Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры

Мишәрлек темасын күтәрәсең дигән шелтәдән соң җырчы сюрприз вәгъдә иткән иде.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры

Фирдүс Тямаев үзенең туган көнендә «Татарлар» клибын тәкъдим итте. Җырны Шакур, Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиева башкара.

Әле күптән түгел генә аны Ульяновскидагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре — Рамилә һәм Рамис Сафиннар мишәрлек темасын куертуда, шул рәвешчә, бердәм татар халкын аеруда тәнкыйтьләгән иде. Фирдүс Тямаевны яклаучылар да бик күп булды, аңа мишәрлек темасын куертмаска, милләтне аермаска киңәш итүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр дә шулай ук шактый иде. Тямаев үзе Сафиннарның видеоролигын карамавын әйтте.

«Мин бер әйбер дә карамадым. Миңа бернәрсә дә кызык түгел. Мин аның кем икәнен белмим. Ул профессиональ яктан әйткән икән, димәк, дөрес, — диде.

«Карамадым» дисә дә, бу сүзләр бик үк дөрес түгелдер дигән нәтиҗәгә килдек, чөнки Фирдүс Инсаграм аккаунтына гомер булмаганча «Татар халкым! Иртәгә сезне сюрприз көтә» дип язып куйган иде. Бүген исә сюрпризның ни икәне билгеле булды — Тямаев Ютубтагы каналында «Татарлар» җырын тәкъдим итте.

«Татар булып тудым, татар булып яшим», — дип тәмамлый җырны Фирдүс Тямаев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100