Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миллионнар урлаган Луиза һәм Марат Хәйруллиннарга карата хөкем карары үз көченә керде

Луиза белән Марат 25 455 862,50 сум зыянны түләргә тиеш.

news_top_970_100
Миллионнар урлаган Луиза һәм Марат Хәйруллиннарга карата хөкем карары үз көченә керде
https://www.bashinform.ru

Башкортстанда банк кассиры булып эшләгән Луиза Хәйруллинага һәм аның иренә карата суд чыгарган хөкем карары үз көченә керде. Алар кассадан 25 миллион сумнан артык акча алуда гаепле дип табылды. Суд коллегиясе, аларның апелляциясен тикшереп бетергән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, 2017 елның августыннан 2019 елның маена кадәр Луиза Хәйруллина иренең кушуы буенча, системалы рәвештә банктан акча урлый. Ул документларын алмаштырып, эзен яшерә. Акчаны иренә бирә, ире исә акчага комарлы уеннар уйный. Гаепләнүчеләр барлыгы 9 025 270 сум, 140 900 доллар һәм 101 315 евро урлаган.

Май азагында Луизаның ире Марат Хәйруллин качу планын кора. Луиза, Марат һәм аларның ике баласы эзсез югала. Аларны Казанда таптылар. Луиза Хәйруллинаның кулга алынуы кадрларын сайтка урнаштырган идек.

Быел сентябрьдә суд Луиза Хәйруллинаны биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Марат Хәйруллинны исә алты елга төрмәгә озаталар. Шулай ук бу кешеләр «Россельхозбанк» АҖгә 25 455 862,50 сум зыянны капларга тиеш була.

Башкортстан Югары суды алдагы судның карарының бер өлешен үзгәрткән. Луиза белән Марат күрсәтелгән сумманы икесенә уртага бүлеп, банкка тулысынча кайтарып бетерергә тиеш. Хөкем карарының башка өлешенә үзгәрешләр кертелмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100