Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синең өчен догада торабыз» - Фирдүс Тямаев операция ясатырга Германиягә киткән

Җырчы әлеге операциянең тавыш органнары белән бәйле операция булмавы турында әйткән иде.

news_top_970_100
«Синең өчен догада торабыз» - Фирдүс Тямаев операция ясатырга Германиягә киткән
https://www.instagram.com/firdustyamaev_official/

Фирдүс Тямаев Германиягә киткән. Анда җырчыга операция ясаячаклар. Фирдүсне аэропортка төркемендәге биюче Альберт Әхмәтов озаткан. «Аллаһы бирса, исән-сау әйләнеп кайткач, концертлар белән бөтен Россияне гөрләтәбез», — дип сөйли Альберт сторисларында.

Фирдүс Тямаев «Интертат»ка Германиядә операция ясатачагы турында сөйләгән иде. Кайсы төшкә ясатасын әйтмәсә дә, ул аның тавыш органнары белән бәйле операция булмавын искәртте. Июль башында булачак операцияне коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында күчерергә туры килүен әйтте.

Җырчы кичә инстаграмга моңсу фотосын куеп, пост та язган иде. «Беләм… Сез дә уйланырга яратасыз», — дигән ул анда.

Инстачылар да яраткан җырчыларының сәламәтлеге өчен борчыла. «Ходай Тәгалә үзе ташламасын. Бар да яхшы булыр. Исәнлек-саулык белән, үз аякларын белән терелеп, әйләнеп кайтырга язсын»;

«Әй, Аллам, төшенкелеккә генә бирелмә, яме. Барысы да яхшы булыр. Без сине яратабыз бит, хөрмәт итәбез. Бирешмә»;

«Без синең өчен догада торабыз», — дип изге теләкләрен язган алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100