Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Гыймалтдинов: “Тетрәндергеч вакыйга булды, шуннан соң роман яза башладым”

Фирдүс Гыймалтдинов – журналист, язучы, җитәкче. Ул 30 яшендә «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры булып билгеләнде, бүген аның кул астында – 160 кешелек коллектив.

news_top_970_100
Фирдүс Гыймалтдинов: “Тетрәндергеч вакыйга булды, шуннан соң роман яза башладым”
Рамил Гали

Быел татар җәмәгатьчелеген шаулаткан тагын бер вакыйга булды – Фирдүс бер ел эчендә ике тарихи роман язды, аның “Үзбәк” романы ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырган әдәби  конкурста икенче урынны алды. Без Фирдүс белән журналистика һәм язучылык турында сөйләштек. 

“Телевидениедә эшләүче кешеләр башка төрлерәк була...”

Фирдүс, сез ничек журналистикага килдегез?

Журналистикага балачактан хыялланып килдем. Ул вакытта “Яшь ленинчы” дигән газета чыга иде, беренче мәкаләләрем шунда басылды. Әни фермада сыер савучы булып эшләгәч, аларны күргәч, фермадагы сыер савучыларның батырлыклары турында яза идем. Шуннан соң “Яшь ленинчы”ның “фирменный” конвертына тыгып, өч календарь җибәрделәр. Авылда совет чорында андый календарьларны күргән дә юк иде, алар шундый матур төстә бастырылган! Бу шаккатмалы бүләк булып исемдә калган. Шуннан соң гел каядыр язгалап-сырлап торып, мәктәпне тәмамлагач, журналистика факультетына юл алдым.

Безнең татар теле укытучысы Розалия Гатауллинаның шәкерте – Татарстанның ул вакыттагы мәгълүмат министры Ислам Әхмәтҗанов. Укытучым аның турында бик горурланып сөйли иде, минем дә күпмедер дәрәҗәдә аның сукмагыннан китәсем килде. Монда Ислам Галиәхмәтовичның да, шушы укытучыбызның да роле зур булгандыр. Укырга кердем, “Татарстан яшьләре”ндә мәкаләләрем чыкты, берара “Дулкын” радиосында эшләп алдым.

Бераз тәҗрибә туплагач, 1998 елда – 18 яшемдә телевидениегә эшкә урнаштым. Ул вакытта “Татарстан” телевидениесенең үзгәреш кичергән чоры, Илшат Әминов телевидение һәм радио комитеты рәисе итеп билгеләнде. Мәрхүм Гөлнара апа Зиннәтуллинаның тапшырулары, гади генә итеп сөйләшеп утырулары, телевидениенең бизәлеше ул еллар өчен зур вакыйга иде. Менә шулай итеп “Татарстан” телевидениесенә кереп киттем.

 

Берара телевидениедән китеп тә алганыгызны хәтерлим.   

Әйе, 2005 елда китеп алдым. Телевидение – авыр, катлаулы дөнья. Анда эшләүчеләр арасында да мөнәсәбәт башкача, чөнки экранда күренгән кешеләр үзгәрәк була. Китүемнең сәбәбе – мин туйдым. “Хәбәрләр” тапшыруын алып баручы исемле журналист идем. Үзем күтәрелә алган югарылыкка күтәрелгән идем һәм алга таба хәрәкәт итүне күрмәдем. Шуңа күрә 2005 елда “Татарстан яшьләре” газетасына эшкә киттем. Бу әле Исмәгыйль абый Шәрәфиевнең көчле вакыты, аның кул астында эшләдем.

Иң көчле язмагыз?

Үземне иң нык тетрәндергән материалны телевидениедә эшләдем дип саныйм. Бөтендөнья татар конгрессы, Фәүзия Бәйрәмовалар белән Чиләбе өлкәсенә барып, Караболак һәм Мөслим дигән авылларда булдык. Анда “Маяк” атом-төш заводы була. Ул вакытта атом-төш калдыкларының зыянын белмиләр, сулы буага агызалар, яз көне буа ташый һәм бөтен агу елга буйлап агып китә. Ә елга буенда – татар авыллары. Без аларның бөтен фаҗигасен күреп кайттык. Кеше су коенып чыга да кереп ята, ите тәненнән аерылып пешеп чыга... Безгә шуларны сөйләделәр. Бик аяныч вакыйгалар!

