Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рәхмәтуллин юл һәлакәтенә очраган: «Ходай мине үзе саклады»

Бу җырчының 19нчы юл һәлакәте.

news_top_970_100
Ринат Рәхмәтуллин юл һәлакәтенә очраган: «Ходай мине үзе саклады»

Ринат Рәхмәтуллинның юл һәлакәтенә очравы билгеле булды. «Интертат», аңа шалтыратып хәлен белеште.

«Бу хәл 24 февральдә Самарага барганда булды. Машинада үзем генә идем. Борылганда тизлекне дөрес сайламаганмын. Рульне бордым, ә тәгәрмәчләр борылмады. Су астында боз булган икән. Шулай итеп борылырга кирәк булганда, турыга киттем. 15 метр очтым.

Машинадан чыктым. Үзем гел канда идем. Соңыннан әкрен генә юлга чыктым. Ул федераль трасса түгел, шуңа күрә машиналар еш йөрми. 800-900 метр ераклыкта авыл бар. Шул авылдан бер машина чыкты. Анда ике кыз һәм бер егет бар иде. Алар миңа ярдәм итте. Полиция, ашыгыч ярдәм машинасын чакырттык.

Сул кулым ике урында сынган, кабыргам имгәнгән, аягым да авырта, баш мием селкенгән. Кулым гипста. Шулай да концертларны куюны дәвам итәм. Җырлыйм, әмма бии алмыйм. Бүген генә Әлмәттә концерт булмады, коронавирус дип концерт куярга рөхсәт итмәделәр.

Әле авариядән соң больницада ятканда, төркемем ике концертны үзе генә куйды. Аларга рәхмәт.

Ходайга рәхмәтлемен. Ул мине саклый. Бу минем унтугызынчы авариям», — диде Ринат.

Без Ринат Рәхмәтуллинга сәламәтлек телибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100