Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үтергәннәрдер дип фаразлыйлар

Банктан 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үтергәннәрдер дип фаразлыйлар

news_top_970_100
Банктан 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үтергәннәрдер дип фаразлыйлар
Башкортстанның Салават шәһәрендәге Россельхозбанк бүлекчәсеннән 25 миллион сум акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаны үле дип фаразлыйлар. Бу хакта "Московский комсомолец" яза. Криминалистлар аның туганнарыннан ДНК анализларын алган. 

"Беренче фараз шундый - ниндидер мәет тапканнар һәм аның кем булуын ачыклавы кыен", - дигән криминалист, МТУ профессоры Анатолий Белкин. Криминалистлар хатынның якыннары да инде вафаттыр дигән фараз әйткән, чөнки Луиза белән бергә аның кечкенә балалары да булганлыгы билгеле.Ufacitynews.ru сайты мәгълүматлары буенча, криминалистларда Луизаның бармак эзләре юк. Белкин әйтүенчә, теләгән очракта, кеше йөз-кыяфәтен гадәти кеше танымаслык итеп үзгәртергә мөмкин, әмма фототехник экспертиза нәтиҗәсендә моны ачыклап була. ДНК исә кешене ачыклауның иң яхшы ысулы.

Белкин фикеренчә, бу гаилә исән булса, аларны иртәме-соңмы табачаклар. "Ә инде үтергәннәр икән, җәсәдләрен таба да алмаска мөмкиннәр. Яки бер ун елдан соң гына табалар", - дигән ул. 

Дөрес, ДНК алуның тагын бер сәбәбе шундый булырга мөмкин - хатынның үзен, яки аның ирен, балаларын тоткарлаганнар, әмма алар документларын үзгәрткән булырга мөмкин.

Бу хәл 27 май көнне булды. Салават шәһәрендә банкта эшләгән 35 яшьлек өлкән кассир Луиза Хәйруллина сумкасына гомуми суммасы 25 миллион сум булган акча салып (рубль, евро һәм долларларда) качып китә. Ул киткәч кенә кассада акча юклыгы ачыклана. Аңа шалтыраталар, әмма ул телефонын алмый. Өенә баралар, әмма Луизаның 41 яшьлек ире һәм 8, 11 яшьлек ике кызы да булмый - алар, документларын алып, "Рено Дастер" автомобилендә качып киткән була. 

"Комсомольская правда" язуынча, бу көнне кемдер банкка зур күләмдә акча салган булган. Акчаны ничек алган дигән сорау бик гади - өлкән кассир буларак, Луиза барлык сейфларны да ача алган. Ягъни, Луиза үзе акча урлау очракларын ачыкларга тиешле хезмәткәр булган. Банкта озак еллар эшләгән хезмәткәр буларак, аңа ышанганнар. 

Луизаның 41 яшьлек ире Марат тумышы белән Таҗикстаннан.  Ул моңа кадәр төрле банкларда эшләгән һәм структураның ничек эшләгәнен белә. Ә менә кайнатасы шәхси сак хезмәтендә эшләгән булган. Шул сәбәпле, урлауны барысы бергә планлаштырган булырга мөмкин. 


Марат Хәйруллин бу вакыйгага кадәр бик зур суммада кредитлар җыйган. Аның суд приставларына гына да 1 миллионнан артык бурычы булган. Гаилә Салават шәһәрендәге яхшы ремонт ясалган йортларын калдырып киткән. Криминалистлар гаиләнең бандитларга да бурычлы булган, алар шул сәбәпле урлашуга барган дип тә уйлыйлар. 

Луиза Хәйруллинаның Инстаграмда аккаунты булган. kazanfirst.ru сайты язуынча, Луиза Хәйруллина июнь башында инстаграмда язу калдырган. "Безнең язмышыбыз белән кызыксынган һәркемгә хәерле көн. Фото астына начар сүзләр язмавыгызны сорыйм, фотоларны алып атасы булды. Безнең барысы да яхшы. Кайда икәнебезне әйтә алмый. Теләктәшлек өчен рәхмәт", - дип язган ул һәм Казахстан башкаласы Нурсолтан фотосын урнаштырган.

Хатынның инстаграмына тиз арада 1800 кеше җыела. Әмма аккаунтны ул соңрак ябып куя. Инстаграмны башка кеше алып барган, Казахстан фотолары тикшерүчеләрне дөрес түгел юлга кертеп җибәрү өчен чит кеше алып баргандыр, дип фаразлана. 

25 июнь көнне Салават шәһәрендә, Луизаның әтисе гаражында "Рено Дастер" автомобилен табалар. Анда урын-җир була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100