Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үземә зиннәтле әйберләр алмадым»: Луиза Хәйруллина хөкем алдыннан соңгы сүзен әйтте

Салават шәһәрендәге банкта кассир булып эшләүче хатын 20 миллион сумнан артык акча урлауда гаепләнә.

news_top_970_100
«Үземә зиннәтле әйберләр алмадым»: Луиза Хәйруллина хөкем алдыннан соңгы сүзен әйтте
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанда миллионар урлауда гаепләнүче кассир хатын Луиза Хәйруллина эшен судта карыйлар. Луиза хөкем карары чыгарыр алдыннан соңгы сүзен әйтте. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Луиза иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза сорый. Ул үз гаебен тануын, моңа кадәр хөкем ителмәгән булуын, административ җаваплылыкка тартылмавын искәртә.

«Ирем ягыннан психологик һәм физик басым булды. Мин җинаятьнең авырлыгын аңламадым, ләкин аны булдырмаска тырыштым, җитмәгән акчаны куеп барырга маташтым. СИЗОда утырган вакытта җинаятьнең бар авырлыгын аңладым. Үземә зиннәтле әйберләр алмадым. Бөтен акчаны ирем Маратка бирдем. Мәрхәмәтле, беркатлы һәм ышанучан булуым аркасында иремнең сүзенә карап, кассадан акча алдым», — дигән Луиза судта.

Прокурор Луиза Хәйруллинаны 6 елга, аның ире Марат Хәйруллинны 7 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100