Пар остасы Айгөл Хөсәенова: «Коры мунча кермәгез, ятып парланыгыз, исерткеч эчмәгез»
Чабыну өчен нинди температура кулайрак? Мунчаны көн саен керергә буламы? Мунчада кәеф-сафа корып утырырга, исерткеч эчемлекләр кулланырга ярыймы? «Интертат» мунчаны дөрес керү кагыйдәләре турында профессиональ мунчачыдан сорашты.
Мунча яратучылар өчен бу озын яллар аеруча кулай булды. Себеркенең «кирәген биреп», бер көн калмый чабыналардыр. Мунчаның сихәт чыганагы булуы турында ишетеп беләбез анысы. Әмма тән ял итсен, организмга чынлап та файдасы булсын өчен мунчаны дөрес итеп керә белергә дә кирәк бит әле.
Мунча яратучылар иң еш җибәрә торган хаталар
Мунча керергә үзеңне алдан әзерли башларга кирәк, — дип киңәш итә Казанда пар остасы булып эшләүче Айгөл Хөсәенова. — Чөнки безнең халыкта ныклап утырып ашап, тулы ашказаны белән чабынырга килү гадәте бар. Мунча керер алдыннан җиңелчә генә капкалап алырга кирәк. Ярты көн булса да ашамыйча торып мунчага керү тагын да яхшырак. Болай эшләгәндә кеше үзен мунчада җиңел хис итә, ашказаны буш булганда организмнан токсиннар да тизрәк чыгарыла.
Шулай ук мунча яратучылар арасында иң еш җибәрелә торган хаталарның берсе — кызу температурада мөмкин кадәр озаграк парланып утырырга тырышу. Эссе һавага тәнне аз-азлап өйрәтергә кирәк. Эсселекне 45 градустан башлап 60 градуска кадәр арттырырга мөмкин. 55-60 градус мунча өчен иң оптималь температура санала.
Әлбәттә, мунча коры булырга тиеш түгел. Әгәр коры, кызу мунча керсәгез, организмда кислород күләме кискен кими һәм кеше үзен начар хис итә башлый. Эссе мунчаны даими рәвештә себерке белән су бөркеп дымландырып торырга кирәк. Мунча кызурак булган саен дымлылыкны арттыра барсаң, рәхәт булачак. Мунча керүче эсселеккә түзәргә түгел, аннан ләззәт, рәхәтлек алырга тиеш.
Бераз парланып утырганнан соң чыгып салкынча су белән коенып, үлән чәе эчеп алырга кирәк. Шуннан соң яңадан ләүкәгә менәргә була. Шул рәвешле 4-5 тапкыр парлану дөрес санала. Парланганда утырып түгел, ләүкәгә сузылып яту отышлырак. Бу тән тигез җылынсын өчен кирәк. Чөнки пар өске якта күбрәк була һәм утырганда баш белән аяк температурасы арасында зур аерма күзәтелә.
Башка кызу капмасын өчен яулык яисә махсус башлык киеп куярга кирәк. Без үзебез клиентларны чапканда артык эссе икәнлеген тоя башласак, башларына салкын себерке дә куябыз. Ул минут эчендә сафландырып җибәрә, эссе күпкә җиңелрәк кичерелә.
Халык арасында мунча белән бәйле имеш-мимешләр бик күп. Мәсәлән, тамакны җылыту, парландыру өчен мунчада кычкырырга, җырларга кирәк дигәнне ишеткәнем бар. Кычкырып утыру тамакка файда бирми. Себеркенең хуш исләрен иснәп утыру яисә сарымсак төнәтмәсе сибеп пар әзерләү, шуны сулау күпкә файдалырак булачак.
Мунча кергәндә суга төрле эфир майлары тамызып, шуны ташка сибеп керүчеләр бар. Бу ысулны мин начар дип әйтмим. Ләкин болай эшләр алдыннан эфир майларының чыннан да сыйфатлы, хәтта эчәргә яраклы булганнарын сайларга кирәк. Әгәр аның сыйфатында шикләнәсез икән, бөтенләй кулланмавыгыз яхшырак. Ясалма, составына төрле химик матдаләр кушылган майлар үпкәдә утырып кала, алар организм өчен зарарлы, — ди Айгөл.
«Исерткеч эчемлекләр һәм мунча сүзе янәшә тора алмый»
Кайнар мунча кергәннән соң кар көртенә чыгып сикерүнең зыяны юкмы? Ул да файдалы дип халык үзе уйлап чыгарган бер юрама гына түгелме?
Эссе мунчадан чыгып карга сикерүнең зыяны юк. Бу вакытта үзенә күрә бер контраст барлыкка килә һәм бу процесс кешене бик яхшы чыныктыра. Әмма карга сикерер яисә бозлы су белән коеныр алдыннан кеше үзенең организмын ишетергә өйрәнергә тиеш. Чөнки болай эшләгәннән соң организмы йомшаграк кешеләрнең салкын тиеп авырып китү ихтималы бар.
Мунчага еш йөрергә ярыймы?
Мунчага атнасына ике тапкыр керергә була. Көнаралаш керүнең дә зыяны юк.
Айгөл, күпләр мунчага исерткеч эчемлекләр кулланып ял итәргә дип килә. Мунчада көчле алкоголь куллануның зыяны бармы?
Әлбәттә! Исерткеч эчемлекләр һәм мунча сүзе янәшә дә тора алмый. Исерткеч эчемлекләрдән йөрәккә көч килүе бар. Мунчада шифа алып, токсиннарыннан котылу белән үк кеше үзенең организмын агулый башлый дигән сүз.
Бу көчле исерткеч эчемлекләргә генә кагыламы? Сыра эчәргә дә ярамыймы?
Сыра шулай ук организмга бик начар тәэсир итә. Мунча кергәндә хәтта куе чәй эчү дә файда бирми. Мунча кергән вакытта кеше бик күп сыеклык югалта. Су балансын мунчада һәм мунчадан соң үлән чәйләре, морс, компотлар, квас белән торгызырга була.
«Мунча — сәламәтлекнең нигезе»
Мунча нинди чирләрне дәвалый?
Мунчаны мең чирдән дәва дип юкка гына әйтмәгәннәр. Безнең әби-бабайларыбыз гомер-гомергә мунчага йөргән. Парлану, чабыну, юыну үзенә күрә бер гореф-гадәт, йола кебек тә булган. Элекке заманнардагы әллә никадәр йолаларны мунча белән бәйләп карарга мөмкин. Мунчада салкын тию, сулыш юллары, тире авыруларын дәвалаганнар. Хәтта бала да тапканнар. Мунча — сәламәтлекнең нигезе дип икеләнмичә әйтергә була. Салкын тию авыруларының башлангыч стадиясендә мунча керсәң, сәламәтләнүеңә төгәл ышана аласың.
Безнең мунча «хатын-кызлар өчен йомшак мунча» дип атала. Безгә хатын-кызлар күбрәк чирләрне дәвалау өчен түгел, ә тынычлану, үзләрендә уңай хисләр уяту, стрессларны киметү, ләззәт алу максатыннан килә. Безнең мунча теләсә кайсы СПАдан да шәбрәк.
Айгөл, ә сез үзегез парландыруның нинди ысулларын кулланасыз?
Шәхсән минем үземә контактсыз парландыру бик ошый. Мунчага пар җибәрәбез дә, кешегә кагылмыйча гына аны шул пар белән җылытабыз. Тәне кызып җиткәч, төрле-төрле пиннекләр белән чаба башлыйбыз.
Ә себеркенең кайсы файдалырак? Үзегез нинди агач себеркесен кулайрак күрәсез?
Пихта, каен, имән себеркеләрен яратып кулланабыз. Пихтадан ясалган пиннек хуш ис тарата, салкын тиеп авырганда мондый себерке белән чабыну аеруча файдалы. Шулай ук андый себерке киң булып, таралып тора. Башка каплап куеп, эсседән котылу өчен менә дигән.
Каен себеркесе организмнан шлакларны чыгара, яраларны төзәтә. Ул кешегә көч-дәрман өсти. Нәфис булгач, аның белән чабынуы да бик рәхәт. Шуңа күрә мин каен себеркесен хатын-кызларга аеруча да киңәш итәм.
Ә чапканда имән себеркесе иң җайлысы. Ул нык, таралып китми.
Шулай ук юкә, артыш себеркеләре дә кулланабыз. Артыш себеркесе файдалы булса да, тупас. Аның белән чапканда клиент түзем булырга тиеш.
Себеркене ничек итеп дөрес пешерергә?
Себеркене пешерүнең иң киң таралган өч ысулы турында әйтергә кирәктер. Беренчесе — пиннекне салкын суга салып 4-6 сәгать тотарга кирәк. Шул вакыт эчендә ул йомшарып бетә, әмма барлык файдалы үзлекләре дә үзендә кала.
Кайнар суга салып, мунча себеркесен хәтта ярты сәгать эчендә дә пешереп алырга була. Бу аеруча киң кулланыла торган ысул. Соңгы вакытта себеркене төбенә аз гына су агызылган пакетка салып та пешерә башладылар. Мондый себерке бер сәгать эчендә куллануга әзер була.
Әлеге ысуллар белән пешергәндә себеркеләрнең һәрберсе үзенчәлекле эффект бирә. Чапкан вакытта да нинди себерекенең кайсы ысул белән пешерелгәнлеген тиз аңлап аласың.
«Мунча кертәм, массаж ясыйм, бассейнда тирбәтәм»
Мунчачы Айгөл элек мунчаны гомумән яратмаган икән. «Әти-әниләр белән мунчага йөргәндә, эсселеккә түзә алмыйча, мунчадан чыгып качасым килә башлый иде», — дип көлә ул. Ә менә кияүгә чыккач, тормыш иптәшенең ярдәме белән мунчага карашы үзгәргән. Ире аңа парлану төрләрен, чабыну ысулларын өйрәткән. Айгөл үзе дә мунча керү серләре белән кызыксына башлаган һәм пар-мастер булырга укып кайткан. Ул инде менә бер ел буе хатын-кызлар мунчасының пар остасы булып эшли. Бу эшне төп һөнәре түгел, күңел тынычлыгы бирә торган яраткан шөгыле дип саный.
Айгөл үзенең хезмәттәше белән шәһәр эчендәге берәр мунчаны кирәк кадәр сәгатькә арендага ала.
Мунчаның утын белән ягып җылытыла торганын, яхшы энергетикалы, бассейны булганын сайлыйбыз. Бассейн безнең мунча программасына керүче ««бассейнда тирбәтү» процедурасы өчен кирәк. Клиентларны төрле ысуллар кулланып парландырып, чабындыргач, бассейнга алып чыгабыз. Клиент суга ята һәм без аны әкрен генә тирбәтә башлыйбыз. Бассейндагы су җылы булса да, эссе ләүкәдән төшкәч, салкынча кебек тоела һәм тәнгә аерым бер рәхәтлек бирә. Болай тирбәтү вакытында барлык эчке процесслар уяна. Хатын-кызлар өчен бу психологик яктан да бик файдалы. Без тирбәткәннән соң «яңадан тугандай булдык» дип әйтүчеләр күп.
Без, гадәттә, хатын-кызларны 4-6 сәгать мунча керергә чакырабыз. Шушы вакыт эчендә алар белән танышырга, аралашырга, тәмләп чәйләр эчәргә, мунча кертеп, массаж ясарга өлгерәбез. Метафорик карталар кулланып та терапия үткәрәбез. Килент үзе генә дә, компания белән дә килә ала. Андый очракта 4-6дан артык кеше кабул итмибез. Бер кешегә 1-1,5 сәгатьтән дә ким вакыт бүленергә тиеш түгел, — ди ул.
Айгөлнең хезмәтләре массаж да ясаган очракта 3 мең сум тора. Массажны кирәксенмәсәгез, чын мунчачы белән мунча кергән өчен — 2,5 мең сум түләргә кирәк. Әле тәҗрибә туплап кына килгәнгә күрә Айгөлнең бәяләре тешләми. Күп еллар әлеге өлкәдә эшләүче башка мунчачылар исә үз хезмәтләре өчен 5-6 мең сум тирәсе сорый икән.
Айгөлнең айга бер тапкыр мунчага йөри торган даими клиентлары да барлыкка килгән инде. Чыбыксыз телефон да яхшы эшли. Бер тапкыр мунча кереп, ошатып кайтып киткән клиент икенче тапкыр үзенең туганнарын, иптәш кызларын да ияртеп алып килә.
«Югары кәнәфиләрдә утыручылар да мунчаның файдасын яхшы белә дип ишеткәнем бар. Сезнең клиентлар арасында андыйлар юкмы?» — дип кызыксынам. «Әлегә юк, бәлки киләчәктә исемлеккә өстәлерләр», — дип ихластан көлеп җибәрә ул.
«Кешене ничә сәгать буе мунча кертү җиңел эш түгелдер. Шул эссегә түзеп торырга да кирәк бит әле», — диюемә: «Бер авырлыгын да күрмим. Дымлы, эссе мунчаны организм җиңел кичерә. Аннан мунчага ешрак йөргән саен кызуга ияләнәсең. Клиентларыбыз белән без дә тәнәфесләр ясап алабыз. Алар бассейнда коенганда, массаж вакытында эсседән ял итәбез. Яратып башкарган эш физик яктан кыен булганда да, авырлык китерми. Аннан үзеңә дә рухи кәнәгатьләнү аласың бит», — дип сөйләде Айгөл.