Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Интертат»тан әдәби ел йомгаклары – Рузилә Мөхәммәтовадан эксклюзив номинацияләр

«Интертат» 2022 елда әдәби процесска үз нәтиҗәләрен чыгарды – быел алынган премияләрне, призларны һәм грантларны барлады. Мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтова, уенын-чынын кушып, язучыларыбыз өчен эксклюзив номинацияләр булдырды.

news_top_970_100
«Интертат»тан әдәби ел йомгаклары – Рузилә Мөхәммәтовадан эксклюзив номинацияләр
Рамил Гали, Салават Камалетдинов, Солтан Исхаков, Абдул Фархан, Михаил Захаров/архив

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе быел балалар әдәбияты вәкиленә бирелде

«Тукай премиясе» номинациясендә Ләбиб Лерон җиңде, ягъни, Тукай премиясе Равил Сабырга түгел, Леронов Лемон Лероновичка тапшырылды

Тукай премиясенә тәкъдим ителгән 8 язучы (2се – Чаллы театры спектакле составында) арасыннан Премия бирү буенча комиссия тарафыннан бары тик берсе генә сайлап алынды – Ләбиб Лерон. Шулай итеп Тукай премиясе лауреаты дигән мактаулы исем һәм 500 мең сум премия – Ләбиб Леронга, ягъни Леронов Лемон Лероновичка.

Тукай премиясенә Флера Гыйззәтуллина, Николай Алешков, Марат Кәбиров, Рашат Низамиев, Йолдыз Шәрапова дәгъва итте. Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең пьеса авторы Равил Сабыр, Чаллы театрының «Шәһәр. Нокта. Брежнев» спектакле куелган роман авторы Шамил Идиатуллинны да бу исемлеккә кертергә була. Равил Сабыр Тукай премиясе марафонына аеруча актив кушылган иде – Равил Сабырга дан җырлый башламасын дип, хәтта үтүген кабызырга курка башлаучылар булган.

2022 елда язучыларга әдәби премияләр бирелмәде. Чөнки 2022 ел лауреатлары 2021 ел азагында билгеләнде. Бу – рәисләр алышыну аркасында килеп чыккан аңлашылмаучылыкка бәйле. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм аның урынбасары Рәмис Аймәт, үзләре киткәндә, 2021 ел өчен лауреатларны ел башында ук билгеләп киткәннәр. Моны белмичә, Ркаил Зәйдулла рәислегендәге идарә яңа лауреатларын билгеләгән. 

Ябык әдәби конкурсның берьюлы 4 призы Лилия Гыйбадуллинага тапшырылды

«Әдәбият йолдызы» номинациясендә Лилия Гыйбадуллина җиңде, язучылар ябык конкурсны Лилия Гыйбадуллина исемендәге конкурс дип атый башлады.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән оештырылган Ябык әдәби конкурсның романнан башка җиңүчеләре декабрьдә билгеле булса да, җиңүчеләр 2022 елның февралендә бүләкләнде.

Әдәбият дөньясын Лилия Гыйбадуллина сискәндереп алды – ябык әдәби конкурста 4 номинациядә җиңеп, ярты миллион сумнан артык приз отты. «Шигырь» номинациясендә I һәм II урыннар, «Поэма» номинациясендә I урын, «Балалар өчен повесть» номинациясендә I урын – уңышлар шулайрак.

«Лилия Гыйбадуллина хәзер безнең йолдыз инде ул!» – диде Ркаил Зәйдулла аның турында матбугат конференциясендә. «Теле усал икән: «мин җиңәргә калгач, әдәбиятыгыз шул чама гына икән» дип әйтте ул», – диде соңыннан.

Ябык әдәби конкурсның «Роман» жанры яңа прозаикларны ачты

«Җәһәт роман» номинацияләрендә Фирдүс Гыймалтдинов җиңде.

Ябык әдәби конкурсының «Роман» жанрына февраль аенда нәтиҗә ясалды.

Мәгълүмат өчен: I урынга «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» романы белән Зөлфәт Хәким  чыкты – 500 мең сум; II урында «Урда ханы Үзбәк» романының авторы Фирдүс Гыймалтдинов иде – 400 мең сум; III урында «Фәхрине үтереп ташладылар» романының авторы — Равил Сабыр – 300 мең сум.

«ГТРК-Татарстан» телевидениесе җитәкчесе, журналист Фирдүс Гыймалтдинов Матбугат конференциясендә ябык әдәби конкурста җиңгән «Урда ханы Үзбәк» тарихи романын ике ай эчендә язуы турында: «Романны июльдә яза башладым. Төп язылу вакыты июль – августка туры килде. Сентябрьдә – сайлаулар… Ноябрьдә төзәтеп чыктым, кайбер урыннарын яңадан яздым», – диде. «Тәүлектә 24 сәгать. Бер тәүлек эчендә яраткан эшеңә 2 сәгать вакыт табу авыр эш түгел. Эштә ноутбугымны ачып куям, эш вакытында 1 сәгать табып була. Әлбәттә, мин – җитәкче, ләкин 24 сәгать буе җитәкчелек итеп булмый. Шулай вакыт урлап-урлап языла», – дип тә өстәде вакыт турындагы сорауга җавап итеп.

Соңрак ул «Интертат» журналисты Лилия Заһидуллинага интервью биргәндә: «Үзбәк» романына әйләнеп кайтсак, мине 2 ай эчендә роман язган, диделәр. Ләкин матбугат конференциясенең язмасы да бар, мин аны 2 ай эчендә яздым, димәдем бит. Июль – август төп өлеше дидем, сентябрьдә сайлаулар булды, тик сентябрьдә дә язмадым дигән сүз түгел. Әле сентябрьдә ялым да бар иде, анда да яздым. Октябрь аен журналист бөтенләй төшереп калдырган. Ноябрьдә озайтылган каникуллар булды, анда да басылып эшләү мөмкинлеге булды. Мин әлеге язманы укыдым да елмайдым гына. Ярар, әгәр журналистка сенсация кирәк икән, ул үзе ишетәсе килгәннәрне ишеткән. Үзем журналист булгач та, кеше артыннан төзәтеп йөри торган гадәтем юк. Ләкин мин ул романны 5 ай яздым, аңарчы 5 ел өйрәндем», – дигән. Фирдүс тарихи романны архивларда утырып түгел, фәнни китаплар, журналлар укып язган.

Татар халкының мәдәниятенә багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә грантлар бәйгесе игълан ителде һәм нәтиҗә ясалды

«Елның әдәби эшмәкәре» номинациясендә Зиннур Хөснияр җиңде

Ел азагында Мәдәният министрлыгы Татар халкының мәдәниятенә багышланган әдәбият һәм сәнгать әсәрләренә грантлар конкурсы игълан итте. 13 төрле номинациянең 6сы – әдәби һәм ярымәдәби жанр. Зур һәм кече формалы әдәби әсәр, балалар өчен әдәби әсәр (шуның эчендә комикслар да бар, ягъни, монда рәссамлык алгы планга чыга), бер драматургия, ике киносценарий (тулы һәм кече метражлы) номинациясе.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы язучы Зиннур Хөсниярга «Әллүки» романы язу өчен 500 мең сум акча бирде. Бу – Ябык әдәби конкурста катнашып та җиңү яуламаган романмы, әллә автор яңасын язачакмы – анысы турында ачык мәгълүмат юк. Әмма Зиннур Хөсниярның, ял алып, ябык конкурс өчен роман язуы билгеле, ә җиңүчеләр арасында ул юк иде.

Мәдәният министрлыгыннан роман/повесть язу өчен 500 мең грантны Рәдиф Сәгъди һәм Рөстәм Галиуллин да алды.

Рәдиф Сәгъди «Гасырга сузылган бер мизгел» дип аталган роман язачак.

Бутый күрмәгез: Зөлфәт Хәкимнең конкурста җиңгән романы «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» дип атала.

Яңа татар әдәбияты тарихындагы иң кыйммәтле повестька грант бирелде

«Татарның алтын каләме» номинациясендә Рөстәм Галиуллин җиңү яулый.

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин ярты миллион сумга «Галимҗанов эше» дип аталган повесть язачак.

Уртача бер повесть 100 000 – 300 000 билгедән тора, дип санасак, Рөстәм Галиуллинның клавиатурада һәр баскан хәреф/билге өчен (пробелларны да кертеп) Министрлык 2 сумнан 5 сумга кадәр түли.

Сүз уңаеннан, Ләбиб Лерон, Айзирәк Гәрәева, Нәбирә Гыйматдинова повестьне арзанракка – 100 мең сумга яза. Шул ук 100 мең сумга Амур Фәләхов – хикәя, Рифат Җамал, Фирүзә Фәтхетдинова, Фәнил Гыйләҗев бер цикл шигырьләр язачак. 100 мең сумга Айсылу Имамиева, Алмаз Гыймадиев балалар өчен повесть язачак. Рифат Сәлахов белән Илсөяр Иксанова балалар өчен шигырьләр циклы вәгъдә итә, гәрчә, балалар шагыйрьләре буларак киң җәмәгатьчелеккә танылмаган булсалар да.

200 мең сумга Ркаил Зәйдулла, Луиза Янсуар, Гөлназ Нуретдинова – пьеса һәм Айдар Әхмәдиев либретто язачак.

«Яңа татар пьесасы» конкурсы иң яхшы татар пьесасы рус телендә һәм Башкортстанда язылуын раслады

Конкурс Камал театры тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы финанслары ярдәмендә үткәрелә. Конкурска җәмгысы 61 әсәр кабул ителгән.

«Яңа татар пьесасының рус телле лауреаты» номинациясендә Салават Юзеев җиңде.

«Яңа татар пьесасы» конкурсында рус телендә язылган «Последние люди» пьесасы белән I урынны татар шагыйре Илдар Юзеевның рус телле язучы улы Салават Юзеев һәм Башкортстанда яшәп иҗат итүче депутат-драматург Әлфис Гаязов алды. II һәм III урында – Әлмәттән Артур Ибраһимов, профессиясе буенча криминалист.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының махсус премиясе – Рөстәм Галиуллин («Көзге кайтаваз»); «Милли классиканы заманчалаштыру өчен» махсус номинация – Раушан Шәрипов («Ач күзеңне, килен бу...»), кызыксындыру премиясе – Мансур Гыйләҗев («Бездә туй – аерылышабыз!» һәм Айгөл Әхмәтгалиева («Пароль – Юк!»).

«Яңа татар пьесасы» темасын дәвам итеп. Язучылар берлегенең Драматургия остаханәсе җитәкчесе, драматург Рәдиф Сәгъди пьесасы беренче турдан ук төшеп калган. Конкурска кабул ителгән 61 әсәр арасында «Диңгез» псевдонимы белән тапшырылган «Моряк кайтмый солдаттан» әсәре барлыгы күренә. Шундый атамалы пьесаның берничә күренешен Рәдиф Сәгъди Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинарында укыган иде. Башкалар пьесаларын тулысынча укысалар, туган көне булу сәбәпле, Рәдиф әфәндегә ничек һәм никадәр тели – шулкадәр укырга рөхсәт ителгән иде.

Милли китапханә, ягъни, «Татар Тәбрисханәсе», өйгә алып иң күп укылган китапларны билгеләде

«Милли китапханә укучылары арасында иң популяр автор» номинациясендә Чаллы язучысы Әлфия Ситдыйкова җиңеп чыкты.

Татарстан Милли китапханәсе традиция буенча, 2022 елгы иң популяр татар китаплар исемлеген чыгарды. Исемлек Әлфия Ситдыйкованың «Дөнья тәгәрмәче» китабы белән башланган. Чиратта – Рифат Сәлахның «Ак фәрештә. Шигырьләр» китабы, Сәмига Сәүбанованың «Кырау суккан алмагач», Илдус Сирматовның «Туксан тугыз шаярту», Галия Сафиуллинаның «Заһидә» китабы, Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру – бер гомер», Әмирхан Еникиның «Матурлык», Нур Сибгатуллинның «Каләм гаме», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Кичке таң», Гөлсинә Галимуллинаның «Тау җылысы» китабы.

