Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстанда протест акцияләре: президент резиденциясе яна, атыш тавышлары ишетелә

2 гыйнварда башланган протест акцияләре кичә полиция белән бәрелешләргә әйләнде.

news_top_970_100
Казахстанда протест акцияләре: президент резиденциясе яна, атыш тавышлары ишетелә

Кичә полиция белән бәрелеш вакытында 137 полицейский һәм 53 кеше яраланган, кырыгы хастаханәләргә эләккән, җидесе реанимациядә, шуларның дүртесе — полицейский.

Каршылыкларның иң көчлесе Алма-Атада. Полиция кешеләрне яктылык гранаталары белән куа. Каршылык күрсәтүчеләр хәрбиләрнең техникаларын тартып алып, шул техника белән шәһәр үзәгенә керәләр.

Актүбәдә урамга чыккан халык җирле хакимияткә бәреп кергән.

Россия Федерация Советының чит ил эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Владимир Джабаров Казахстан җитәкчелеге илдәге кризисны тәртипкә сала алыр, салмаган очракта Россия хәрби булмаган теләсә нинди ярдәмне күрсәтә ала дигән.

Алма-Атада исә халык полициянең коралларын тартып ала. Протест акцияләре нефть таба торган төбәкләрдә — Тенгизда да башланган. Кайбер өлкәләрдә поездлар тукталган. Әмма самолетлар әлегә оча әле.

Алма-Атада хакимиятен штурмлаганда 33 машина җимерелгән. Аларның 16сы полиция машинасы. Полиция халыкны туктатып кала алмаган, кешеләр акимат бинасына бәреп кергән. Шәһәр мэриясе һәм прокуратура биналары яна башлаган. Бераздан акимат бинасының да янган видеолары чыкты.

Кешеләр Казахстан президентның Алма-Атадагы резиденциясе штурмлый башлаган. Ул бина да яна дип язалар.

Ил күләмендә протест акцияләре булуга карамастан, илнең башкаласы — Нур-Солтан шәһәрендә вәзгыять тыныч кала, дип язалар. Башкалада гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Нур-Солтанга керү һәм чыгу тыелган, халыктан утлы корал алына.

Россия Федерация Советы рәисе урынбасары Константин Косачев илдәге хәл — Казахстанның эчке эше дип белдерде.

Төркия, Кытай Казахстан бу кризисны үткәреп җибәрә алыр дигән өметтә калуын әйтте. 

Казахстанда интернет өзелгән. Озакламый президент халыкка мөрәҗәгать белән чыгачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100