Атналык күзәтү: челтәрле бизнес, Назарбаев урамы, куркыныч фаҗига, Казахстанга фараз | intertat.tatar

Атналык күзәтү: челтәрле бизнес, Назарбаев урамы, куркыныч фаҗига, Казахстанга фараз

Бу атнада чыккан иң тавышлы, иң кызыклы, иң укылышлы язмаларга күзәтү.

Челтәрле бизнесның икенче ягы: «БАДлар эчеп, сәламәтлегемне бетердем»

Тәсмия апа турында инстаграмдагы төркемнәрдә белеп алдым. Челтәрле бизнеска кагылышлы постлар астындагы йөзләгән комментарий арасында аның җан авазы да ярылып ята.

«Бер челтәрле компаниянең БАДларын эчеп агулануымны кешеләргә җиткерәсем килә. Ашказаны-эчәклек трактын бозып бетердем, хәзер табиблар яныннан кайтып кергәнем дә юк, укол белән система алудан башым чыкмый. Башкалар минем хатамны кабатламасыннар, аларны эчмәсеннәр», — дип язган ул. Аның сүзләренә ни халыкның, ни челтерәвикләрнең әллә ни исе китмәгән, йөзләгән комментарий арасында күмелеп калган. Шундук Тәсмия апа белән танышырга теләвемне белдереп яздым, телефон номерын сорадым. Шулай итеп танышып, аралашып киттек.

Тәсмия апага 54 яшь, Казахстанның Алматы шәһәрендә тора. Башта татар җырлары белән кызыксынып, инстаграмда теркәлгән ул, җырчыларга язылган. Шуннан мөхтәрәм җырчыларның — Алсу һәм Азат Фазлыевларның челтәрле компания продукциясен күккә чөеп мактаганын күреп: «Җырчылар юньсез нәрсәне болай тәкъдим итмәс», — дип аларны әнисенә алып карарга булган. Тик 85 яшьлек әнисенә биргәнче, беренче тәҗрибәне үзендә үткәргән.

— Тәсмия апа, челтәрле бизнес продукциясен эчкәч, ниләр булды?

— Беренче көннәрдә энергиянең нык артканын сиздем. Мин болай да йөгереп кенә йөри торган кеше, ә детокстан соң очып кына йөрдем. Аның составында нәрсә икән, ничек шундый нәтиҗә булган дип уйлыйм хәзер. Ләкин җиденче көнне миндә сару кайнау, эч кату, ялкынсыну кебек проблемалар башланды. Кыскасы, ашказаны-эчәклек трактына зыян салуымны аңладым. Моны үземнең наставнигыма әйткәч, ул миңа: «Бу идеаль продукт, зарланган кешене беренче тапкыр ишетәм. Сезнең авыруларыгыз ялкынсыну аша чыга, икенче төрлесен дә эчегез», — дип киңәш итте.

Мин юләр, аны тыңладым. Шуннан соң бөтен тәнем шешенергә тотынды, котым алынды… Бу дәвалауны туктатканга инде айлап вакыт үтте, ләкин организм кире үз хәленә кайтырга уйламый да. Күз күремем бозылды, тиз арыйм, йөри алмыйм, 6-7 килога ябыктым, ялкынсынуларны бетереп булмый, кан басымым төште. Нинди генә чирләрем юк! Һәр иртә исән булуыма сөенә башладым.

— Табиблар үзегезне сүккәндер инде?

— Шушы ике айда инде күпме табибта булдым, яхшы гастроэнтерологларга йөри башладым. Алар барысы да бу хәлләргә шаккатты. «Кешенең әз генә саруы кайнаса да, ашказанында кечкенә проблема булса да, организмны бу рәвешле чистартырга ярамый. Тагын эчсәгез, теге дөньяга китә идегез», — диештеләр. Сатучылар бу әйберләр организмны йомшак кына чистарта дип әйтә, чынлыкта ул минем бөтен файдалы микрофлораны юып бетергән һәм чирдән мантый алмавым да шул сәбәпле. Ә продукциянең составына килгәндә, аның нәрсә икәнен кем белеп бетергән соң? Анда язылган сүзләрнең барысы да дөрес дип кем ышандыра ала?

— Наставникларыгызга сәламәтлегегезгә зыян килүне әйттегезме? Алар ярдәм итәргә тырыштылармы?