Тагын бер очрак: Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның соңгы сайлауларын төшерергә бардык. Анысы да истә калган. Башкортстан чигеннән Уфаның үзенә кадәр сигез сәгать бардык. Туктаталар, тентиләр, сораштыралар, кертәселәре килми. Чит дәүләткә кергән кебек булдык. Сайлау участогына барып җиткәч, мин анда Мортаза Рәхимовка: “Үзегезнең оппонентларыгыз турында нәрсә уйлыйсыз?” – дип сорау бирдем. “Б.. сәйнәп йөриләр инде алар”, - дип җавап бирде. Бу сюжетны бер генә мәртәбә күрсәтеп булды...

Мин “Татарстан яшьләре” газетасында эшләгәндә “Болгар” төркеме солисткасын үтерделәр, ул кыз Казанның Нагорный бистәсендә яши иде. Кайтып барганда бер явызы аның башына җиткән. Газетаны тапшырырга әзерлиләр иде, “Исмәгыйль абый, миңа бер полоса калдырыгыз. Тиз генә барам да язып кайтам”, - дидем. Шул материалны көне-сәгате белән өлгерттем. Телевидениедә эшләгәч, безнең язу тизлеге дә башкачарак, аның файдасы да шунда.

“Татарстан яшьләре”ндә бер ел да эшләмәдем, аннан “Җир сулышы” дигән газета чыгарып, шуның белән мавыгып алдык. 2005нең августында инде мин кире телевидениегә кайттым. Телевидениене сагына башлаган идем инде, дөресен әйткәндә. Анда ГТРК аерылып чыккан, “Вести+” дигән тапшыру чыга башлаган иде. Кичке 11дә рус телендәге шул тапшыруны алып бара башладым. Берара урынбасар вазыйфаларын башкардым, хәзер биредә 11 ел директор инде.

Татар журналистикасыннан рус телевидениесенә китүне үзегезгә хыянәт дип кабул итмәдегезме?

Журналист кайсы телдә эшләсә дә, зыян түгел. Ләкин телемдә хилафлыклар - акцент бар иде. Мәдинә Тимерҗанова ул вакытта ГТРКның директор урынбасары иде, ул миңа акцентның Татарстан өчен, киресенчә, әйбәт булуын әйтте. “Кайбер хәрефләрне татарчарак әйтүең безнең үзенчәлекне күрсәтеп торачак”, - диде ул.

“Тетрәндергеч вакыйга булды, шуннан соң роман яза башладым”

Быел ике роман яздыгыз. Ничек кинәт әдәби әсәрләр яза башладыгыз?

Язасы килү теләге булды инде. Моңарчы кечкенә әйберләр, фельетоннар язгалый идем. Ләкин ташладым. Яңадан бу эшкә тотынуымның сәбәпчесе дә бар. Тормышта бер тетрәнү, дөньяга карашыңны үзгәртә, көндәлек әйберләргә башкача карарга мәҗбүр итә торган вакыйга була. Минем тормышымда да шундый вакыйга булды. Әлбәттә, яшь тә бар, 40тан уздык бит инде...

Ә нинди тетрәндергеч вакыйга булды?

Анысын әйтәсем килмәс иде. Киң катлам аңлап бетерә алмаган, мине гаҗәпләндергән вакыйга ул. Шәхси тормышта түгел. Шәхси тормышта мине гаҗәпләндерерлек вакыйгалар калмады бугай инде. “Нәрсә соң бу, нигә шулай?” – дигән сораулар белән үземне бимазалап, тетрәнеп йөреп, шушы халәттән бераз чыгу өчен яза башладым. Язу – бу очракта минем өчен форточка ролен үтәде, шул халәттән чыгарга булышты.

Моңа кемнәр этәргеч ясады?

