Карлыган киләсе елга мул уңыш бирсен өчен быел нишләргә?
Артык ботакларын кискәч, карлыган куакларына җылы су сибегез.
Киләсе елга карлыган яхшы уңыш бирсен өчен ашлама кертергә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Сентябрьдә, яфраклары коелып беткәч, берничә эш эшләргә кирәк. Башта иске һәм авыру ботакларны кисеп ташлагыз. Аннары җиргә яткан ботакларны кисегез.
Кискәч, карлыганга яхшы итеп су сибегез. Су җылы булсын, һәр куакка кимендә 40 литр су кирәк. Аннан куак асларын чистартыгыз, чүп үләннәрен утагыз. Һава керсен өчен, туфракны сак кына йомшартыгыз, куак тамырларына зыян китермәгез.
Аннары ашлама сибәргә дә була. Нитрофоска кулланыгыз. Ул киләсе елга мул уңышны тәэмин итәр. Карлыганнар эре һәм баллы булыр. Аны куллану тәртибе ашламаның тышлыгында языла.
- Көзге сарымсак утырту өчен түтәлне дөрес итеп ничек әзерләргә?
- Көзен бакчаны казырга кирәкме?
- Көз көне алмагачны ничек тәрбияләргә?
- Кышка кадәр теплицада эшлисе җиде эш
- Карлыганны көзен утырту тәртибе
- Роза чәчәкләре янына кышка нинди үсемлекләр утыртырга ярамый?
- Колорадо коңгызыннан котылу өчен көзен ни эшләп була?
- Нинди чәчәкләрне көзен утырталар?