— Иң гарьләндергәне дә шул булды. Азат Фазлыевның инстаграмдагы битендә кичерешләремне язгач, ул миңа: «Нигә монда теләсә нәрсә язып утырасыз, минем язылучыларымны куркытасыз бит», — диде дә мине «кара исемлек» кә тыкты. Соңыннан туры эфирларында мине дә телгә алган, «аның элеккеге чирләре булган», дигән. Имеш, минем авыруыма аларның продукциясенең катнашы юк.

Үземнең наставнигым Резедага да хәл-әхвәлемне сөйләдем, аннан әллә ни тынычландырырлык сүзләр ишетмәдем. Шулай ук бөтен җирдә блогка куеп бетерде. Хәзер мин әлеге компаниянең чатларына керә алмыйм.

Аннан челтерәвикләргә каршы көрәшүче Альберт Шакиров турында белеп алдым, бүген ул — татар дөньясында мин ышанган бердәнбер кеше. Аңа Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен! Үземнең милләттәшләремне мине шулай төп башына утыртуына нык эчем пошты, үзеңнекеләргә ышанасың бит инде. Казах табиблары да: «Кем сезне шушы көнгә калдырды?» — дип сорагач, «Татарлар», — дидем.

Тәсмия апа белән сөйләшкәннән соң әлеге челтәрле бизнес продукциясен актив сатучы кеше, җырчы Азат Фазлыевка шалтыраттым.

— Кешегә продукциягезне сатканда аның авыруларын исәпкә аласызмы? Күп кешегә килешкән әйбер дә берәүгә ошамаска мөмкин бит.

— Кеше, гадәттә, табибта тикшеренә, үзендә аллергия бармы-юкмы икәнен белеп тора бит инде. Безнең продукциянең составын укып, анда үзендә аллергия китереп чыгарырга мөмкин булган кушылманы ачыклау да катлаулы түгел. Без саткан әйбер — биологик актив өстәмәләр (БАДлар), үләннәр җыелмасы, ә дару түгел. Аны үзебез дә актив кулланабыз. Туганнарыбыз, Алсуның әнисе файдасын нык күрде. Меңләгән кеше файдасы турында гына сөйли. Ә сез әйткән ханым — бердәнбер зарланган кеше. Бу мәгълүматның дөреслеге дәлилләнмәгән бит әле. Минем шәхсән ул кешене күргәнем юк…

— Шулай да, Азат, сезне күбрәк җырчы итеп күрәсе килә, челтәрле бизнеста эшләүче итеп түгел. Моның белән ныклап мавыгып, артистлык эшегез аксый бит…

— Без ул юнәлештә дә нык эшлибез, җырлар яздырабыз. Дөресен әйткәндә, хәзер артист булып әллә ни акча эшләп булмый. Бу пандемия белән 400 меңгә якын акчамны югалттым, аны миңа беркем дә кире кайтармый бит. Ә болай эшләп торганда акча керә дә минем тагын яңа җырлар яздырырга мөмкинлегем туа.

Аннары, без генә түгел, бөтен җырчылар параллель рәвештә ниндидер бизнес белән шөгыльләнә. Кемдер казылык сата, кемдер ипи пешерә… Бу да шундый ук традицион бизнес, безгә акча күктән төшми, салымын да түләп барам. Ә продукциягә мин, кабатлап әйтәм, 100 процент ышанам. Сез яхшы нәтиҗәләрне дә күрегез, бер тискәре мисалны гына язмагыз. Без бүгенге көндә популяр, кулланучыларыбыз күп, шуңа да язасыздыр инде, бер дә «Орифлейм» яки «Амвей» кебек челтәрле бизнесны язмыйсыз, алар да БАДлар сата бит, — диде Азат Фазлыев.

Бу ситуациядә мине иң гаҗәпләндергәне — челтәрле бизнес продукциясе дип авыз ачуга күпләрнең шым булуы. Казан хәтле Казанда шул турыда авыз ачып сүз әйтерлек бер табиб таба алма әле! Кара чәйнең, кофеның, конфетның нинди зыяны булуы турында кат-кат язалар, сөйләп туя алмыйлар, аның өчен беркем судка да бирми, куркытмый да. Ә БАДларга тел-теш тидерүче юк, алар гына сөттән ак, судан пакь икән, имеш.