Язучылыкка мине Ркаил Зәйдулла өндәде. “Идел” журналында 1999 елда бер хикәям басылган иде, Ркаил абый мине күргән саен “Әйдә, яз инде, ник язмыйсың?” – дип әйтеп килде. Телевидениегә чыгыш ясарга килгәч тә: “Син бит яза идең, хәзер вакытың да юктыр инде”, - диде. Ә мин ул вакытта “Буа” романын язып утырам... Шуннан соң эшен бетергәч, Ркаил абыйга алып килдем, “Укып чыгыгыз әле, телегездән тартмадым. Менә яздым”, - дидем. “Булган бу, нәрсә кирәк инде тагын. Әйдә, моңа “Буа” дип исем кушыйк”, - диде ул. Романга исемне ул кушты. Монда Буа – район исеме генә түгел, киңрәк мәгънәдә. Эпиграммада  “Хәтта кырмыскалар да буаны ерып җибәрә” диелгән. Буа – кешеләрнең хәсрәте, кайгысы җыелган буа мәгънәсендә. Ркаил абыйның хәер-фатихасы белән китте шулай...

“Буа”да Сталин образын артык йомшак күрсәткәнсез кебек тоелды.

Анда һәрбер образның үзенең җитешсезлеге бар. Мәсәлән, Хәмидулла мулла – ул идеаль кеше. Әлбәттә, дөньяда кимчелексез кеше булмый, ләкин әлеге мулла кебек үзен аямыйча, башкаларга ихлас күңелдән ярдәм итүче кешеләр дә бар. Минем максат – аның яхшы якларын күрсәтү иде. Сталинга килгәндә, ул да кеше бит. Сугышка кадәр һәм сугыштан соң булган Сталин – алар икесе ике төрле шәхес. Анда да ярату, мәхәббәт, балаларына яхшы мөнәсәбәт булган. Аның образын китаплардан өйрәндем.

Романыгызда фактик хаталар бар иде.

Фактик хаталар була инде. “Татарстан” журналында, бер өзеген бастырырга дип, “Үзбәк” романын сорап алдылар. Ун мең билге кирәк, ди. Романнан андый өлешне йолкып алу авыррак бит инде, бер өлешен алдым да башта үзем укып чыгыйм әле, дим. Шунда “Үзбәкнең уң ягында йөрәге кысылып куйды” дигән җөмлә бар иде. Хаталар китү – табигый әйбер... Әле бер фильм карыйм: 1941 ел, немецлар бәреп кергән, погоннар таккан совет солдатлары йөри... Ә погоннар 1942 елда гына кертелгән. Шуңа күрә андый ляплар булырга мөмкин инде.

Хәзер роман нәшриятта эшкәртелә, китап булып басылып чыгачак. Аңарчы тагын бер кат карап чыгармын, рәхмәт әйтүегезгә.

Бер елда – ике роман. Сезгә күпләр шаккатты. Ничек шулай тиз яздыгыз?

Тиз язу дигәннән, өченче көн НТВ каналында “Однажды” дигән тапшыру бара. Шунда бер композитор, исеме истә калмаган, болай диде: “Журналистлар шаулыйлар, имеш, мин бер төн эчендә вальс язып чыкканмын икән. Ялган! Мин аны бер төн эчендә язмадым, ике сәгать эчендә яздым. Ләкин ике сәгать эчендә язар өчен ул мине ярты ел тинтерәтеп, башымда әйләнеп йөрде”. Мин дә “Буа”ны берничә ел яздым. Ләкин бер ел элек утырдым да, аны өр-яңадан яздым, геройлары да, күпмедер сюжет линиясе дә үзгәрде. Былтыр апрель азагында утырып, июнь аенда мин аны Ркаил абый Зәйдулланың кулына тоттырдым. 

“Үзбәк” романына әйләнеп кайтсак, мине ике ай эчендә роман язган, диделәр. Ләкин матбугат конференциясенең язмасы да бар, мин аны ике ай эчендә яздым димәдем бит. Июль-август төп өлеше дидем, сентябрьдә сайлаулар булды, тик сентябрьдә дә язмадым дигән сүз түгел. Әле сентябрьдә ялым да бар иде, анда да яздым. Октябрь аен журналист бөтенләй төшереп калдырган. Ноябрьдә озайтылган каникуллар булды, анда да басылып эшләү мөмкинлеге булды. Мин әлеге язманы укыдым да елмайдым гына. Ярар, әгәр журналистка сенсация кирәк икән, ул үзе ишетәсе килгәннәрне ишеткән. Үзем журналист булгач та, кеше артыннан төзәтеп йөри торган гадәтем юк. Ләкин мин ул романны биш ай яздым, аңарчы биш ел өйрәндем.

Архивларда утырдыгызмы?

Күбрәк фәнни китаплар, журналлар укыдым. Үзбәкнең образы, ул чор турында өйрәндем. Күзаллау, барысын да укмаштыру өчен шунсыз булмый. Шул чорга караган рус елъязмалары да бар, ләкин мин аларны укымадым. Аларны укып, мәгънәсен аңлатып биргән авторларны укыдым. Елъязмаларның да барысына ышанып бетеп булмый: күп нәрсә үзгәргән, шик астына куелган. Җепне сүтә-сүтә, укый-укый бер дәрәҗәгә җиттем, образ һәм чор, сюжет күзалланды. Шунда мин аны оештырырга әзер идем.  

“Җиңәчәгемне белмәсәм, әсәремне җибәреп тә тормас идем”

“Хәзер ул генералга әйләнде”, - диде Ркаил Зәйдулла сезнең роман язуыгыз турында. Үзегезне генерал итеп хис итәсезме?

Безнең шундый гадәт бар, әйткән сүздән, кайвакыт күз карашыннан ук яшерен мәгънә эзлиләр. Журналистлыктан татар әдәбиятына хезмәт итә башлаган кешеләр шундый күп бит, бу хакта аннан Ркаил Зәйдулла үзе дә әйтте. Бу ике һөнәр – икесе дә бертуганнар, тел һәм сүз белән эш итәләр.

Роман теләсә кайсы чәчмә жанрның югары баскычында тора. Ул шуны күздә тотып кына әйтелгән сүз иде инде.

Романыгызның конкурста җиңүен көткән идегезме?

Җиңүемне көткән идем. Аңа ышанычым булмаса, җибәреп тә тормас идем. Ихлас ышанып, җиңәр өчен яздым.

Акча мәсьәләсе стимул булдымы?

Берәү әтәч сата ди, “Әтәчең кыйбатмы?” – диләр икән. “50 мең тәңкә”. “Нәрсә, әллә нәселлеме?” – дип сораганнар. “Юк, нәселле түгел, акча кирәк иде”, - дип җавап биргән. Шуның сыман, аның акчасы да кирәк, сүз дә юк. Кредитлар, ипотекалар миндә дә бар. Ул акча булды да, бетте дә инде, моннан-тегеннән бурыч капладым... Ә стимул, чыннан да, булды. Шушы “Үзбәк”не еллар буе да язып булыр иде. Срогын күрсәткәч, өлгертәсең, төнлә дә язасың.   

Романны эш урынында көн саен бер сәгать яздым, дидегез. Чынлапмы?

Мин – җитәкче кеше. Минем эш көнем сигез сәгать кенә түгел, тәүлеккә 24 сәгать эшлим. Миңа җитәкчелек тә бәяне сигез сәгать эштә булуыма карап түгел, ә эшнең гомуми нәтиҗәсе буенча куя. Мәсәлән, мин ялга китсәм, телефонымны сүндереп ял итә алмыйм. Анда да эш мәсьәләләре белән маташып яшәргә мәҗбүрмен. Җитәкче кеше өстендә – җаваплылык. Ул җаваплылык өенә кайткач та, йокларга яткач та бетми. Минем телефон бервакытта да, хәтта төнлә дә сүнми. Һәрвакыт сикереп торып, йөгереп чыгып китәргә әзер мин.

Ә инде ул эш вакытымны ничек кулланам – анысы шәхси эшем. Әгәр нәтиҗәсе юк икән, син 24 сәгать эштә ятсаң да беркем рәхмәт әйтмәячәк. Аннан, гел эш белән йорт арасында гына йөреп тә булмый бит. Гаиләм бар, авылда әти-әнием исән-сау – алар янына кайтып киләм. Мәҗлесләр, туган көннәр, фәләннәр – аларына да өлгерәм. Кино һәм театрларга да чыгабыз, кайвакыт рестораннарга да кергәлибез, тормыш шулай бара бит инде. Һәр кешенең үз кызыксынулары, хоббие булырга тиеш. Мәсәлән, мин көн саен кичке уннан уникегә кадәр китап укыйм.

Нәрсә укыйсыз?

Төрлесен. Татар әдәбиятын да, чит илнекен дә укырга яратам. Өйдәге шәхси китапханәм шактый бай. Анда совет чорында чыккан күптомлыклар да, классик әсәрләр дә бар. Районныкына да, милли китапханәгә дә йөрим. Берьюлы өч китап укыйм. Роман язган вакытта да укымыйча тормадым, укымауны күз алдыма да китерә алмыйм.   

