Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Назарбаев идарә иткәндә кайбер кешеләр баеды, тигезсезлек барлыкка килде»

Казах халкының тыныч митинглар белән башлаган протестларын Казахстан хакимияте (хәтта казах халкы үзе дә) зурга китәр дип уйламагандыр. «Интертат» Казахстанда яшәүчеләр белән сөйләште.

news_top_970_100
«Назарбаев идарә иткәндә кайбер кешеләр баеды, тигезсезлек барлыкка килде»
pixabay.com

Искәртеп үтик, 2 гыйнварда башланган протест акцияләре 4 гыйнварда полиция белән бәрелешләргә әйләнде. Каршылыкларның иң көчлесе Алматыда (элек Алма-Ата дип атала иде) булды. Нәтиҗәдә, бәрелешләр вакытында дистәләгән кеше вафат булды. Шуннан соң, 5 гыйнварда Казахстанның элекке Президенты Нурсолтан Назарбаев илнең куркынычсызлыгы Советы рәисе вазыйфасыннан отставкага китте. Илгә Токаев соравы буенча Россия, Беларусь, Әрмәнстан хәрбиләре кертелде.

«Назарбаев идарә иткән вакытта байлар ришвәтчелек һәм гади халыкның акчасын үзләштерү хисабына баеды»

Татарстанның һәм Казахстанның танылган рәссамы Камил Муллашев бу хәлләрне вулкан атылу белән чагыштырды:

— Митинг башланганчы ук илдә икътисади яктан проблемалар бар иде. Эшсезлек күп, хезмәт хакы артмау һ.б. сәбәпләр дә булды. Төп сәбәп — газның 60 тенгеден 120 тенгегә күтәрелүе.

Соңгы елларда Казахстанда байлар белән гади халык арасында аерма нык сизелде: байлар тагын да баеды, ә гади халык шул ук хезмәт хакына яшәде. Назарбаев идарә иткән вакытта байлар күпләп артты, алар ришвәтчелек һәм гади халыкның акчасын үзләштерү хисабына баеды. Ә яшәү елдан-ел кыйммәтләнә барды. Халык бик ачулы иде. Бу мәсьәлә илнең икътисадына каты йогынты ясады.

Электр, су, бензин бәяләре дә артты, аны контрольдә тотучы булмады.

Халык протест ясады, шунда ук каршы булуын белдерде. Гадәти митингларга ут коралы тоткан террорчылар кушылды һәм ул зур сугышка әйләнде. Автомат, шартлаткыч — төрле ут кораллары белән атыштылар. Качып калабыз дип, машинага утырып китеп барган кешеләр дә һәлак булды. Гади халык арасында очраклы рәвештә зыян күрүчеләр бар.

Хөкүмәт болай килеп чыгар дип уйламагандыр. Президент Касым-Жомарт Токаев бәрелешне үз контроленә ала алды. Алматыда йөздән артык сәүдә үзәкләрен төзекләндерә башладылар. Зыян күргән эшкуарларга хөкүмәт ярдәм итә.

Хәзер яңа хөкүмәт формалашты, барлык өлкәдә дә яңалык булачак дип өметләндерделәр. Халык Токаевка ышана. Аллага шөкер, якыннарыбыз арасында һәлак булучылар юк. Гадәти режимда эшләп йөрибез.

«Алматыны югалткан кебек башка шәһәрләрне дә югалтсак, дәүләт үзе дә югалыр иде»

Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы рәисе урынбасары, татар галиме Гриф Хәйруллин халыкның хөкүмәткә карашы начар булганын әйтте:

— Дөресен әйткәндә, хөкүмәткә караш кире иде. Бәяләр үскәндә хәлнең начарланачагы көн кебек ачык булды. Президент Касым-Жомарт Токаев Мәҗлес (Парламентның түбән өлеше) алдында чыгыш ясады. Бюджетны тулыландыру мәсьәләсендә тукталды. Элекке хакимият чорында байлар барлыкка килде, аларга хәзер акчаларын үз илләре өчен сарыф итәргә вакыт җитте, диде.

Дәүләтнең төп бурычы — иминлек һәм тормыш сыйфатын тәэмин итү. Бу сүзләрне халык ошатты. Бу хәлләрнең килеп чыгуында, нигездә, икътисади проблемалар, кайбер дәүләт органнарының уйланылмаган сәясәте булды, дип аңлатты. Без Алматыны югалтып бетергән идек инде. Алматыны югалткан кебек башка шәһәрләрне дә югалтсак, дәүләт үзе дә югалыр иде.

