Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Луиза Хәйруллина банктан урлаган 20 миллионнан артык акчаның күбесе кайда булуы ачыкланган

Луиза Хәйруллина банктан урлаган 20 миллионнан артык акчаның күбесе кайда булуы ачыкланган

news_top_970_100
Луиза Хәйруллина банктан урлаган 20 миллионнан артык акчаның күбесе кайда булуы ачыкланган
Башкортстанда банктан 20 миллион сумнан артык акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ире табышны уйнап оттырган. Полиция хезмәткәрләре шуны ачыклаган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Башкортстан буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе Рамил Еремеевка сылтама белән хәбәр итте. 

"Хәйруллинаның ире комарлы уеннар белән мавыгуы билгеле. Ул урланган акчаларны букмекерлык контораларына илтеп салган. Без бу конторалардан сораштырдык, чыннан да акчалар күчерелгән. Урланган акчаларның күбесен ул оттырып бетергән", - дип сөйләгән Еремеев журналистларга.

Аның сүзләренчә, Хәйруллиннар гаиләсе үзенең гаебен таныган инде. "Хәзерге вакытта тикшерү гамәлләре бара. Алар икесе дә гаебен таныды, күрсәтмәләр бирде", - дигән ул.

Салават шәһәрендәге банкта эшләүче кассир Луиза Хәйруллина 27 майда ире, 8 һәм 12 яшьлек ике баласы белән югалган иде. Аны банктан 20 миллионнан артык акча урлаган дип шикләнәләр. Хәйруллиннар гаиләсен бер айдан соң Казанда тоткарладылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100