Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хөкемне ишеткәч, елап җибәрде». Миллионнар урлаган Луиза Хәйруллина төрмәгә китә

Салават шәһәре суды карарын ишеткәч, Луизаның ире Марат Хәйруллин наручниклар кидерәселәрен көтмәвен әйткән.

news_top_970_100
«Хөкемне ишеткәч, елап җибәрде». Миллионнар урлаган Луиза Хәйруллина төрмәгә китә
https://www.bashinform.ru

Башкортстанның Салават районы суды ирле-хатынлы Хәйруллиннарга хөкем карары чыгарды. Алар 2019 елның маенда банктан 25 455 862,50 сум урлаган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Банкта кассир булып эшләгән Луиза Хәйруллина судка кадәр СИЗОда утырды. Аның ире Марат исә өй сагында иде. Луиза Хәйруллинаны гомуми режимлы колониягә биш елга хөкем иттеләр. Аның ире Марат Хәйруллинны гомуми режимлы колониягә алты елга озаталар. Моннан тыш, алар банкка урланган 25 миллион сумны кире кайтарырга тиеш була.

Бүгенге суд утырышына беренче булып Марат Хәйруллин килгән. Аннары Луизаны да китергәннәр. «Башинформ» агентлыгы хәбәрчесе суд залыннан хәбәр иткәнчә, кассир хатын акчаны өлешләп (биш меңнән 100 мең сумга кадәр) алып чыккан. Ул ире сораганча эшләгән. Ире исә барысын да казинода уйнап оттырып барган. Юкка чыгар алдыннан Луиза банктан 1 миллион сум һәм 1 мең евро алып чыккан. Ул чын акчаларны ялган купюралар белән алмаштырырга җыенган, ләкин моны эшләмәгән.

Хәйруллиннарның балалары әти-әниләренең җинаяте турында телевизордан белеп алган, диелә җинаять эше материалларында.

Марат Хәйруллин сүзләренчә, ул хатыны белән бергә хөкем карарын югары инстанциядә шикаять итәчәк. Ул журналистларга шул хакта сөйләгән. Суд залыннан наручниклар киеп чыгуын да көтмәгәнен әйткән. Луиза исә хөкем карарын ишеткәч, елап җибәргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100