Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рәхмәтуллин турында: «Кылана иде дә тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды»

news_top_970_100
Ринат Рәхмәтуллин турында: «Кылана иде дә тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды»
Фото: http://shahrichalli.ru/

Җырчы Ринат Рәхмәтуллинның 6 айга ирегеннән мәхрүм ителүе турында язган идек. «Шәһри Чаллы» газетасы бу хәбәрдән соң аның элек аның белән хезмәттәшлек иткән Айдар Кәримов белән элемтәгә чыккан.

«Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. «Ярар, шау-шу ясап алдың, «20-30 тапкыр авариягә очрап исән калдым» дип, дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт», – дидек аңа команда белән. «Үзем беләм нишләгәнемне», – диде дә китте. Икенче көнне шалтыратсам – лаякыл исерек. Айлар буе эчә бит ул, беләсезме? Әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Моңа кадәр ничек тә ерып чыктык. Кылана-кылана иде дә тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды. Ул команданың бар тырышлыгын аяк астына салып таптады», – дигән Айдар Кәримов.

«Сүз уңаеннан, Айдар Кәримов моңа кадәр Эльмира Сөләйманова белән эшләгән иде. Аның белән чыгышлар ясады, концертларын алып барды. Хәзерге вакытта үз бизнесын булдырып йөри. Җырчылар белән эшләвен туктатып торачагын әйтте», – диелгән хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 ноябрь 2023
    Исемсез
    Гыйбрэт
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100