Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер айдан артык вакыт узганга ышана алмадым»: җырчы МакSим реанимациядән чыккан

Җырчыны гади палатага күчергәннәр.

news_top_970_100
«Бер айдан артык вакыт узганга ышана алмадым»: җырчы МакSим реанимациядән чыккан
Владимир Васильев

Җырчы МакSим озак вакыт авырудан соң, үзенең Instagram сәхифәсендә барлык виртуаль дусларын сәламли. «Мин янә сезнең белән», — дип язган ул.

Җырчы аның өчен борчылып торган барлык кешегә, үзе дәваланган хастаханә хезмәткәрләренә, табибларга рәхмәт сүзләрен язган. «Алар үз эшенең чын осталары, минем гомеремне саклап калдылар. Минем хакта борчылулар, уйлаулар, дога кылулар миңа бик тә ярдәм итте, теге дөньядан тартып чыгардылар.

Бүген мине реанимациядән гади палатага күчерәләр, һәм мин, ниһаять, барыгызга да шәхсән рәхмәт әйтә алам. Табиблар миннән ничә көн комада яттың, дип сорагач, ике көн дип җавап бирдем. Мин бер айдан да артык вакыт узганга ышана алмадым.

Минем хәлем юк әле, йөри башлагач, башым әйләнә. Тиз арада өемә кайтырмын, гаиләмне кочаклый алырмын дип өметләнәм. Табиб күрсәтмәләре буенча, самолетта очу һәм чыгышлар ясау күпмедер вакытка тыела. Минем үпкәләр әле җайга килеп бетмәгән, көч китерергә ярамый.

Әмма мин сезгә, табибларга һәм Ходайга бу җирдә яшәвемне дәвам итә алуым һәм авыр булса да, сулаганым өчен рәхмәтлемен», — дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100