Ни өчен шул дәрәҗәдә куркалар соң? Моңа аңлатма табу өчен ерак йөрисе юк. Моннан якынча 20 ел элек Казан телеканалларының берсе мәче ризыгы турында файдасыз дип сөйләгәч, аннан суд юлын шактый таптарга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, әлеге ризыкка бер ел реклама бирергә мәҗбүр итәләр аны — суд шундый карар чыгара. Шундый ук челтәрле бизнес компанияләрнең тагын берсе һәм федераль телеканал тирәсендә дә ыгы-зыгы булды. Телеканал тәнкыйтьләп чыккач, аларны судка бирделәр һәм оттылар. АКШта Гербалайфны финанс пирамидасы дип гаепләгәннәр иде, ул вакытта компания зур акчалар түләп, эшне судка җиткермичә туктатып калды. Боларны заманында колагына киртләп куйган кешеләр бүген авызын чамалап ача, билгеле. Чөнки челтәрле бизнес артында зур кешеләр, зур акчалар, шул сәбәпле зур мөмкинлекләр дә торырга мөмкин…

«Назарбаев идарә иткәндә кайбер кешеләр баеды, тигезсезлек барлыкка килде»

Казах халкының тыныч митинглар белән башлаган протестларын Казахстан хакимияте (хәтта казах халкы үзе дә) зурга китәр дип уйламагандыр. «Интертат» Казахстанда яшәүчеләр белән сөйләште.

Искәртеп үтик, 2 гыйнварда башланган протест акцияләре 4 гыйнварда полиция белән бәрелешләргә әйләнде. Каршылыкларның иң көчлесе Алматыда (элек Алма-Ата дип атала иде) булды. Нәтиҗәдә, бәрелешләр вакытында дистәләгән кеше вафат булды. Шуннан соң, 5 гыйнварда Казахстанның элекке Президенты Нурсолтан Назарбаев илнең куркынычсызлыгы Советы рәисе вазыйфасыннан отставкага китте. Илгә Токаев соравы буенча Россия, Беларусь, Әрмәнстан хәрбиләре кертелде.

Татарстанның һәм Казахстанның танылган рәссамы Камил Муллашев бу хәлләрне вулкан атылу белән чагыштырды:

— Митинг башланганчы ук илдә икътисади яктан проблемалар бар иде. Эшсезлек күп, хезмәт хакы артмау һ.б. сәбәпләр дә булды. Төп сәбәп — газның 60 тенгеден 120 тенгегә күтәрелүе.

Соңгы елларда Казахстанда байлар белән гади халык арасында аерма нык сизелде: байлар тагын да баеды, ә гади халык шул ук хезмәт хакына яшәде. Назарбаев идарә иткән вакытта байлар күпләп артты, алар ришвәтчелек һәм гади халыкның акчасын үзләштерү хисабына баеды. Ә яшәү елдан-ел кыйммәтләнә барды. Халык бик ачулы иде. Бу мәсьәлә илнең икътисадына каты йогынты ясады.

Электр, су, бензин бәяләре дә артты, аны контрольдә тотучы булмады.

Халык протест ясады, шунда ук каршы булуын белдерде. Гадәти митингларга ут коралы тоткан террорчылар кушылды һәм ул зур сугышка әйләнде. Автомат, шартлаткыч — төрле ут кораллары белән атыштылар. Качып калабыз дип, машинага утырып китеп барган кешеләр дә һәлак булды. Гади халык арасында очраклы рәвештә зыян күрүчеләр бар.

Хөкүмәт болай килеп чыгар дип уйламагандыр. Президент Касым-Жомарт Токаев бәрелешне үз контроленә ала алды. Алматыда йөздән артык сәүдә үзәкләрен төзекләндерә башладылар. Зыян күргән эшкуарларга хөкүмәт ярдәм итә.

Хәзер яңа хөкүмәт формалашты, барлык өлкәдә дә яңалык булачак дип өметләндерделәр. Халык Токаевка ышана. Аллага шөкер, якыннарыбыз арасында һәлак булучылар юк. Гадәти режимда эшләп йөрибез.

Язманың тулы варинтын, башка фикерләрне сылтама буенча кереп укырга була.

Оренбург юлында куркыныч фаҗига — дүрт яшь кеше һәлак

7 гыйнварда Казан-Оренбург юлында берьюлы 4 яшь кешенең гомере өзелгән.

