Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оренбург юлында 4 яшь кеше һәлак: «Бер көн генә Казанда калуыңны сораган идем бит...»

7 гыйнварда Казан-Оренбург юлында берьюлы 4 яшь кешенең гомере өзелгән. Апалы-сеңелле ике кыз Бөгелмә районы Победа поселогыннан булган.

news_top_970_100
Оренбург юлында 4 яшь кеше һәлак: «Бер көн генә Казанда калуыңны сораган идем бит...»
Татарстан прокуратурасы

Кичә көндезге сәгать өчләр тирәсендә Казан-Оренбург трассасында юл һәлакәтендә 4 кешенең һәлак булуы турында язган идек. Киа машинасы йөртүчесе һәм аның тагын 3 пассажиры шунда ук үлгән. Авария нәтиҗәсендә гомере өзелүчеләр барысы да яшьләр — 16 яшьтән 22 яшькә кадәр. Ике кыз Бөгелмә районы, Победа поселогыннан, калган икесе Оренбургтан булуы ачыкланган.

Әлеге коточкыч юл һәлакәтендә апалы-сеңелле Алсу һәм Алинә Саховаваларның гомере өзелгән. Алсу Оренбург дәүләт университетында химия-биология факультетында био-эколог белгечлегенә, соңгы курста укыган, ә сеңлесенә әле 16 яшь кенә булган. Тетрәндергеч авария турындагы язма астында кешеләр кайгы уртаклашып, кызларның ата-анасына Ходайдан сабырлык теләп йөзәрләгән комментарий калдырганнар.

Алсуның иң яхшы дусты да үзенең социаль челтәр битләрендә аны юксынуын язган. «Син минем терәгем һәм авыр вакытларымдагы кояшым идең. Безнең дуслыгыбызга быел 10 ел булды һәм син мине ташлап киттең… Син мине ишетәсең, мин беләм. Мин сине бик ярата идем, син бит минем җанымның бер өлеше… Әле яшәргә тиеш идең…

Тагын бер генә көнгә булса да, Казанга калырга сораган идем бит. Димәк, шулай кирәк булган. Дога кылыгыз. Аны белүчеләр, барыгыз да дога кылыгыз. Авыр туфрагың җиңел булсын. Сине яраткан кешеләр юаныч таба алсыннар.

«Адилә, син кая югалдың, әйдә видео шалтырату аша сөйләшик әле», — дип язуыңны телим…» — дип язган Алсуның дусты Адилә Әхмәтшина.

Кызларның өченче буын туганнары Шамил Шаяхмәтов үзенең сеңелләре турында болай дип язып җибәрде: «Алсу белән Алинә иң яхшы сеңелләр иде. Алар акыллы, чибәр, шат күңелле кызлар булдылар. Алсу белән бер-беребезне гел туган көннәребездә котлаша идек, чөнки икебез дә бер көнне туган. Безнең барыбыз өчен дә бик зур югалту, авыр кайгы бу», — диде ул.

Алсу белән бергә эшләгән Людмила да хезмәттәшен бары тик җылы сүзләр белән генә киң күңелле, мәрхәмәтле итеп искә алды.

«Арабыздан мондый кешеләрең китүенә ышана алмыйм. Сөйләве бик авыр… Алсу бик ягымлы, намуслы, ачык кеше иде. Туганнарына, якыннарына мондый авыр кайгыны күтәрер өчен Ходай сабырлык бирсен инде. Балаңны югалтудан да олы кайгы юк. Әти-әнисен юатырлык сүзләр дә таба торган түгел. Алсу һәм Алинә белән бер машинада булган Илья Глазунов һәм Анастасия Сагалаеваны да белә идем. Авыр туфраклары җиңел булсын, без аларны мәңге онытмабыз», — диде Алсуның бер группадашы.

Туганнары Рузалина да әлеге хәлләргә ышанып бетә алмый. «Дәү әнием ягыннан туган тиешле алар миңа. Бик акыллы, якты йөзле, елмаеп тора торган матур кызлар иде. Һаман да ышанып бетә алмыйбыз. Бик зур кайгы… Урыннары оҗмахта булсын», — ди ул.

Әлеге коточкыч авариядә һәлак булган кешеләрнең туганнары һәм якыннарының олы кайгыларын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100