Тагын әдәби әсәрләр язарга планнар бармы? Тотынган эшләр?

Аларын әйтмим, әлбәттә, планнар бар. Беренче конкурста катнашып җиңү – зур әйбер. Җиңү яуладым, тавышы чыкты, беркемнең дә теленә керми идем – телләренә кердем, рәхәтләнеп тотып чәйнәделәр. Үзем өчен 70 процентка әйтә алам, мөгаен, икенче елга әлеге конкурста катнашмам. Башкаларга катнашу мөмкинлеге калдырырмын дип уйлыйм. Аннары, язучылар бер-берсенең әсәрен телдән, стильдән дә таный. “Бу тагын үзенең әсәрен күтәреп килгән инде”, - дигән сүз чыгуын да теләмәс идем.

Анда теләсә кем катнаша ала, ояласың икән – исемеңне дә белгертмисең. Минем романны “Казан утлары” редакциясенә иптәш малаем кертеп бирде, аны ул тирәдә беркем дә танымый иде. Язарга гына кирәк. Киләчәктә бер авторны бер генә номинациягә бирдертү турында сүз бара. Үзем әлеге фикер белән килешмим. Журналистик конкурсларда да еш кына шундый бәхәс чыга, узган ел җиңгән кешене быел да җиңдереп булмый, диләр. Әгәр ул быел да тырышып эшләгән, әйбәт әйбер язган икән, нишләп җиңдермәскә?!  

“Экраннан барысы да күренә, камераны алдап булмый”

Журналистикада телевидение һәм газета теле дип аерып карау бар. Телевидение язу стилен гадиләштерә, чөнки анда сурәтләргә кирәкми, кыскалык таләп ителә. Бу фикер белән килешәсезме? Сезне телевидение үзгәрттеме?

“Татарстан яшьләре”нә килгәч, миңа газетада эшләү шундый рәхәт булды. Телевидениедә син оператор белән йөрисең, оператор төшереп өлгермәсә – ул әйбер юк дигән сүз. Ә газетада син күргәнеңне, ишеткәнеңне курыкмыйча, кадры бармы-юкмы икәнен уйламыйча язасың. Газетада эшләүнең минем өчен иң авыры башисем уйлау булды. Мәрхүм Исмәгыйль абый Шәрәфиев ул яктан гениаль кеше иде.

Ул мине Самосырово чүплегенә җибәрде, “Бар, шуннан материал язып кайт әле”, - ди. Бардым, кайттым, бер полоса яздым. “Анда ничек бардың син? Мин бөтен яңа килгән кешене шунда җибәрәм, бөтенесе анда кертмиләр дип әйтә. Ничек кердең?” - ди. “Мусоровоз бара иде, мин йөртүчесенә 50 тәңкә акча бирдем, ул мине өскә үк менгереп куйды. Кайтканда да шулай ук кайттым”, - дим. “Понятно, молодой человек”, - диде инде ул үзенчә шаяртып. Шимбә көнне авылга кайткан идем, карыйм, газета килгән. “Алтын тавы башында” дигән башисем астында язмам чыккан. Шунда казынып, төсле металл эзләүчеләрне, шуннан ашаучыларны истә тотып шундый исем куйган. Тагын крематорий турында язган идем. “Фани дөнья тәмугы” дигән башисем куйганы истә.

Искиткеч!

Сәләт инде ул. “Космос белән элемтәгә кереп, төн йокымны йокламыйча синең мәкаләгә башисем эзләп таптым”, - дип сиңа китереп бирә иде инде ул. Ә тел мәсьәләсенә килгәндә, ул радиода да, телевидениедә дә чиста, әдәби булырга, татар теле таләпләренә җавап бирергә тиеш.

Телевидение – карьера буенча үсүгә трамплинмы ул? Телевидениедән чиновниклыкка китеп буламы?