Кешеләрнең кораллар белән көрәшеп йөрүе — күрсәткеч. Гади халык ут кораллары тотып йөри алмас иде, читләрнең дә катнашы булуы бик мөмкин. Минемчә, Президент шул сылтавын дөрес тапты. Президент әйтүенчә, революция түгел, ә дәүләтне җимерү мәсьәләсе куелган булган.

Бу бәрелешләр булганчы реформаларның, аерым алганда «ишетә торган дәүләт» (слышащее государство) корырга кирәклеген Президент К.-Ж.Токаев әйткән иде. Матур исем. Дәүләт органнары белән халык арасында ишетмәү булырга тиеш түгел. Дөнья үзгәреп тора, кешеләр дә, икътисад та үзгәрә, димәк, шуңа карап, бөтен нәрсә дә үзгәрергә тиеш бит инде?

Халык бәяләр артуга ризасызлык белдергәннән соң Президент шундук бәяләрне төшерергә мәҗбүр итте. Бәяләр ике айга үсүеннән туктап тора диделәр. Өлкә хакимнәре, Мәҗлес депутатларына, министрларга айлык хезмәт хакын күтәрүгә биш елга мораторий ясалачагын әйтте. Бу мораторий башка өлкәләрдә эшләүчеләргә карамый.

Кибетләрдә бәяләр шул килеш тора, бәяләр күренеп үсми бүген Урамга кирәк-яракка гына чыгарга тырышабыз. Өлкән кешеләрне, балаларны караусыз калдырмаска, тәрәзә янына якын җибәрмәскә киңәш итәләр.

Илне саклап булыр дип уйлыйм, чөнки милли хис көчле. Үземнең милләтемә рәнҗеп утырам — бездә дәүләтчелекне саклау хисе, милли үзаң шактый түбән сыман. Алматыда яши башлавыма 40 елдан артты инде.

«Читтән гаскәрләр чакыруны кайбер милләтчеләр хыянәт дип кабул итте»

Назарбаев университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Юлай Шамилоглы аналитикларның фикерләре белән уртаклашты:

— Мин АКШ гражданы, чакыру буенча Казахстанга эшкә урнашкан идем. Шуңа күрә яманлап әйтергә ниятем юк. Фикерләремне галим күзлегеннән чыгып сөйлим.

Казахстан Президенты Токаев әйтүенчә, Алматыны кулдан ычкындыра язганнар. Шуңа күрә шәһәрне саклау өчен союздаш илләрдән хәрби гаскәрләрне ярдәмгә чакырганнар. Әмма алар Алматыны саклап калдымы? Кайберәүләр бу күренешне «хыянәт» дип бәяләде, әмма ниндидер нәтиҗәләр чыгарырга иртә әле.

Беренчедән, хәлләр гел үзгәреп торды, моны һәр кеше шаккатып күзәтте. Митинглар башланган Маңгыстауда элек тә ризасызлык булган, ләкин ул вакытта сугышу, атышу, бәрелешүләргә кадәр җитмәгән.

Митингка гади халык — укытучы, студент, гади эшчеләр чыккан. New York Times газетасында язылганча, полиция хезмәткәрләре киткәннән соң корал тоткан кешеләр чыккан һәм бәрелешләр башлаган. Тыныч митингның ничек итеп зур бәрелешкә әйләнүен беркем дә аңламый.

Аналитиклар фикеренчә, бу хәлләрдә катнашучыларны өч төркемгә бүлеп була: митинг уздыручылар, ил эчендә протест ясаучылар һәм чит илдән килүчеләр. Чит илдән килгән кешеләр турында дәлилләр юк әле. Токаев моны ачыкларга сүз бирде.

Күп мәгълүматны белеп бетермибез, әмма шуны аңларга була: полиция хезмәткәрләренең мәйданнарда юк булуы әзерлексезлектәнме, кемнеңдер боерыгыннанмы — билгесез. Моны хөкүмәт кенә белә. Төрле шәһәрләрдә иминлекне саклау хезмәткәрләренең үз-үзләренә кул салулары турында ишеттем.

