Җырчы МакSим хастаханәдән чыккач ябыккан аякларын күрсәтте
Җырчы үзенә җибәрелгән чәчәк бәйләмнәре фотосын инстаграм социаль челтәренә куйган.
МакSим тәхәллүсе астында билгеле булган җырчы, Марина Абросимованың озак кына авырып хастаханәдә ятканнан соң, терелеп өйгә чыгуы турында язган идек.
Җырчы үзенең инстаграм сәхифәсендә «Пусть говорят» тапшыруы алып баручысы Дмитрий Борисовка рәхмәт әйтеп фото куйган. Җырчының фотода галәмәт кенә ябыккан аягы да кадрга эләккән.
МакSимның җанатарлары аның терелеп чыгуына бик шатланганнар. Фото астына сәламәтлек теләп меңәрләгән комментарий калдырганнар. Шулай да борчылыр өчен сәбәп тә тапканнар. Фотода күренгән аягына карап, җырчыны бик ябыккан, диләр. МакSимның кайбер инстадуслары каты авырудан соң мондый үзгәрешләрнең булуына гаҗәпләнми.
МакSимның авыруы турында 12 июньдәге Казанда куйган концертыннан соң билгеле булды. Җырчының авыруын күзәтеп бардык:
- 19 июньдә җырчы МакSим комада ята, дип язган идек. Ул 12 июньдә Казандагы концертта 39 градус температура белән чыгыш ясавын әйтте.
- Комада ятучы җырчы МакSимның хәле начарланган.
- Җырчы МакSим үзе авыр хәлдә ята, аның клипларын төшерүче режиссер ковидтан үлде.
- Җырчы МакSимның үпкәсе начар эшли башлаган.
- Комада ятучы җырчы МакSимның хәле яхшырган.
- Август башында ул комадан чыкты.
- Әле бу көннәрдә генә җырчыны реанимациядән палатага күчерделәр.