news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Комадан чыккан МакSим беренче сторисын куйган: анда үзе дә, гаиләсе дә түгел

Җырчы медицина хезмәткәрләренең батырлыгын искәртеп тора.

news_top
Комадан чыккан МакSим беренче сторисын куйган: анда үзе дә, гаиләсе дә түгел
"Татар-информ" архивы

Җырчы МакSим комадан чыкканнан соң үзенең Инстаграмына беренче «сторис» керткән. Анда туганнары белән күрешү мизгеле дә, балаларын кочаклаган фото да түгел. Фотода — «скафандр» кигән медицина хезмәткәре.

Медицина хезмәткәренең ковидтан саклык киемендә төрле төстәге язулар һәм рәсемнәр бар. Киемнең алгы өлешенең бер ягында «МакSим» дип язылган һәм бер кыз рәсеме ясалган. Икенче өлешендә берничә тапкыр кабатлап «Здесь и сейчас» дип язылган. Җырчының шулай дип исемләнгән җыры да бар.

Җырчы үзе исә «Хезмәткәрләр һәр көнне кешеләрне теге дөньядан чыгара. Һәр кешене туганы кебек күрә», — дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар