“Яңа елга – яшәреп” марафонының унсигезенче көне: Иртәнге ашка нәрсә ашарга ярамый, ябыгучыларга дөге файдалымы?
"Интертат"та #сәламәтлек ябыгу# матурлык# марафоны дәвам итә. "Яңа елга - яшәреп" марафонының максаты- мөмкин кадәр күбрәк кешене дөрес туклану режимы белән таныштыру. Марафонны табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova алып бара.
5 декабрьдә табиб җиде катнашучыга биремнәр бирде. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары һәм “Интертат” укучылары - Казаннан Зилә Мәүлина, Биектаудан Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова бу көннәрдә сәламәт яшәү режимына ияләшә.
26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк "Яңа ега - яшәреп" марафончылары үзләренең фикерләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итә. Алар сәламәтлекләрендә уңай якка үзгәрешләр күзәтелгәнен дә әйтте.
Иртә белән мюсли һәм батончик ашарга ярамый
Иртәнге аш - ризык кабул итүнең иң мөһим вакыты. Табиблар әйтүенчә, тәүлекнең нәкъ шушы вакытында яхшы итеп тукланырга кирәк. Көне буена диярлек энергия аласың, эшләү сәләтең арта һәм кәефең дә яхшы булачак. Көнне нинди ризыктан башларга соң? Файдалы иртәнге ашта энергия бирүче клетчатка һәм аксым булырга тиеш. Иртән ашалган ризыкта кальций, йод булу зарур. Бу очракта яшелчә ашы, йомырка тәбәсе һәм боткалар ашау файдага булыр. Ботканы солы, борай, тары, карабодай, дөге, манный ярмаларыннан әзерләргә мөмкин.
Табиб Энҗе Кадыйрова әйтүенчә, коры иртәңге аш (мюсли, батончиклар) һәм артык күп чи яшелчә, җиләк-җимеш ашарга ярамый. Иртәнге аш өчен ачы сөт, камыр ризыклары һәм бутербродлар да зыянлы.
Популярлык буенча беренче урында ярмалы ризыклар тора. Аларда А, D витаминнары, тимер һәм углеводлар күп. Дөге составында В һәм Е төркеме витаминнары күп. Шулай ук ул микроэлементларга, тимер, цинк, магний, кальций һәм калийга бай. Йөрәк-кан тамырлары авыруыннан җәфаланган кешеләргә дөге боткасы ашау файдалы. Ул йөрәк өчен дә файдалы, холестерин күләмен киметә.
- Дөге – 4-5 мең еллар буе игелә торган борынгы культура. Ул Җир шарындагы халыкның 60 процентка якыны өчен төп ризык булып тора. Меңнән артык сорты бар. Cy белән капланган кырларда игелә, ләкин коры туфракта үсүче сортлары да бар. Саламыннан үреп, төрле эшләнмәләр ясыйлар, кәгазь җитештерүдә файдаланалар. Орлыклары 10-12 градус җылы булганда шытып чыга. Дөгенең туган ягы булып Һиндстан һәм Кытай исәпләнә.
Солы боткасын даими ашау зиһенне сакларга булыша. Бөек Британиянең Кардифф университеты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Алар әйтүенчә, солы боткасы холестерин күләмен җайга сала һәм кан тамырларында тромб ясалудан саклый.
Суда пешерелгән солы боткасын атнага 1-2 тапкыр иртә белән җылы килеш ашарга киңәш ителә. Солы боткасы йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына уңай йогынты ясый, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Шулай ук ашказаны-эчәклек, бөер һәм сидек куыгы, шикәр авыруы булганда, буыннарга тоз утырганда мондый ботка файдалы. Сөякләрне, тешләрне ныгыту өчен дә солы боткасы ашарга кирәк.
Табиблар фикеренчә, юан эчәк ялкынсынган очракта солы ярмасыннан ясалган төнәтмә ярдәм итә. Моның өчен бер стакан солыга бер литр су салып, сүрән утта ярты сәгать кайнаталар. Кайнап чыкканнан соң, әлеге төнәтмәне бер тәүлек тоталар. Шуннан соң сөзәләр, 100 грамм бал салалар һәм янәдән кайнатып чыгаралар. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр берәр стакан эчәләр.
Тары боткасында тимер һәм фтор күп. Тары ярмасының составында организмны ныгытырга сәләтле матдәләр бар. Тары боткасын шулай ук иртә белән ашарга кирәк, анда аминокислоталар күп. Алар мускулларны ныгыта, ә углеводлар организмны төрле агулы матдәләрдән (токсиннардан) һәм шлаклардан арындыра. Шулай ук көне буена җитәрлек энергия бирә.
Тары ярмасы В1 һәм В2 витаминнарына һәм файдалы микроэлементларга бай. Калий да күп, ул йөрәк эшчәнлегенә булыша. Табиблар тары боткасын бавыр, ашказаны-эчәклек авырулары вакытында да ашарга киңәш итә.
Йогышлы авырулар белән авырганда сөттә кабак белән бергә пешергән тары боткасы ашау файдага булачак.
Иртәнге ашка манный ярмасыннан әзерләнүче “манник” рецепты тәкъдим итәбез. Моның өчен 20 г атланмай, өч йомырка, бер стакан он, бер стакан манный ярмасы, ярты стакан шикәр комы, бер стакан каймак һәм бер чеметем тоз кирәк булачак.
#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез
“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы
“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?
“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта