Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы МакSим комада ята

Җырчы Казанда концертта чыгыш ясаганда температурасы 39 градус булган.

news_top_970_100
 Җырчы МакSим комада ята
Владимир Васильев

Җырчы МакSим анына кислород начар килү сәбәпле, табиблар артистны ясалмага комага җибәрү турында карар кабул иткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

МакSим псевдонимы белән чыгыш ясаучы җырчы Марина Амбросимованы үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) аппаратына тоташтырдылар һәм ясалмага комага җибәрделәр, дип сөйләгән артистның рәсми вәкиле.

«Коронавирус булуы ихтимал, тестлары — тискәре», — дигән ул.

Җырчыга пневмония диагнозы куелган, аның үпкәләре бик нык зарарланган һәм сатурациясе түбән.

МакSим берничә көн комада булачак, дип фаразлыйлар.

«Табиблар позитив фараз ясый. Бу кислород ачлыгы булмасын өчен эшләнде. Хәзер бар көчне аның үпкәләрен чистартуга юнәлтәләр, аннары акрынлап комадан чыгарачаклар», — дигән ул.

Моңа кадәр җырчы инстаграмда үпкәләренең 40 проценты зарарланып, хастаханәгә эләгүен язды. МакSим сүзләренчә, анда коронавирус тапмаганнар. Ул 12 июньдә Казандагы концертта 39 градус температура белән чыгыш ясавын әйтте. Бу турыда РЕН ТВ язды.

«Аннары хәлем начарланды. Температура төшмәде, мин тагын табиб чакырдым һәм мин клиникага алып киттеләр», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100