Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев Башкортстанда концерты өзелү турында: «Куштауны яклаганга үч алумы?»

Бу турыда ул инстаграмда үз сәхифәсендә видео куйган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев Башкортстанда концерты өзелү турында: «Куштауны яклаганга үч алумы?»
"Татар-информ" архивы

Фирдүс Тямаев Башкортстанда концерты өзелү сәбәбен аңлатты. Җырчы куйган видеода халык канәгатьсезлек белдереп тавыш күтәрә, ә Башкортстан түрәсе концертның «маршрут кәгазе» булмауга өзелүен әйтә.

 «Алдарга кирәкми. Без хайван түгел бит. Фирдүс буталып йөрмә дияргә иде. Без килмәс идек. Миндә 15 кеше, 5 тонна аппаратура, 3 машина килдек. Генератор бирсәгез, халыкка концерт куяр идем, акчасы да кирәкми. Халыкка хөрмәт йөзеннән концерт куеп китәр идем», — ди җырчы видеода.

«Бүген Кама Тамагыннан Башкортсанның Кыргыз-Миякә авылына кадәр 700 км юл үтеп килдек, әмма концерт булмады. Халык урамда калды, алар алдында башымны иеп, гафу үтенәм. Мәдәният йортында утны сүндерделәр. Подвалда су, шуңа «үткәргечтә кыска ялганыш» булмасын өчен ут сүндерелде, диделәр. Бу — концерт башлануга бер сәгать кала булган хәл. Әмма үзем тикшердем — подвалда барысы да тәртиптә иде. Бу ялган концертны булдырмас өчен уйлап чыгарылган иде.

Соңгы вакытта безгә Башкортстанда концертларны оештыру авырлашты. Сәбәпләре генә аңлашылмый. Бүген гомеремдә беренче тапкыр тамашачыларым белән урамда калдым. Без төрлечә сораштык һәм 2020 елда минем Куштауны яклавым аерым кешеләргә охшамаган булып чыкканын җиткерделәр.

Минем халык белән бергә шиханны яклавым җинаятьме? Мин әле дә ул тау — табигатьнең йөзек кашы, без барыбыз да Башкортстанның табигать һәйкәлен күз карасыдай сакларга тиеш дип уйлыйм. Аны яклау — намус эше. Халык аны яклады, хакимият тә ахыр чиктә үзе дә шул фикергә килде. Әмма вакыт узу белән миннән бу рәвешле үч алу гадел буламы?

Чыннан да, ни өчен миңа Башкорстанда үзгә мөнәсәбәт булганына төшенеп бетә алмыйм. Башкортстан хакимиятендә эшләүче хөрмәтле әфәнделәр, бу ялгышлыкмы, әллә миннән үч алуга урын бармы?» - дип язган Татарстанның атказанган җырчысы.

Комментарийларда Илсөя Бәдретдинова да Башкортстанда концерт куя алмавы, шулай ук киртәләргә юлыгуы турында әйткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100