Халык Касым-Жомарт Токаев һәм Нурсолтан Назарбаев тарафдарлары арасында көч өчен көрәш барлыкка килә, дигән нәтиҗә ясый. Назарбаевның матбугат сәркатибе Айдос Укибай Назарбаевның Казахстанның Куркынычсызлык Советыннан баш тартуын, ул үзенең урынын Токаевка тапшырганын хәбәр итте.

Казахстанда ифрат бай булган кешеләр бар. Токаев та андый кешеләрне гаепләп чыкты. Назарбаев идарә иткәндә кайбер кешеләр баеды, байлар белән гади кеше арасында тигезсезлек барлыкка килде. Күп шәһәрләрдә булганым бар, халыкның күбесе фәкыйрь, гади кешеләрнең алган хезмәт хаклары бик кечкенә иде. Бер укучым белән сөйләштем, ул халыкның хөкүмәткә ачуы 10-15 ел буе җыелды, диде.

Назарбаев тарафдарлары Токаевка каршы чыкты дип аңларга микән? Моны беркем дә ачыктан-ачык әйтә алмый. Әмма Назарбаев үзе корган дәүләтне якларга тырыша.

Назарбаевка атап куелган һәйкәлне җимереп төшергәннән соң, кайбер кешеләр башкаланың исеме янәдән үзгәрер дип уйлый. Безнең университетка килгәндә, ул да Назарбаев исемен йөртә. Соңгы ун елда уку йортыбыз халыкара дәрәҗәдә шөһрәт казанды, исемне үзгәртүдән файда булмас, мөгаен. Ул Назарбаевныкы түгел, Казахстан хөкүмәте проекты. Казахстан университеттан баш тартса, киләчәгеннән баш тартачак.

Казахстанда рәсми тел булган рус теле икенче дәүләт теле булыр, дигән фикерне дә ишеттем. Өлкәләргә автономияләр бирелерме? Латинлаштыру дәвам ителерме? Казахстан хәзер яңалыкка омтыла.

«Халыкта беренче түрәгә, аның туганнарына ихтирамы, ышанычы көннән-көн кими бара»

Казахстанның Сәмәй шәһәреннән Роза ханым фикеренчә (исеме үзгәртелде), Казахстан халкы Нурсолтан Назарбаевка ышанычын югалткан:

— Күп кеше бу күренешне тәхет уены, хөкүмәт өчен көрәш дип бәяли, ләкин халыкта беренче түрәгә, аның туганнарына ихтирамы, ышанычы көннән-көн кими бара. Инде ачыктан-ачык күренә. Кемдер бу «уеннар»ны түрәләр үзләре үк оештырган дип саный.

Талдыкорганда Назарбаевка һәйкәлне бәреп төшерделәр. Аны хөкүмәт эшләреннән азат иткәннәре өчен кеше баштан шатланды, ләкин, киресенчә, тагын халыкны ялганлаганнар ахры, алга таба милли кысрыклаулар булыр дип әйтәләр.

Сәмәй шәһәрендә тыныч булса да, акиматны штурм белән алдылар, бронетранспортерны, коралларны урлап алып киттеләр һ.б. Исерткеч эчемлекләр алып килеп эчерткәннәр, араларында яшьләр күп булган, дип әйтүчеләр бар.

Көньяк регионнарда хәлләр коточкыч иде, иремнең абыйсы шул якта тора, зур кибетләр җимерек хәлдә, ишегалды кибетләрендә бернинди ашамлык юк. Туганыбызның дуслары кыйммәтле швейцар сәгатьләрен сату белән шөгыльләнде, аларның да кибетләрен җимергәннәр, бөтен сәгатьләрне алып бетергәннәр, ди.

Интернет булмагач, кешеләр кәгазь акча ала алмый интеккән иде, хәзер җайлашып килә.

Алматы җимерек хәлдә, янган машиналар юл уртасында калган, партия бинасы диварлары җимерелеп беткән. Террорчылык актлары ясар өчен бик күп ваһабчыларны керткәннәрен ишеттем.

Фикерләр төрле, кем һәм ни өчен эшләгәнен еллар үткәч, истәлекләрдән генә белербез инде, чөнки дөресен хәзер беркем дә әйтмәс, белдертмәс.

