Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рәхмәтуллинны исерек килеш кеше бәрдереп үтерүдә гаепләгән ялган хәбәр таралган

Җырчы, үзенә яла ягучыларны табуны сорап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән

news_top_970_100
Ринат Рәхмәтуллинны исерек килеш кеше бәрдереп үтерүдә гаепләгән ялган хәбәр таралган
Солтан Исхаков

Кичә һәм бүген мессенджерларда Ринат Рәхмәтуллин турында хәбәр таралды. Фотода юл-транспорт һәлакәте һәм җырчының исерек килеш кеше бәрдереп үтерүе язылган. Авариянең бүгенге көннәрдә булуы (агачлар саргайган), автомобильнең җырчыныкы кебек үк булуы сәбәпле, бу фейк ышандырырлык тәэсир итә.

Буа театры директоры Раил Садриев бу хәбәрне ишетүгә үк Ринат Рәхмәтуллинга шалтыратуын һәм аның исән булуын белешүен әйтте. «Ялган бу, нәрсәгә тараталардыр», — диде Раил Садриев, ачуланып. Аннары: «Үзең турында бер шундый хәбәр киткәч инде...» — дип өстәп куйды.

Дөрестән дә, Ринат Рәхмәтуллинның үзенең бик югары тизлектә йөрүе турында интервью биргәне бар. Шулай ук аның исерткеч эчемлекләр кулланып сәхнәгә чыгуы хакында да хәбәрләр ишетелде. Дөрес, бу сүзләрне җырчы үзе кире какты, үзенең исерек булып кыланып кына каравын әйтте.

Ринат Рәхмәтуллин әлеге мәгьлүматка аңлатма биреп, инстаграмда видеомөрәҗәгать яздырды. 

«Ике көннән бирле минем телефон тынып тормый. Кемдер Буада булган аварияне фотога төшереп: «Ринат Рәхмәтуллин юл-транспорт һаләкәтенә эләккән, аның гаебе белән бер кеше үлгән», — дип ватсап аша мәгълүмат тараткан. Миңа хәзер бөтен Россиядән шул фотоларны җибәрәләр. Минем дуслардан, якыннардан хәлләремне сорашалар. Мин бу фотографияне Буа районы төркемендә үзем дә күрдем.

Дуслар, әлеге сүзләр берсе дә дөрес түгел. Бу эш белән тикшерү комитеты һәм юристлар шөгыльләнә. Ул кешене эзлиләр», — ди ул. 

Ринат Рәхмәтуллинга шалтыраттык, әмма аның телефоны эшләми иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100