Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алматыда бәрелешләр вакытында дистәләгән кеше үлгән

Казахстанда 2 гыйнварда башланган урам протестлары бара.

news_top_970_100
Алматыда бәрелешләр вакытында дистәләгән кеше үлгән

Алматы полициясе шәһәр хакимияте биналарын төнлә штурм белән алганда дистәләгән кешенең үтерелүен әйтә. Бу хакта шәһәр полициясенең рәсми вәкиле Салтанат Азирбек хәбәр итә.

Аның әйтүенчә, протест акцияләрендә катнашучылар шәһәр полициясе бинасына бәреп кермәкче булган. ТАСС видеосыннан аңлашылганча, Алматыда хәрбиләр шәһәр үзәген баш күтәрүчеләрдән чистарткан. Баш күтәрүчеләрне террористлар дип атыйлар.

Президент Касым-Жомарт Токаев ОДБК илләренә керүче дәүләтләрдән (Россия, Әрмәнстан, Белорус, Кыргызстан, Таҗикстан, Казахстан) тәртип урнаштыруда ярдәм сорады. Ул протест акцияләрендә катнашучыларны бандитлар һәм террористлар дип атады. ОДБК илләренә кергән дәүләтләр, шул исәптән Россия дә, Казахстанга хәрбиләрне җибәрде.

Алматыда терроризмга каршы акция башланды.

Социаль челтәрләрдә таралган видеолардан аңлашылганча, Казахстандагы чуалышлар вакытында дистәләгән кеше үлгән. Моргларда утлы коралдан алган яралардан үлгән мәет видеолары чыкты. Аларның күбесе якыннан башларына атып үтерелгән. Моргта сөйләшүләрдән чыгып та шул аңлашыла.

Алматы моргларының берсе мәетләр белән тулган. Анда инде дистәләгән мәет алып килгәннәр.

Социаль челтәрләрдә таралган видеоларның берсендә Алматы шәһәрендә полицейскийны утлы коралдан атып үтергәне күренә.

Баш күтәрүчеләр Алматының аэропортын басып алган иде. Аны азат иткәндә ике хәрби үлгән.

Казахстан хөкүмәте үлүчеләр барлыгын рәсми расламады.

Хәзерге вакытта Алматыда махсус хезмәтләр масштаблы операция алып бара. Кешеләргә урамга чыкмаска дигән смслар килә, шәһәрдә урам сугышлары бара.

Казахсатндагы протест акцияләре 2 гыйнварда Жанаозен шәһәрендә башланды. Автомобиль ягулыгы бәясе кисәк кенә ике тапкыр арту сәбәпле (60 тәңкәдән 120 тәңкәгә, безнеңчә - ун сумнан 20 сумга) халык урамнарга чыкты. Протест акцияләре бер көн эчендә бөтен илгә таралды. Ягулык бәясен төшерәбез дип вәгъдә итсәләр дә, урамга чыгучылар таралмады, сәяси таләпләр әйтә башладылар. Президент хөкүмәтне отставкага җибәрде, элекке президент, Иминлек советы секретаре Нурсолтан Назарбаев вазифасыннан китте.

Протест акцияләре вакытында хакимият биналарына бәреп керделәр, полиция машиналарын яндырдылар. Иң зур чуалышлар илнең элекке башкаласы Алматыда булды. Протест нәтиҗәсендә мародерлык башланды. Кешеләр кибетләрне баса, банкоматларны талый, полиция машиналарын яндыра башлады. Алматыдагы президент резиденциясенә бәреп кереп, аны яндырдылар.

Казахстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, баш күтәрүчеләр белән бәрелешләр вакытында унга якын тәртип сакчысы үлгән.

База каналы язуынча, хәрбиләр килүе генә баш күтәрүләрне бетерә алмаган. Хәзерге вакытта 300 тирәсе кеше шәһәр үзәгенә тагын килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100