«Киа» машинасы йөртүчесе һәм аның 3 пассажиры шунда ук үлгән. Авария нәтиҗәсендә гомере өзелүчеләр барысы да яшьләр — 16 яшьтән 22 яшькә кадәр. Ике кыз Бөгелмә районы Җиңү бистәсеннән, калган икесе Оренбургтан булган.

Әлеге коточкыч юл һәлакәтендә апалы-сеңелле Алсу һәм Алинә Саховаваларның гомере өзелгән. Алсу Оренбург дәүләт университетында химия-биология факультетында био-эколог белгечлегенә, соңгы курста укыган, ә сеңлесенә әле 16 яшь кенә булган. Тетрәндергеч авария турындагы язма астында кешеләр кайгы уртаклашып, кызларның ата-анасына Ходайдан сабырлык теләп йөзәрләгән комментарий калдырганнар.

Алсуның иң яхшы дусты да үзенең социаль челтәр битләрендә аны юксынуын язган. «Син минем терәгем һәм авыр вакытларымдагы кояшым идең. Безнең дуслыгыбызга быел 10 ел булды һәм син мине ташлап киттең… Син мине ишетәсең, мин беләм. Мин сине бик ярата идем, син бит минем җанымның бер өлеше… Әле яшәргә тиеш идең…» - дигән Адилә Әхмәтшина.

Кызларның өченче буын туганнары Шамил Шаяхмәтов үзенең сеңелләре турында болай дип язып җибәрде: «Алсу белән Алинә иң яхшы сеңелләр иде. Алар акыллы, чибәр, шат күңелле кызлар булдылар. Алсу белән бер-беребезне гел туган көннәребездә котлаша идек, чөнки икебез дә бер көнне туган. Барыбыз өчен дә бик зур югалту, авыр кайгы бу».

Алсу белән бергә эшләгән Людмила да хезмәттәшен бары тик җылы сүзләр белән искә алды.

«Арабыздан мондый кешеләрең китүенә ышана алмыйм. Сөйләве бик авыр… Алсу бик ягымлы, намуслы, ачык кеше иде. Туганнарына, якыннарына мондый авыр кайгыны күтәрер өчен Ходай сабырлык бирсен инде. Балаңны югалтудан да олы кайгы юк. Әти-әнисен юатырлык сүзләр дә таба торган түгел. Алсу һәм Алинә белән бер машинада булган Илья Глазунов һәм Анастасия Сагалаеваны да белә идем. Авыр туфраклары җиңел булсын, без аларны мәңге онытмабыз», — диде Алсуның бер төркемдәше.

Пар остасы Айгөл Хөсәеновадан киңәшләр: «Коры мунча кермәгез, ятып парланыгыз»

Чабыну өчен нинди температура кулайрак? Мунчаны көн саен керергә буламы? Анда кәеф-сафа корып утырырга, исерткеч эчемлекләр кулланырга ярыймы? «Интертат» мунчаны дөрес керү кагыйдәләре турында профессиональ мунчачыдан сорашты.

— Мунча керергә үзеңне алдан әзерли башларга кирәк, — дип киңәш итә Казанда пар остасы булып эшләүче Айгөл Хөсәенова. — Чөнки безнең халыкта ныклап утырып ашап, тулы ашказаны белән чабынырга килү гадәте бар. Мунча керер алдыннан җиңелчә генә капкалап алырга кирәк. Ярты көн булса да ашамыйча торып мунчага керү тагын да яхшырак. Болай эшләгәндә кеше үзен мунчада җиңел хис итә, ашказаны буш булганда организмнан токсиннар да тизрәк чыгарыла.

Шулай ук мунча яратучылар арасында иң еш җибәрелә торган хаталарның берсе — кызу температурада мөмкин кадәр озаграк парланып утырырга тырышу. Эссе һавага тәнне аз-азлап өйрәтергә кирәк. Эсселекне 45 градустан башлап 60 градуска кадәр арттырырга мөмкин. 55-60 градус мунча өчен иң оптималь температура санала.

Әлбәттә, мунча коры булырга тиеш түгел. Әгәр коры, кызу мунча керсәгез, организмда кислород күләме кискен кими һәм кеше үзен начар хис итә башлый. Эссе мунчаны даими рәвештә себерке белән су бөркеп дымландырып торырга кирәк. Мунча кызурак булган саен дымлылыкны арттыра барсаң, рәхәт булачак. Мунча керүче эсселеккә түзәргә түгел, аннан ләззәт, рәхәтлек алырга тиеш.

Бераз парланып утырганнан соң чыгып салкынча су белән коенып, үлән чәе эчеп алырга кирәк. Шуннан соң яңадан ләүкәгә менәргә була. Шул рәвешле 4-5 тапкыр парлану дөрес санала. Парланганда утырып түгел, ләүкәгә сузылып яту отышлырак. Бу тән тигез җылынсын өчен кирәк. Чөнки пар өске якта күбрәк була һәм утырганда баш белән аяк температурасы арасында зур аерма күзәтелә. 

Башка кызу капмасын өчен яулык яисә махсус башлык киеп куярга кирәк. Без үзебез клиентларны чапканда артык эссе икәнлеген тоя башласак, башларына салкын себерке дә куябыз. Ул минут эчендә сафландырып җибәрә, эссе күпкә җиңелрәк кичерелә. 

Халык арасында мунча белән бәйле имеш-мимешләр бик күп. Мәсәлән, тамакны җылыту, парландыру өчен мунчада кычкырырга, җырларга кирәк дигәнне ишеткәнем бар. Кычкырып утыру тамакка файда бирми. Себеркенең хуш исләрен иснәп утыру яисә сарымсак төнәтмәсе сибеп пар әзерләү, шуны сулау күпкә файдалырак булачак.

Мунча кергәндә суга төрле эфир майлары тамызып, шуны ташка сибеп керүчеләр бар. Бу ысулны мин начар дип әйтмим. Ләкин болай эшләр алдыннан эфир майларының чыннан да сыйфатлы, хәтта эчәргә яраклы булганнарын сайларга кирәк. Әгәр аның сыйфатында шикләнәсез икән, бөтенләй кулланмавыгыз яхшырак. Ясалма, составына төрле химик матдаләр кушылган майлар үпкәдә утырып кала, алар организм өчен зарарлы, — ди Айгөл.

Мунчачы киңәшләрен тулырак уку өчен сылтама буенча керегез.

Казанның Назарбаев урамыннан баш тартуы Астананы Сөембикәсез калдырмасмы?

Казахстандагы шаукымның бер дулкыны Казанга килеп җитте. Башкаладагы Назарбаев урамының исемен үзгәртү турында тәкъдимнәр яңгырый башлады. Берәүләр элекке атамасы Эсперантоны кайтару яклы булса, икенчеләр татар язучысы исемен бирүне алга сөрә. 

Урамның исеме үзгәртелгән очракта, бу бишенче тапкыр үзгәртү булачак дия алабыз. Урамга Эсперанто исеме 1927 елда бирелә. 1940нчы еллар ахырыннан Эсперанто урамы революционер Андрей Жданов исеме белән йөртелә башлый. Ә 1988 елда урамга Эсперанто исеме кабат кайтарыла. 2015 елда исә Казан үзәгендә яңа урам — Нурсолтан Назарбаев исемен йөртә торган урам пәйда була. Дөресрәге, Эсперанто урамы Назарбаев урамына әверелә.

8 гыйнвар көнне Россия коммунистлары партиясенең Татарстан бүлеге комитетының Беренче секретаре Альфред Вәлиев исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшин исеменә ачык хат юлланды. Хат авторлары «Топонимика турындагы» канун булуны сорый. Аларның сүзләренчә, хәзерге вакытта гамәлдә булган канунның төгәл регламентлары юк, ул бары тик «киңәш» кенә бирә ала, русча әйтсәк, «носит исключительно рекомендательный характер».

 «Безнең элегрәк шундый канун бар иде: аның нигезендә, кеше үлгәннән соң 10 ел узмыйча, аларның исемнәрен урамнарга яки объектларга бирергә ярамады. Әлеге канун 2015 елда да эшләсә, Эсперанто урамына Нурсолтан Назарбаев исеме бирелмәгән булыр иде, вакыт, акча һәр нервылар янга калыр иде. Җәмгыять соравы буенча, Татарстан кануннары арасындагы бушлыкны төзәтүне сорап, без Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать белән чыктык», — ди Казан шәһәр Думасы депутаты Альфред Вәлиев.

Коммунистлар кузгаткан эш уңай хәл ителгән очракта, Казанның 95 ел элек үк Эсперанто исемен йөрткән урамы бишенче тапкыр исем алыштырачак дигән сүз. Ул вакытта Казан урамына бу исем эсперанто телен өйрәнүчеләр түгәрәгенә йөрүчеләр тәкъдиме белән кертелгән. Сүз уңаеннан, эсперанто теле — күп милләтләр аралаша алсын өчен XIX гасыр ахырында Польшаның тел белгече Лазар Заменгоф тарафыннан уйлап табылган ясалма тел.

