Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ринат Рахматуллин: «Ялган сөйләүчеләрне судка бирәм!»

news_top_970_100
Ринат Рахматуллин: «Ялган сөйләүчеләрне судка бирәм!»
Расих Фәсхетдинов

Ринат Рахматуллин «Интертат» хәбәрчесе белән элемтәгә керде. Җырчы әлеге вакытта үзенең чыннан да колония-поселениедә булуын раслады.

Ләкин шалтыратуының сәбәбе башка – җырчы элек үзе белән хезмәттәшлек иткән Айдар Кәримовның сүзләренә каршы җавабын әйтте.

Айдар Кәримов Ринат Рахматуллин турында: «Быел бер эчеп машина йөртү таныклыгын алдыргач, җитди генә сөйләшкән идек. «Ярар, шау-шу ясап алдың, «20-30 тапкыр авариягә очрап исән калдым» дип, дөнья яңгыраттың. Туктарга вакыт», – дидек аңа команда белән. «Үзем беләм нишләгәнемне», – диде дә китте. Икенче көнне шалтыратсам – лаякыл исерек. Айлар буе эчә бит ул, беләсезме? Әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Моңа кадәр ничек тә ерып чыктык. Кылана-кылана иде дә тына иде. Бу юлы бөтенләй шашынды. Ул команданың бар тырышлыгын аяк астына салып таптады», – дип сөйләгән булган «Шәһри Чаллы» газетасына.

«Минем концерт директоры» дигән сүзне ул үзе уйлап чыгарган. Документаль рәвештә теркәлгән андый кеше юк. Мин моны болай гына калдырмаячакмын. Без барыбыз да үз гамәлләребез өчен җавап бирергә тиеш. Дөрес булмаган мәгълүмат язучылар белән минем адвокат шөгыльләнәчәк.

Минем монда телефоннан кем беләндер бәхәс алып барырга, комментарий-интервьюлар бирергә мөмкинлегем юк. Андый вакытым да түгел. Әмма тагын бер кат әйтәм – мин моны болай гына калдырмыйм. Апрельдә чыгам, «разбираться будем», – диде Ринат Рахматуллин «Интертат»ка.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 ноябрь 2023
    Исемсез
    Ринат энем , суд юлында йөрергә калма. Әлегесе дә бик җиткән. Ә адвокатка эш кирәк. Ул сезне гел яклар, аның эше шул. Нервларыңны сакла. Алты ай бик тиз үтеп китә ул. Исәнлек телим.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100