Каян да китеп була инде, ул кешенең үзенә бәйле бит. Әгәр кешенең акылы, сәләте, омтылышы бар икән, әлбәттә, мөмкин. Тик телевидение ул трамплин өчен синнән зур бәя сорый. Син җаныңны телевидениегә сатмасаң, беркем була алмыйсың. Анда иртә-кич, ял юк, аңа чын күңелдән бирелергә тиешсең. Шул очракта гына ул сиңа нәтиҗәсен, әҗерен кайтарчак. Киендең дә экранга чыктың гына түгел. Экран синең уңай якларыңны да, тискәреләрен дә бик яхшы күрсәтә. Акыллымы, наданмы, укымышлымы – экраннан барысы да күренә, камераны алдап булмый. Ул эшчән һәм тырышларны ярата.

Әлбәттә, экраннан күренгән кешене тиз таный башлыйлар. Мин хәзер кая гына барсам да, татар авылларында һаман “Татарстан хәбәрләре”н алып баручы буларак беләләр. “Син яңалыклар алып барган малай бит”, - диләр.

Федераль канал булгач, сездә журналистлар өчен шартлар яхшыракмы?

Юк. Уртача хезмәт хаклары төбәктәге хәлләргә бәйле. Төньяк Кавказ республикалары белән чагыштырганда, бездә хәлләр әйбәтрәк, әлбәттә. Ә Ямал-Ненецк округында бездән күпкә яхшырак яшиләр. Хезмәт шартларын булдыру үзеңнән дә тора. Менә шушы студияне салып куйдык, бераз ремонтлар ясап торабыз. Тик биредә дә ситуация һәр редакциядәге шикелле.

Кадрлар кытлыгы сизеләме?

Яшермим, кеше килә дә, китә дә. Бу шул ук хезмәт хаклары белән дә бәйле. Әйтик, кайчак урамнан кергән кешеләрне дә операторлык хезмәтенә өйрәткән чакларыбыз бар. Өйрәтәсең-өйрәтәсең, аннан алар китә дә бара. Мин моңа тыныч карыйм, урынбасарларым алай ук тыныч карый алмыйлар. Тәгәрмәч шулай әйләнә инде. Кадрлар начар, яшьләр белемсез дип әйтә алмыйм. Юк, акыллылар да җитәрлек. Тфү-тфү, үзебезнең редакциядә уңай атмосфера сакларга тырышам. Аның бәрабәренә дә коллективыбыз шулай укмашкандыр.

Яшь кадрларны әзерлисезме? Хәзер журфактан көчле кадрлар чыкмый дигән сүзләр дә ишеткәлибез.

Мин журфакны сүкмим, әлеге сүзләр белән килешмим. Журфак – Аллаһы Тәгалә тарафыннан журналистикага сәләте булган кешене бер калыпка кертеп, аңа университет белеме биреп чыгару урыны. Университет белеме – һәр яклап белемле, камил шәхес тәрбияләү дигән сүз. Фәлсәфә, этика, психология, әдәбият һ.б. фәннәрне укытып, шундый шәхес формалаштыра торган җир ул. Иманым камил, журналист булып туарга кирәк. Син укытучы һөнәре алып та журналист булып эшли аласың, бернинди проблема юк. Тик әлеге сәләт сиңа салынган булырга тиеш.

Шуңа күрә тегендә-монда әйбәтрәк белгечләр әзерлиләр дигән фикер белән килешмим, аны сафсата дип саныйм. Кайда гына укымасын, безнең бусаганы атлап кергәч, ул белгеч яңадан өйрәнергә мәҗбүр. Безнең үзебезнең стандартлар, эчке таләпләр бар. Монда – зур бер мәктәп, аңа өйрәнергә кирәк. Шуңа күрә без студент чакта ук яшьләрне үзебезгә китереп, әкренләп өйрәтү яклы, шулай итәбез дә. Башта килешүгә алабыз, укып бетергәч штатка урнаштырабыз. Мәскәүгә өстәмә әзерләү курсларына да җибәрә идек, анысы пандемия сәбәпле тукталып торды. Белем алырга теләгән кешегә ярдәм итәргә тырышабыз.

Федераль каналда татарча тапшыру ачтыгыз. Аны карыйлармы? Ихтыяҗ бармы?

Аның үз тамашачысы бар. “Россия 1” каналында бер сәгать милли тапшырулар чыга: башкортча, удмуртча, марича... Барлыгы 50дән артык телдә. Шул бер сәгатьне без хәлдән килгәнчә алып барырга тырышабыз. Ул сәяси яктан да мөһим. Илебезнең төп каналында милли телдә сөйләшү – зур әйбер.

“Татарстан” телевидениесен кемнәр карый?

Яшьләр түгел. Яңалыкларны эшләгәндә дә: “Егетләр, тамашачыгызның кем икәнен истә тотып эшләгез”, - дип әйтәм. Яңалыкларны яңа гаджет чыгудан башларга ярамый. Ярминкәләр үтүдән башларга кирәк. Аудиториябезнең күпчелеге хатын-кызлар, яше 45тән узган, урта социаль катламнан.  

Сез кырыс җитәкчеме?

Төрле чак була. Гаделсезлеккә юл куймаска тырышам. Мин эмоциональ кеше, катырак әйтеп ташлаган вакытлар да бар. Аннан, мин шушы коллективтан чыккан кеше бит инде. Анысы да үз мөһерен суккандыр.

“Кырыктан соң дуслар күп булмый”

Татар телевидениесе русныкы белән чагыштырганда сыйфатсызрак кебек. Бу нәрсә белән бәйле?

Татар каналын нәрсә белән чагыштырып карыйсыз соң? “Яңа Гасыр”ны безнең белән чагыштыру урынсыз. Чөнки бездә эш көннәрендә бер сәгатьлек татар тапшырулары чыга, калганнары рус телендәге яңалыклар гына. Ә федераль рус телеканалларын күз алдына китерсәк, анда күпме контент, продакшн бит! Тапшырулар җитештерүче тулы базар гөрләп эшли. Ул оешмалар сериаллар, ток-шоулар төшерә дә телевидениегә тәкъдим итә, сыйфатлы икән, сатып ала алалар. Аннан үзара килешү төзеп, алга таба даими рәвештә эшләп китәргә мөмкин. “Поле чудес”, “Человек и закон” тапшырулары шулай эшли, аларның аерым конторасы бар.

Ә бездә бер “Яңа Гасыр” ура, суга, җилгә өрә, үзе төяп җибәрә. Ул комбайн шикелле. Татарда контент, җитештерү юк. Ул үзен исән-сау тотар өчен өч каналны 24 сәгать контент белән тәэмин итеп торырга тиеш. Әлбәттә, бу очракта зур сыйфатлар турында уйлау мөмкинлеге әзрәк. Икенче яктан, сыйфатлы әйбернең бәясе дә бар. Шул ук “Голос” тапшыруын карыйбыз, аны “Мосфильм” студиясендә кыйбатлы декорацияләр корып эшлиләр. Аларның декорацияләренә генә миллионнар чыга, долларларда исәплиләр. Әлбәттә, бездә андый мөмкинлекләр юк…

Беләсезме, конфетның хикмәте тышлыгында түгел, тәмендә. Иң мөһиме – ТНВда милли рухтагы тапшырулар чыга. Мәслән, безнең авылдагы өйдә ТНВ гына күрсәтә торган телевизор бар, әни көне-төне шуны карый. Сыйфатсыз да дими, рәхәтләнеп шуларны күзәтеп бара. Минем әни кебек тамашачылар аны кабул итә икән, димәк, алар дөрес юлдан баралар. Үзем дә аларны караштыргалыйм. Татар телендәге музыкаль каналларны да бер-берсенә күчергәләп тыңлыйм.

Телевизордан тагын ниләр карыйсыз?

Өемдә бүлмә саен, барлыгы дүрт телевизор. Кайтып өлгерә алсам, Скабеева белән “60 минут”ны, аннан кичке сигездә “Вести”, үзебезнең яңалыкларны, тугыз тулып киткәч “Мир” каналыннан “Слабое звено” тапшыруын карап бетерәм. Кичке унда телевизорны сүндерәм. Иртәнге якта “Россия 24”дан яңалыклар, ял көннәрендә “Своя игра”, “Следствие вели”, “Вести недели” карыйм. Вакытында карый алмасаң, язмада да карарга мөмкин. Тик язмада карарга яратмыйм, алай күңелем кабул итеп бетерми.

Хәзер кеше телевизор карауны ниндидер начар әйбер итеп кабул итә. Акыллы кешеләр телевизор карамый дигән фикер барлыкка килде. “Зомбиящик” дигән сүзе дә бар...

