтан үлде

45 яшьлек Вадим Шатровның соңгы эше «Спасибо» клибы иде.

news_top
Җырчы МакSим үзе авыр хәлдә ята, аның клипларын төшерүче режиссер ковидтан үлде
Владимир Васильев

Музыкаль продюсер һәм режиссер Вадим Шатровны Смоленск өлкәсендә җирләделәр. Бу турыда мәрхүмнең беренче хатыны «Бишенче канал»га сөйләгән.

Шатровның соңгы эше — җырчы МакSимның «Спасибо» клибы. Ул җырчы МакSимның якын дусты, аның берничә клибының авторы була. 

Вадим Шатровка 45 яшь иде, ул коронавирустан үлгән дип хәбәр ителә. Аны 1 июльдә Смоленск өлкәсенең Хиславич районындагы Черепово авылында җирләгәннәр.

«Җирләүдә бик якын туганнары гына булды», — дип әйткән элеккеге хатыны.

Вадим Шатровның хатыны һәм кызы ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар