Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Августтагы #әдәбисабантуй: бәйгене «җыен» дип атасак, дөресрәк булмасмы?

Шимбә көнне Сабада Әдәби Сабан туе узды – китап сөючеләр үз Сабан туйларын уздырды. Әдәбиятны популярлаштыру максатыннан оештырылган бу бәйрәмгә килүчеләр быел аның атамасы турында сүз кузгатты: бәйгене шулай атау дөресме?

news_top_970_100
Августтагы #әдәбисабантуй: бәйгене «җыен» дип атасак, дөресрәк булмасмы?
Гөлүзә Ибраһимова

Сабалар быел ничәнче Сабантуй уздырды икән? Монысы җәйнең соңгы Сабан туе булгандыр инде. Август җитте бит.

Күп халык катнашкан, ачык һавада узган, капчыкта сикерү, су ташу кебек уеннар булган бөтен чараны бездә «Сабан туе» диләр хәзер. Шундый Сабан туйларының берсенә барып эләккән берәр чит кеше аның асылын аңламый да калыр кебек. Язгы кыр эшләре беткәч тә, урак башлангач та, бакча эшләре беткәч, сыер бозаулагач та үткәрик инде милли бәйрәмнәрне. Башка халыкларда шулкадәр күп һәм төрле чараларны бер үк исем белән атау бармы икән ул?

Әдәби Сабантуйчылар, гаеп итмәгез. Әмма шундый матур әдәби чараны ничектер башкача да атап булыр иде кебек. Күренеп тора, язучылар да, аларның иҗатларын укучылар да бу чараны зур бәйрәм итеп кабул итә.

Күпме мәртәбәле вә хөрмәтле кунаклар җыйгансыз, сәхнәдән унлап исем укылды. Катнашучылар да әз түгел иде, әмма аларны районнар буенча трибуналарга бүлеп утыртканнар, һәм, буш урыннар күп булгач, кеше әз кебек тоелды. Барысын бергә җыеп, өч-дүрт трибунаны шыплап тутырсалар инде. Бирнә җыеп йөргәндә дә бөтен мәйданны әйләнергә кирәкмәс иде.

Аннан, хөрмәтле кунаклар һәм язучылар сәхнә каршында – мәйданның икенче ягында утырды. Исемен ишеткән кеше, мәйданны урап, сәхнәгә менәргә тиеш иде. Шулай мәйдан буйлап чабып йөрүләр булды.

Былтыр Әдәби Сабан туе беренче тапкыр Арча районында узды. Монда, аңлавыгызча, әдәби марафонга нәтиҗә ясала, җиңүчеләр билгеләнә. Ачык һавага чыкканчы бу бәйрәм «Пирамида», «УНИКС» кебек залларда уза иде. Проект авторы Раил Гатауллин сүзләренчә, катнашучылар саны ике меңнән артып киткәч, чараны ачык һавада үткәрергә уйлаганнар.

Сабан туеның максаты – китап сөйгән, укыган, яраткан кешеләрне бергә җыю, дуслаштыру һәм татар китабының дәрәҗәсен күрсәтү. Ачык һавада үткәрергә уйлаган вакытта Сабан туе яки җыен итеп оештыру вариантларын караган идек. Милли бәйрәмебез Сабан туе булгач, шул вариантны сайладык, – дип аңлатты ул.

«Әдәби» һәм «Сабан туе» – икесе дә олы сүзләр, икесе янәшә торгач, бер-берсен кечерәйтә кебек»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Сания апа Әхмәтҗанова исә «җыен» дип атауны кулайрак күрә.

Мин бу бәйрәмне көтеп алам. Бу – минем иң яраткан Сабан туйларының берсе. Берсе – туган авылымдагы бәйрәм, икенчесе – иҗатымны яратучылар, китапларымны укучылар белән очрашу. Мин үзем дә әдәби марафонда катнашам. Минем китапларны кемнәр укыганны күзәтеп барам, аларның язмаларын социаль челтәрдәге аккаунтыма күчереп куям. Бу – язучыны пропагандалауның иң яхшы ысулы. Монда балалар да, олылар да катнаша. Аудитория, нигездә, укытучылар, китапханәчеләр – минем һөнәр белән бәйле кешеләр.

Без – бер төркем язучылар сөйләштек тә, «әдәби Сабан туе» дигән сүзтезмәнең «Сабан туе» өлешенә карата фикерләр белән уртаклаштык. Юлда шул турыда сөйләшеп килдек. «Җыен» дип атасак, ничегрәк булыр иде икән? «Әдәби» һәм «Сабан туе» – икесе дә олы сүзләр, икесе янәшә торгач, бер-берсен кечерәйтә кебек. Сабан туйларыбыз болай да күп бит инде. Социаль челтәрдә әдәби күзәтүчеләрнең дә бу турыда фикерләрен очраттым. «Бөтен чараны да «Сабан туе» дип атамагыз инде. Шундый зур чараны оештыра алгансыз, ә башка исем табып булмыймы?» – дип язучылар бар иде. Көтеп алган балага дөрес исем куша белмәгән, дигән фикер ишеткән идем, менә шуның белән күпмедер дәрәҗәдә килешәм.

Әдәби марафон һәм аның йомгагы – балаларны китап укуга җәлеп итү өчен бик үтемле ысул. Язучылар белән укучыларны очраштыру өчен бик әйбәт чара. Минем бу бәйрәмне көтеп алуымның бер сәбәбе шул, – дип сөйләде Сания ханым.

«Әдәбиятта да Сабан туе булырга тиеш»

Бер мизгел миңа нык ошады – балалар мәйданга язучылар белән кулга-кул тотынышып чыкты. Авылда мәктәптә укыган вакытта язучыларны тотып карау түгел, күрү дә зур бәхет иде. Китап битләрендә күренгән кешеләр бөтенләй башка төрле булырга тиеш кебек иде. Балалар өчен бу – чыннан да истә калырлык мизгел булгандыр. Сәхнә янында бер кызны кулыннан җитәкләп торган Фәнил Гыйләҗев: «Хәзер мәйданга чабышкы атлары чыга», – дип елмайды.

Нәбирә апа Гыйматдинова кечкенә кыз белән мәйданны әйләнеп чыкканнан соң, аның кулына бәләкәй генә бүләк тә тоттырды дип күреп калдым.

Әлбәттә, мондый очрашулар, җыеннар безнең халык өчен бик кирәк. Татар китабын укымыйлар, дип зарланырга яратабыз, ләкин зарланып утырып кына бер эш тә бармый бит. Кемдер, нәрсәнедер кыймылдатырга тиеш. Бу җыеннар бала күңелендә мәхәббәт уята. Мәктә балалары өчен бу – олы бәйрәм. Районнарда, Казанда үткәрелә торган Сабан туйлар күбрәк олылар өчен оештырыла, ә монда балаларга игътибар күбрәк. Бүген шушы мәйданнан бәләкәй кызчыкны җитәкләп бардым. Аның кулында татар китабы иде. Бу көн баланың күңелендә мәңгегә калачак.

Әлбәттә «Сабан туе» ул – гомуми исем инде. Әдәбиятта да Сабан туе булырга тиеш. Моны киң мәгънәдә дип кабул итәргә кирәк. Монда балалар еллар буе укыган әсәрләрнең уңышын җыеп ала. Бу эш алга таба да дәвам итсен иде. Раил Гатауллин кебек егетләребез күбрәк булсын иде. Мондый бәйрәмне оештырып чыгу бер дә җиңел эш түгел бит. Мин бу чараны чыннан да зур бәйрәм итеп кабул итәм, – диде ул.

«Язучылар юк дип булмый, китаплар чыгып тора, тик укучыны җәлеп итәргә кирәк»

Рәсми сүзләр, котлаулар әйтелгәч, җиңүчеләрне бүләкләү башланды. Беренче урында – Саба районы, икенче – Арча районы, өч һәм дүрттә – Апас белән Әлмәт. Районнан килгән бөтен кеше сәхнәгә чыга, һәрберсенә бүләкләрне тапшыралар. Һәр кешегә бүләген тоттырып чыгу өчен дә вакыт кирәк. «Сәхнәгә Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла чакырыла», – дип игълан итсәләр дә, ул үзе бу чарада юк иде бугай. Аның урынына урынбасары Илсөяр апа Иксанова иде.

Сәхнәдән җырлар да яңгырады, мәйданда капчык белән сикерү, чүлмәк вату, кашык белән стаканга су тутыру кебек уеннар да булды. Катнашучыларның 90 проценттан артыгы, әлбәттә, хатын-кызлар иде. Ир-атлар да юк түгел.

Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылыннан математика укытучысы Равил Кәримов Гүзәл Галләмова, Айгөл Әхмәтгалиева, Ләйлә Дәүләтова, Роберт Миңнуллин иҗатын яратып укый икән. Соңгы өч әдәби марафонда катнашкан.

«Мәхәббәт тематикасына әсәрләр, криминал укырга яратам. Поэзияне дә яратам. Кышкы озын кичләрдә вакыт күп була, җәй көне дә вакыт табарга тырышам. Бу җәйдә Айгөл Әхмәтгалиеваның «Хәния» китабын укыдым. Теләк булса, укырга вакыт табыла. Язучылар юк дип булмый, китаплар чыгып тора, тик укучыны җәлеп итәргә кирәк. Минем арттан улым да марафонда катнаша башлады. Үрнәк күрсәтергә кирәк», – дип сөйләде ул.

Равил абыйның тормыш иптәше Зөлфия апа да укытучы булып эшли икән – татар телен укыта. Аның да марафонда катнашу нияте бар. «Улыбыз да катнаша, мин дә тырышырмын инде», – дип елмайды ханым.

«Укыйм да елыйм»

Алар белән сөйләшеп торганда, бер апа: «Сеңлем, без 7 марафонда катнаштык», – дип, җитәкләп диярлек үзләре янына алып китте. Балык бистәсе Олы Солтан авылы китапханәчесе Рамилә апа Сөнгатуллина язучылар белән шундый очрашу мөмкинлеге булуга бик шат иде.

«Мин үзем Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадырова, үзебезнең авыл язучысы Фәүзия Солтанны яратып укыйм. Безнең авылда урын өстендә ятучы бер әби бар. Унар китап итеп бирәм, барысын да укып бара», – дип сөйләде ул.

Марафонда катнашучыларның иң өлкәненә 86 яшь икән, иң яшь катнашучы – өч яшьлек кызчык. Аларга махсус медальләр дә тапшырдылар.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен тагын бер яңалык булды. Алар өчен яңа интернет-радио эшли башлады. Бәйрәмдә «Белем» радиосының эшенә старт бирелде. Бер төймәгә басуга, «бах» итеп эшләп тә китте.

Чүлмәк ватарга чиратта торган Кифая апаның карты былтыр бакыйлыкка күчкән. Ул шигырьләрдә юаныч таба.

Күзләр начар күргәч, китапларны көндез укыйм. Гөлсинә Галимуллина, Зифа Кадырова, Нәбирә Гыйматдинованы яратып укыйм. Үзебезнең гади язучыларны яратам. Мондый чаралар гел булып торсын иде. Олы яшьтә булсак та, гел барып торыр идек. Балам, мин ялгыз яшим. Былтыр бабаем үлеп китте. Авыр вакытларым әле. Мин шигырьләр укырга да яратам. Кайбер шигырьләр безнең турыда кебек. Укыйм да елыйм», – дип сөйләде ул.

«Җиңел, «бытовой» әсәрләр актуаль»

Арча районы Пешәнгәр авылыннан килгән Илмира апа Низамова гаилә фермалары турында сөйләде. Эшләре күп булса да, монда килмичә кала алмаган.

«Әдәби марафонда күп тапкырлар катнаштым инде. Роберт Миңнуллинны, Фәнил Гыйләҗевне яратып укыйм. Фәнил белән бүген фотога да төштем. Мин төннәрен укырга яратам. Хәзер телефонда барысы да бар бит инде, күбесен шуннан укыйм. Мондый бәйрәмнәр дә бик кирәк. Кырык эшне кырык якка ташлап, Сабага килдем. Бик күңелле ясаганнар. Кызым да минем белән килде әле, ул да ел саен марафонда катнаша», – дип сөйләде зәңгәр күзле ханым.

Менделеевскидан килгән Гөлсем апа Фәрдиева тамак ялгап утыра иде. Әдәби марафонда беренче тапкыр гына катнашкан әле. «Менә китапханәче Гөлназыбыз өндәде инде, – дип, күршедә утырган апага ишарәләде. – Нинди китап бирә, барысын да укып барам. Зифа Кадырова, Нәбирә Гыйматдинова, Фоат Садриев китапларын яратып укыйм. Әйбәт китап булса, төннәр буе да йокламыйм. Елый-елый укыган китаплар да бар», – диде ул.

Ул да бу бәйрәмне башка төрле атау яклы. «Бу бәйрәмне «Сабантуй» димәсәләр ярар иде, икенче төрлерәк исем бирсәләр, әйбәт булыр иде, дип уйлыйм», – диде Гөлсем апа.

Китапханәче Гөлназ апа Хафизова укучыларның китапханәгә йөрүенә шөкер итеп куйды.

«Халык җиңел укыла торган повестьлар сорый. Хикәя дә түгел, артык күләмле роман да түгел, нәкъ менә повесть сорыйлар. Шундый җиңел, «бытовой» әсәрләр актуаль. Балалар өчен ике телдә чыккан китаплар отышлы. Мин үзем саллы, классик әсәрләрне яратам, җиңелчәләрне кабул итмим», – диде китапханәче апа.

Апа-абыйлар гына түгел, яшүсмерләр дә күзгә чалынды. Трибунаның арткы рәтендә берүзе генә утырган кыз янына күтәрелдем. Зилә Йосыфҗанова быел җиденче сыйныфка бара. Тукайны укырга ярата.

«Берничә язучыны күрдем, автографлар бирәләр иде, без барып өлгермәдек шул. Таныган язучылар да бар. Берсен күргән идем, әмма исемен оныттым», – дип елмайды ул.

Ул вакытта сәхнәдә әдәби көрәш башланган инде. Башта балалар, аннан олылар сүз көрәштерде. Трибуналарда кешеләр нык сирәгәйгән иде инде. Минем артта утырган бер апа: «Монда чын китап сөючеләр калды», – дип куйды. Китап сөючеләр һәм әдәби көрәштә катнашкан райондашын көткән кешеләр калды.

«Әдәби марафон – 2022» җиңүчеләре

Балалар арасында беренче урынга Альзана Шәфигуллина лаек булды.

Гран-при иясе – Саба районыннан Алисә Гыймадиева. Беренче турда ул Һади Такташның «Алсу» поэмасыннан өзек сөйләде, икенчесендә Әнгам Атнабаевның «Гөлчәчәккә» дигән шигырен тәкъдим итте. Якташ язучысы Гөлсинә Галимуллинаның иҗаты белән таныштырды.

  • Быел әдәби көрәшнең онлайн этабында катнашу теләген белдереп, 60 кеше гариза җибәргән. Сайлап алуның онлайн этабыннан соң, балалар арасында 16 һәм олылар арасында 16 финалист билгеләнгән.

Балалар арасында финалистлар:

  1. Айсылу һәм Нурислам Дәүләтшиннар (Казан шәһәре)
  2. Диләрә Сөнгатова (Буа районы)
  3. Алинә Ганеева (Арча районы)
  4. Азалия Гыйльметдинова (Арча районы)
  5. Ләйлә Шәйдуллина (Сарман районы)
  6. Альзана Шәфигуллина (Сарман районы)
  7. Айзирә Әюпова (Әлмәт районы)
  8. Зифа Мөхәммәтҗанова (Казан шәһәре)
  9. Зәлия Әхмәдуллина (Арча районы)
  10. Камилә Вәлиева (Апас районы)
  11. Кәрим Сагитов (Казан шәһәре)
  12. Динә Әфризунова (Свердловск өлкәсе)
  13. Алинә Сәмитова (Буа районы)
  14. Айзилә Сабирова (Казан шәһәре)
  15. Әминә Вәлиева (Казан шәһәре)
  16. Азалия Гайнетдинова (Балык Бистәсе районы)

Өлкәннәр арасында финалистлар:

  1. Рәмзия Мусина (Яңа Чишмә районы)
  2. Гөлчәчәк Галимова (Тәтеш районы)
  3. Зөлфирә Ситдыйкова (Башкортстан республикасы, Дүртөйле районы)
  4. Регина Әбүдарова (Актаныш районы)
  5. Халидә Ихсанова (Сарман районы)
  6. Эльмира Рәсүлева (Әгерҗе районы)
  7. Эльмира Муллаянова (Актаныш районы)
  8. Роза Хәйретдинова (Зәй районы)
  9. Әлфия Мостафина (Казан шәһәре)
  10. Алисә Гимадиева (Саба районы)
  11. Нурсәнә Хөсәенова (Түбән Кама районы)
  12. Ольга Афонова (Түбән Кама районы)
  13. Чулпан Шәйхуллина (Зәй районы)
  14. Наил Нурыев (Башкортстан республикасы, Мәчетле районы)
  15. Энҗе Әхмәтшина (Саба районы)
  16. Адилә Әхмәтҗанова (Арча районы)

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100