Телевидениедә эшләгән кеше буларак, моның белән килешмим, әлбәттә. Сез телевизор карамасагыз да, аны карарга мәҗбүрсез. Яңалыклар эзләгәндә барыбер безнең яңалыкларга тап буласыз. Мәсәлән, шул ук “Вконтакте”да алар килеп чыгарга мөмкин. Телевизор карамыйм, китап укымыйм, театрга йөрмим, кинотеатрга бармыйм диюләр хәзер модага керде. Менә хәзерге сәяси ситуациядә барыбер кеше телевизор карый бит, безнең аудиториябез артты. Пандемиянең беренче чикләрендәге күрсәткечләрне дә узып киттек, хәзер халык телевизорны күп карый. ТикТок, Инстаграм, фейсбукларыгыз бетте.

Нигә сез үзегез социаль челтәрләрдә юк?

Ул эш инструменты икән – бер әйбер. Әгәр кешенең гайбәтен чәйнәп утыру урыны икән, анысын кабул итмим. Аларда утырырга вакытымны да кызганам.

Депутат буласыгыз киләме? Чиновник тормышы кызыктырамы?

Юк. Аның хезмәте күпме икәнен беләм. Аралашкан депутатларым бар. Депутат булдым да корсак киереп йөрим дигән сүз түгел ул. Халык белән очрашырга, гозерләрне ишетергә, аларны үтәргә кирәк. Журналист хезмәте шикелле. Берәр темага кереп китсәң, ул проблема сине баса бит, монда да шулай. Депутатлыкка беркайчан да кызыкмадым да, уйлаганым да юк, миңа тәкъдим итүче дә булмады.

Җитәкче булгач, дуслар кимиме?

Җитәкче булгач дусларым кимеде дип әйтә алмыйм. Шул ук даирә, шул ук дусларым белән аралашам. Социаль челтәрләрдә утырмыйм, кешене үземнән ераграк тотам, мин бераз ябыграк кеше. Минем белән якынайган кешеләр берничәү генә, барлыгы 2-3 дустым гына бар. Аннары, кырыктан узгач, дуслар күп булмый. Яшь барган саен аларның саны кими. Син дә үзгәрәсең, янәшәңдәге кешеләр дә үзгәрә.

Гаиләгез, балаларыгыз?

Балаларым дүртәү. Минем икенче хатын бит инде, ике хатынга дүрт бала. Беренчесеннән – өчәү, икенчесеннән - берәү. Ике кыз, ике малай. Олысына 20 яшь, төпчек кызым да мәктәпкә барырга әзерләнә инде. Исән-сау булсыннар.

 

Фирдүс Салих улы Гыймалтдинов (1980 елның 18 апреле, Буа районы, Югары Лашчы авылы) – журналист, медиаменеджер, 2011 елдан «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры. 

1980 елның 18 апрелендә Буа районының Югары Лашчы авылында туган. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетын тәмамлаган (2005).

1998―2002 елларда «Татарстан» дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе корреспонденты, 2002―2005 елларда «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе ачык акционерлык җәмгыятенең программаларын алып баручы.

2005―2007 елларда ― «Татарстан яшьләре» газетасы мөхәррире. Хосусый «Җир сулышы» газетасы ачып, нәшер итә.

2007 елдан «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы – «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясендә: 2007―2011 елларда алып баручы, филиал директоры урынбасары – мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы, 2010―2011 елларда ― телевидениенең мәгълүмати программалар хезмәте башлыгы урынбасары, 2011 елдан ― директоры. «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе 2016 елда «Миллионлы шәһәрләр өчен көндәлек мәгълүмати программа» номинациясендә «ТЭФИ-Регион 2016» бүләгенә лаек була.

Казан дәүләт мәдәният институтының Театр, кино һәм телевидение факультетының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы укытучысы. «Персонал белән идарә итү» фәненнән укыта.

«Буа якташлыгы» иҗтимагый оешмасының хәйрия эшчәнлегенә зур өлеш кертә.

Хикәяләр, шигырьләр, җыр текстлары авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре:

2016 – II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен орденының медале — «телевидение һәм радиотапшыруларны үстерүдәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен»

2018 – Татарстанның атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 апрель 2022
    Исемсез
    Тв кешесенен эше контентлы тапшырулар эшлэу, китап язу тугел. Кайчан моны аңлап, татар халеына кирәкле тапшырулар эшләнер икән ә?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100