Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казахстан Президенты Назарбаевның отставкага китүе турында хәбәр итте

Казахстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев илнең куркынычсызлыгы Советы рәисе вазыйфасыннан отставкага китте. Илдәге каршылык чаралары вакытында бу хакта дәүләт җитәкчесе Касыйм-Жомарт Токаев белдерде.

news_top_970_100
Казахстан Президенты Назарбаевның отставкага китүе турында хәбәр итте
"Татар-информ" архивыннан

Милләткә мөрәҗәгать вакытында Токаев республиканың куркынычсызлык Советы белән үзе идарә итәчәген әйтте. Аның сүзләре буенча, Казахстанда ел башыннан башланган каршылык чараларын туктату өчен кабул ителгән гамәлләр генә җитми. Токаев бу тәртипсезлекләр артында «финанс яктан кызыксындырылган котыртучылар» тора һәм аларның ныклап уйланылган планнары бар, дигән фикердә. «Мин дәүләт башлыгы һәм бүгеннән куркынычсызлык Советы рәисе буларак, бүгеннән катгый карарлар кабул итәчәкмен», — диде ул.

Шулай ук Токаев үз мөрәҗәгатендә үзенең качуы турындагы гайбәтләрне кире какты. Ул ни генә булса да шәһәрдә калачагын, тиздән илнең сәяси үзгәреше буенча яңа тәкъдимнәрен җиткерәчәген дә әйтте.  


Нурсолтан Назарбаев Казахстанның Шамалган авылында 1940 елның 6 июлендә туган (81 яшь). 1989 елның 22 июненнән Казахстанның лидеры, Казахстанның беренче Президенты. Назарбаев 2019 елда президент вазыйфасыннан отставкага китүенә карамастан, хакимият аның контроле астында булды, дигән сүзләр йөрде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100