«Урамга чыгарга куркыныч, дөнья бетә дип торам»

Алматы шәһәреннән Эллари ханым (исеме үзгәртелде) шәһәрдә булган тәртипсезлекләргә борчылуын әйтте:

— Алматыда һәм тагын кайбер шәһәрләрдә коточкыч митинглар булды. Моны митинг дип атап булмый. Сәүдә үзәкләрен җимерделәр, кибетләрне таладылар, апамның бер сәүдә үзәгендә зәркән кибете бар иде, бөтен әйберләрен урлап, җимереп бетерделәр.

Машиналарны яндырдылар, светофорларны аудардылар. Урамга чыгарга куркыныч, дөнья бетә дип торам. Яңалыкларга ышансак, митинг булу сәбәпле, хокук саклау органнарыннан 10-15 кеше вафат булган, әмма имеш-мимешләргә ышансаң, үлүчеләр саны күбрәк. Бүген ике полиция хезмәткәренең башын кискәннәр дигән хәбәр укыдым. Хокук саклау органнарыннан күп кеше зыян күргән.

Бу хәлләр Актау шәһәрендә башланды һәм алга таба митингларны башка шәһәрләрдә яшәүчеләр дә күтәреп алды. Тора-бара җимерү, яндыру, талаулар китте…

Хәзер вәзгыять тотрыкланды, 19 гыйнварга кадәр комендант сәгате кертелде. 7:00гә кадәр һәм 23:00 сәгатьтән соң урамга чыгарга ярамый. Интернет сәгать 9:00дан 12:00гә, тынычрак шәһәрләрдә 7.00дән кичке 19:00 гә кадәр эшли.

10 гыйнвардан халык акрынлап эшкә чыга башлады, студентларга һәм балаларга каникулларны ай ахырына кадәр озайттылар.

Алматада аэропортны төзекләндерә генә башладылар, чөнки митингның икенче көнендә үк террорчылар аэропорт һәм хастаханәләрне басып алды, аларны тоткарлаганнарын ишеттем.

«Якты киләчәккә өметләнәбез»

Уральск (Җаек) шәһәреннән Ранил Сәгыйтов киләчәктә бар да яхшы булыр дип ышана:

— Гомумән алганда, илдә вәзгыять тотрыкланды. Кайбер шәһәрләрдә, мәсәлән, Нур-Солтан, Уральск, Жанаозенда барысы да чагыштырмача уңышлы тәмамланса, Алматыда һәм башка шәһәрләрдә бәрелешләрсез булмады. Тәртипсезлекләр башланды: сугышлар, мародерлык, административ биналарны басып алу һәм ут төртү, гади халыкны һәм хокук саклаучыларны үтерү һ.б.

Моңа күп факторлар сәбәп булды. Сыекландырылган газның бәясен арттыру — кешеләрнең протест белән урамга чыгуларының беренче сәбәбе түгел. Халыкның социаль-икътисади проблемалары берничә ел дәвамында җыелып килде.

Башта митинг тыныч булыр кебек иде. Беренче булып митингка Көнбатыш Казахстан төбәкләре чыкты: Жанаозен, Актау һ.б. Аннан митинг бөтен Казахстанга таралды. Кызганыч, кайбер шәһәрләрдә, мәсәлән, Алматыда провокаторлар, мародерлар эшли башлад. Алга таба аларга радикаль кәефле, кораллы кешеләр өстәлде, алар социаль-икътисади проблемаларны хәл итүгә түгел, ә акимат һәм хокук саклау органнары биналарына һөҗүм итә башлады.

Шуңа бәйле рәвештә, мин моны дәүләт борылышы омтылышы буларак аңлыйм. Күрәсең, илдә хакимиятне яулап алырга ниятләгән эчке яки тышкы көчләр тыныч халыкның митингка чыгуы белән файдаланган.

Хәзер инде тыныч митингның кайбер таләпләре үтәлде: сыекландырылган газга бәя кимеде, Президент тарафыннан утильләштерү җыемы ставкаларын яңадан карау йөкләнде, Хөкүмәтнең яңа составы расланды, реформалар башланды, «Казахстан халкы» иҗтимагый социаль фондын булдыру йөкләнде. Фонд сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль ярдәм өлкәсендә реаль проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Мондый үзгәрешләрне күргәннән соң, барысы да яхшы якка барыр дип ышанабыз. Якты киләчәккә өметләнәбез.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100