Тарихчы Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, сәясәтчеләр исемнәрен урамнарга кую - бик четерекле мәсьәлә. Казахстанның үзендә дә охшашрак хәл булган. Заманында республика җитәкчесе булган Кунаев исемен кайчандыр күккә чөяләр, аннары бераздан хурлый башлыйлар, Назарбаев вакытында исемен яңадан торгызалар. Күрше Үзбәкстанда да шуңа охшаш хәлләр булган.

Тарихи шәхесләрнең исемен вакыт бәяләргә тиеш. 10-20-30 елдан соң гына андый кешеләрнең исемнәрен урамнарда мәңгеләштерү дөресрәк тә булыр. Ә мәдәният вәкилләре өчен вакыт аралыгы кыска булса да ярый, чөнки аларның гамәлләре ачык, — дигән фикердә Айрат. 

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, ниндидер вакыйгалар аркасында гына урам исемен үзгәртү - мәгънәсез эш.

Беренчедән, андый кешеләрнең башка эшләре юкмы икән әллә дигән фикер туа. Бу гражданлык активлыгы күрсәтү түгел. Эсперанто урамын кайтару нәрсә бирә? Әгәр дә урамга ерак тарихыбызга караган шәхесләрнең исемен бирү турында сүз барса, ул инде икенче мәсьәлә. Тиктомалдан тема уйлап чыгаралар да, шуны алга сөрәләр. Мин моны мәгънәсезлек дип саныйм. Урам исемен үзгәртү алар өчен хикмәт түгел. Монда сәяси һәвәскәрлек ята. Аларның үз мантыйклары бар, әлбәттә, ләкин бу реаль, сәламәт мантыйкка туры килми, — дигән фикерләре белән бүлеште Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин.

Татарстанның халык шагыйре, моңа кадәр Дәүләт Советы депутаты булган Разил Вәлиев Казандагы бу урамга Назарбаев исемен биргән елларны искә төшерде.

Бездә Назарбаев исемендәге урам барлыкка килүнең тарихы бик кызыклы. Астана шәһәрендә бер зур урамга Сөембикә исемен бирделәр. Бездә Назарбаев урамы барлыкка килү, өлешчә, Татарстандагы казахлар җәмгыяте белән эшләнде, бу шушы елда Астана шәһәрендәге урамга Сөембикә ханбикә исемен бирү белән дә бәйләнгән. Шуңа күрә урамның исемен алыштыру мәсьәләсе калкып чыкса, Сөембикә урамын да алыштырыйк, дип әйтүче кешеләр дә табылырга мөмкин, — дип сөйләде ул.

Шагыйрь урам исемен алыштыру эшен ашык-пошык эшләмәскә кирәк дигән фикерен җиткерде.

Татарда бик акыллы бер әйтем бар. Сабыр төбе — сары алтын. Бу - бик җитди эш. Бу илләр белән илләр, халыклар белән халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр белән бәйле. Шуңа мондый эшләрне ашык-пошык эшләргә ярамый. Казахстанда да Назарбаевка каршы кешеләр күп, Назарбаевны яклаучылары да күп. Шуңа күрә бер якның күңеле булса, икенче якның хәтере калырга мөмкин. Бик уйлап эшләргә кирәк. Казахлар белән безнең татар халкы бик якыннар. Аларның да фикерләрен белергә кирәк. Әзрәк бу вакыйгалар суынсын әле, урынына утырсын. Кем гаепле, кемнең нәрсә эшләгәнен ачыкласыннар әле. 

Дөресен генә әйткәндә топонимика комиссиясе тиешенчә эшли димәс идем, таләпчәнлек җитми. Анда нинди генә урамнар юк. Әзрәк кенә җитдирәк кирәк, бу бит тарих, бу мәңгелеккә калачак. Атлаган саен урам исеме алыштыру һич кенә дә безне бизәми. Булды инде андый хәлләр. Чаллы шәһәрен Брежнев та дип куштырдык, яңадан кире кайттык, андый юлдан бармаска кирәк, — дигән фикерләр җиткерде Разил Вәлиев. 

Язманың тулы вариантын сылтама буенча кереп укыгыз.