Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Комада ятучы җырчы МакSимның хәле яхшырган

Җырчы инде 19 июньнән бирле хастаханәдә ИВЛ аппаратында ясалма комада ята.

news_top_970_100
Комада ятучы җырчы МакSимның хәле яхшырган
Владимир Васильев

Җырчы МакSимның хәле яхшырган. Бу турыда аның вәкиле Маргарита Соколовага сылтама белән РИА Новости язды.

Җырчыны 19 июньдә ИВЛ аппаратына тоташтырганнар. Ул шул вакыттан бирле ясалма комада ята. Җырчының хәле авыр дип бәяләнә. Коронавируска тест тискәре нәтиҗә күрсәткән.

«Төгәл әйтә алам — Маринаның хәле яхшыра. Аның белән табибларның йолдызлы составы шөгыльләнә. Бик яхшы шартлар. Суперзаманча җиһазлар. Бар да яхшы булуда шигем юк», — ди Соколова инстаграмда.

Ул җырчының организмы хәлсез булуын әйтә. Ләкин «без яхшыруга таба барабыз, начарлануга түгел, бүген бу — факт», — ди ул.

«Әлбәттә, бу озак дәвалану булачак, аннары реабилитация», — ди Соколова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100