Мәгълүмат өчен: Әлфия Ситдыйкованың «Яшәр өчен килдем» (нәсерләр, парчалар, кечкенә хикәяләр) китабын – 180 сумга, 2017 елда чыккан «Яктылык сулышы» (Шигырьләр, поэмалар, сонетлар һәм тәкълитләр) китабын Татарстан китап нәшрияты 10 сумга сата.

Зифа Кадыйрова – иң күп укылган автор һәм татар театрларының якын дусты 

«Иң тиз сатылган китап авторы» һәм «Театрларны ашатучы» номинацияләрендә Зифа Кадыйрова җиңде.

Зифа Кадыйрова – китабы иң күп укыла торган татар язучысы. Аның апрель аенда гына сатуга чыккан «Урланган яшьлек» китабы өстәмә тираж белән бергә җәмгысы 10 000 данә сатылган. «Нур» театрында әлеге китап буенча шул исемдәге спектакль чыккан.

Әлеге спектакль Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллинаның юбилей кичәсенә махсус әзерләнгән. Бенефис спектаклен сәхнәгә режиссер – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев куйган, инсценировканы Гөлнур Усманова эшләгән. Әсәрнең төп темасы – хатын-кыз язмышы.

Хәзерге вакытта Зифа Кадыйрова әсәрләре буенча спектакльләр Татарстанда Әлмәт, Буа, Чаллы, Башкортстанда Гафури һәм «Нур» театрларында бара. 

«Әдәби марафон» «Әдәби сабантуй» булып үсте

«Иң популяр әдәби проект» номинациясендә Раил Гатауллинның «Әдәби марафон» проекты – җиңүче

«Әдәби марафон» нәтиҗәсе буларак, икенче ел рәттән Тактарстанда «Әдәби сабантуй» уздырыла. Сүз уңаеннан, аның оештыручылары ир-ат булса да, катнашучыларның 90 проценттан артыгы, әлбәттә, хатын-кызлар булган.

Беренче урында – Саба районы, икенче – Арча районы, өч һәм дүрттә – Апас белән Әлмәт.

Андерсен премиясе урынына шәрәфле исемлек

«Ел обломы» номинациясендә танылган балалар язучысы, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех җиңеп чыкты

Шагыйрь һәм балалар язучысы Ленар Шәехнең 2019 елда Татарстан китап нәшриятында 2500 данә тираж белән дөнья күргән «Галинең песие» китабы IBBY халыкара оешмасының, ягъни, Балалар китабы буенча халыкара советның шәрәфле исемлегенә кертелде. «Обломы» шунда – Балалар китабы буенча халыкара советның шәрәфле исемлеге элек Ганс Христиан Андерсен исемен йөрткән. Татар балалар язучылары Шәүкәт Галиев (1982), Роберт Миңнуллин (1994) һәм Рафаил Газизов (2006) бу дипломга лаек булган. «Без өйләнгәч төн кыскарды», дигәндәй, Ленар Шәех дәгъва итәр вакыт җиткәч, премия Андерсен исемен йөртми башлаган, бары тик шәрәфле исемлек. «Облом» – димәк, Ленар Шәех беркайчан да Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин һәм Рафаил Газизовлар рәтенә баса алмаячак.

Тынычландыру призы буларак, Ленар Шәехкә быел «Якут АССРына 100 ел» юбилей билгесе тапшырылды.

Мәгълүмат өчен: Ленар Шәех турында күбрәк белергә теләүчеләр Татарстан китап нәшриятыннан акция белән 60 сумга «Үзем белән очрашу» (әңгәмәләр, әдәби портретлар, иҗат бәяләмәләре, язмалар, сәяхәтнамәләр, уйланулар, хикәяләр) китабын сатып ала ала. «Галинең песие» китабы 130 сум тора.

Балалар әдәбияты турында иң ачы хакыйкать әйтелде

«Ачы тәнкыйть» номинациясендә Рафис Корбан җиңде

Рафис Корбан, Татарстан Язучылар берлеге үтенече буенча, «Әдәби ел йомгаклары» өчен 2021-2022 елда балалар әдәбиятына күзәтү ясады.

Тәнкыйтьчегә сүз: «Йолдыз Шәрәпованың «Сизгер бакалар» шигырендә малай, бакалар телен өйрәнер өчен яшел күлмәген киеп, күл буена төшеп китә. Ни өчен яшел күлмәк? Яшел бакалар янына төшкәнгәме? Яшел күлмәк кидергәч, алга таба ул нишләп «атмый»? Стенада эленеп торган мылтык турында язылгач, ул әсәрдә атмыйча калырга тиеш түгел, дигән Чехов бабай. Малай бакалар телен аңлый алмыйча кайтып китә. Әбисе аңа, бакалар сиңа серләрен чишмәгәннәр, ди. Нинди сер турында сүз бара соң?

«Әллә чынлап та бакалар

Миннән көлделәр микән?

Татарча белмәгәнемне

Кайдан белделәр икән?» – дигән резюме чыгарып куя автор-малай. Әнә шулай, шигырь ахырында бакалар телен өйрәнергә күл буена төшкән малайның татарча белмәве ачыклана. Татар теле – бака теле белән тиңләштерелә. Татар телен белмәгән, димәк, бака телен дә белми. Ирексездән, «Татарча белми торган малай ничек итеп дүрт строфалы бу шигырьне татарча укып чыга алыр икән соң?» дигән сорау туа. Монда логика кайда?»

Ленар Шәехнең чыккан «Алдамыйм! Не лгу!» дигән китабына кагылышлы бер абзац болайрак: «Инде китапка исем биргән «Алдамыйм» дигән шигырьгә килсәк, анысын бөтенләй «шигырь булудан ерак» дип әйтергә ярый торгандыр. Монда хайваннар, кош-кортлар, Ленар белгән бөтен тереклек ияләренең ни эшләве санап чыгыла. Попугай – сөйләшә, Арслан – көрәшә, Көнгерә – сикереп йөгерә, Боланнар – чабалар, Шөпшәләр – чагалар, Зубрлар – сөзәләр, Балыклар – йөзәләр... Барысын да санап чыгыйммы, әллә җитеп торырмы? Менә шулай санап килә-килә дә, Бегемотның ни эшләгәне белән бетә. Нишли дисезме? Бегемот, бегемот – беркемгә тими, вот!.. Ә шигырь кайда?»

Җәмәгать, бегемотларның гаять агрессив хайван икәнлеге билгеле. Балалар шагыйренә «бегемот беркемгә тими» дип «алдашырга» ярыймы? 

Шунысы да игътибарга лаек: Ленар Шәех бу шигырен беренче тапкыр 2014 елда чыгарган. Әлеге шигырьнең шигырь булып җитмәвен 8 ел буена беркем дә күрмәгән. Менә шулай яшәп ята татар балалар әдәбияты.

Әдәби ел ачышы – томалап калдырылган бүлмә

«Әдәби ел ачышы» номинациясендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җиңде.

Ркаил Зәйдулла Язучылар берлеге бинасында капиталь ремонт вакытында подвалда томалап калдырылган яшерен бүлмә дә тапкан. «Ул йортның хуҗасы – купец вакытында ук булган бүлмә. 3х4 үлчәмле кечкенә генә бүлмә дип күренгән иде, шактый зур булып чыкты, 80 кв.м. чамасы дип уйлыйбыз. Әле керә торган ишеген дә таба алмыйбыз, чүп тулган, чистартасы бар», – диде Ркаил Зәйдулла.

Хәзер Язучылар берлеге булган бина – сәүдәгәр Оконишников йорты. Революциядә соң анда балалар йорты, аннары балалар хастаханәсе булган. 60нчы елларда Лепский клиникасы дип аталган.

Язучылар берлеге бинасына реконструкция ясалып, 2012 елда тапшырылган иде.

Юбилейга өлгермәгән китап

«Озак көтелгән китап» номинациясендә Рәниф Шәриповның «Бөртек-бөртек яктылык» китабы җиңә.

Рәниф Шәриповның кулъязмалары Татарстан китап нәшриятында берничә ел ята. Җыентык Рәниф Шәриповның  70 яшьлек юбилеена да өлгерми, китап юбилейдан соң 2 ел үткәч кенә укучыга иреште. Вакытында чыкмауның сәбәбе – китапның «Социаль әһәмияткә ия әдәбият» исемлегенә кермәве. «Исемлеккә кермәгән булып чыкты инде. Әмма мин ул шигырьләремне, хәзергечә әйтсәк, социаль әһәмияткә ия, дип уйлыйм. Хәзер бит әсәрнең социаль әһәмияткә ияме, юкмы икәнен комиссия карый икән. Бу – мине бик көлдерде. Әсәргә «социаль әһәмияткә ия» дигән мөһер сугар өчен үз-үзеңә бик ышанган кеше булырга кирәк», – диде шагыйрь.

Кофе һәм шигърият турында

«Иң оригиналь йомгак» номинациясендә «Әдәби кафеда кофе сатудан кергән акча да китап нәшриятына файда китерә» фразасы белән Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин җиңеп чыкты.

Кофе сатудан кергән акчаның суммасы һәм аның нәшриятка нинди файда китерүе турында төгәлрәк мәгълүмат юк.

2022 ел – түләүле һәм түләүсез шигырь кичәләре елы

Камал театры репертуарында Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның «Киек Каз Юлы» шигъри композициясе барлыкка килде. «Моң» театраль мәйданчыгында Йолдыз Миңнуллинаның «Кич» дип аталган шигърият киче узды, Милли китапханәдә «Интертат»ның «Шагыйрьләр урамы» шигърият кичәсе узды, «Шәрыкъ клубы»нда узган «Кышкы төш» дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Шагыйрь Булат Ибраһимов, дуслары Баязит Зәйдуллин һәм Рәфис Нуруллин белән «Шигырь һәм каһвә» проектын башлап җибәрде. Булат Ибраһимов белән Гүзәл Закирова кофейняда шигырь укыды.

«Сәхнәдән яңгыраган шигырь» номинациясендә артист, тәрҗемәче Илтөзәр Мөхәммәтгалиев җиңә.

Авторның шәхси рейтингы: Ел шагыйре

Ниһаять, азактан әлеге язманың авторы буларак, үзем төзегән Шагыйрьләр рейтингын тәкъдим итәм. 

Ел шагыйре – Фәнил Гыйләҗев. II урынны Гөлүсә Батталова белән Луиза Янсуар бүлешә. III урынны Рүзәл Мөхәммәтшин белән Ркаил Зәйдулла бүлешә. 

Комментарийлар (6)
Калган символлар:
  • 9 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Безнен татар я зучылар берлеге куптэн узгэртергэ вакыт!!! Ботен жирдэ бер ук кешелэр. Узлэренэ узлэре нинди дер конкурс лар оештыралар. Кирэк кешелэр генэ жинеп чыга. Узлэренэ ошап бетмэгэн кешелэр турында телэсэ нэрсэ сойлэп язып аларнын хезмэтлэрен эшлэгэн эшлэрен бетереп атмакчы булалар. Нинди дер бер "серый масса" ямьсез язучылар берлеге🤷
  • 7 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Рафис Корбанның чыгышы - туфта. Үзен белсен!
  • 6 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Рузилэ Ханым "ин матур журналист" номинациясында жинеп чыкты
  • 6 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Матурлык кирэк татар журналистларына🤡
  • 4 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Килэсе елда мин жинзм!
  • 3 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Рузиләгә җавап: "Облом сиңа инде..." https://lgz.ru/news/luchshiy_v_nominatsii_/
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100