Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан акча урлауда шикләнелүче Луизаның иренә балалары белән йөрергә рөхсәт иттеләр

Банктан акча урлауда шикләнелүче Луизаның иренә балалары белән йөрергә рөхсәт иттеләр

news_top_970_100
Банктан акча урлауда шикләнелүче Луизаның иренә балалары белән йөрергә рөхсәт иттеләр
Башкортстандагы Салават шәһәрендә банктан 23 миллионнан артык акча урлауда шикләнелүче Луиза Хәйруллинаның ире Маратка балалары белән күрешергә рөхсәт иткәннәр. Бу турыда "Башкорстан" телевидениесе хәбәр итте. 

Луиза хәзерге вакытта СИЗОда утыра. Аның ире Марат Хәйруллин өй арестында. Арестны тагын ике айга озайттылар. Маратка балалары белән күрешергә, алар белән ике сәгать урамда йөрергә рөхсәт иттеләр. Марат балаларны мәктәпкә илтә алачак, диелә хәбәрдә.

Марат "аеруча зур күләмдә урлау" маддәсе буенча җинаять эше фигуранты булып тора. Аның хатыны Луиза Хәйруллинага карата "Акча үзләштерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. 3 сентябрьдә аны тагын ике айга - 2 ноябрьгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгардылар.




Луиза Хәйруллина "Россельхозбанк"та кассир булып эшли. 27 майда ул 20 миллионнан артык акча урлый һәм Салават шәһәреннән чыгып кача. Аның белән ире һәм ике баласы да була. Алар бер ай чамасы качып йөрде. Бу гаиләне Казанда тоткарладылар.

  • "Луиза балаларын сагына": 20 миллион урлауда шикләнелүче хатын адвокатлар алмаштыра һәм сорауларга җавап бирми, дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100