Банктан миллионнар урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллина эшен тикшереп бетергәннәр
Луизаны һәм аның ирен урлау эше буенча хөкем итәчәкләр.
Башкортстанның Салават шәһәрендәге банктан 25 миллион сумнан артык акча урлауда шикләнелүче кассир хатын Луиза Хәйруллина һәм аның иренә карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, эш судка тапшырылган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волкка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
2019 елның маенда Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина ире һәм ике баласы белән юкка чыкты. Хатын Россельхозбанкта кассир булып эшли иде. Ул юкка чыккач, банкта 20 миллион сумнан арты акча җитмәве ачыклана, җинаять эше ачыла. Июль башында Луизаны һәм аның гаиләсен Казанда таптылар. Хәйруллинаны сак астына алдылар, урланган акчаны уйнап оттырган ирен исә өй сагына озаттылар, диелә хәбәрдә.
«Акча 2017 елның сентябреннән 2019 елның маена кадәр урланганы ачыкланды. Бер очракта хатын акчаларны офистан алып чыга, башкаларында — банктан иренә биреп чыгара. Зыян суммасы 25 миллион сумнан артык тәшкил итә. Букмекерлык оешмалары белешмәсе буенча ачыкланганча, акчаларның күбесен ир-ат уйнап оттырган», — дип сөйли Волк.
Былтыр майда Луиза Хәйруллина банкта ревизия буласын белеп ала һәм шуңа кача. Ул кабат кассадан миллион сум чамасы акча алып чыгып китә,
«Салават шәһәрендәге банкта эшләүче хатын һәм аның иренә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды. Гаепләү карары расланган җинаять эшен тикшерүче Салават шәһәре судына тапшырды», — дигән Ирина Волк.
- Луиза Хәйруллина банктан урлаган 20 миллионнан артык акчаның күбесе кайда булуы ачыкланган
- Банктан акча урлаган Луизаның ире гаепне үз өстенә алган: «Акча урларга аны мин котырттым»
- Банктан акча урлауда шикләнелүче Луизаның иренә балалары белән йөрергә рөхсәт иттеләр
- Банктан 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үтергәннәрдер дип фаразлыйлар
- «Өйгә бик кайтасым килә»: 20 миллион урлауда гаепләнүче Башкортстан кассиры Луиза Хәйруллина гаебен таныган
- «Луиза балаларын сагына»: 20 миллион урлауда шикләнелүче хатын адвокатлар алмаштыра һәм сорауларга җавап бирми — видео