Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар шагыйреннән татар баласына татар шигыре: «Бегемот, бегемот – беркемгә тими, вот!..»

Язучы Рафис Корбанның Әдәби ел йомгаклары өчен Балалар әдәбияты буенча чыгышы.

news_top_970_100
Татар шагыйреннән татар баласына татар шигыре: «Бегемот, бегемот – беркемгә тими, вот!..»
Рамил Гали, Салават Камалетдинов, Султан Исхаков, Абдул Фархан

Балалар әдәбияты турында чыгыш ясар өчен Татарстан китап нәшриятыннан соңгы 2 елда чыккан китаплар турында белешкәч, балалар әдәбияты редакциясе нигездә мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен китаплар чыгаруга күчкән икән, дигән нәтиҗә ясадым.

Күзәтүне иң нәниләр өчен төрле фигуралар рәвешенә кертеп, рәсемнәр белән бизәп чыгарылган китаплардан башлыйк. Кызганычка, бу китапчыклардан аларның авторлары иҗаты хакында ниндидер сүз әйтүе кыен. Мәсәлән, «Тылсымлы дөньяда» дигән китапчыкта Әлфия Әбдерәшитова дигән авторның шул исемдәге бер язмасы урнаштырылган. Бу язма турында шигырь дип тә, шигырь белән язылган әкият дип тә әйтүе читен.

Әкиятнең беренче страфосы:

Сәфәр чыксаң бик борынгы

Әкияти дөньяга,

Аптырап карап торырсың

Барып килсәң син анда.

«Бу нинди белиберда?» дигән сорау туа.

Икенче строфасы:

Укымышлы мәче йөри

Урман сарыгы белән.

Мәче әкият сөйли, ди,

Сарык ашый, ди, үлән.

Бусы инде – Пушкинның «Руслан и Людмила»сыннан, аның:

«У лукоморья дуб зелёный;

Златая цепь на дубе том:

И днём и ночью кот учёный

Всё ходит по цепи кругом», дигән юллары түгелме соң? Монысы инде плагиат дип атала.

Лилия Нурлы-Нуриеваның «Дәү әнидә кунакта», Таһир Шәмсуаровның «Җырчы чикерткәләр» китапчыклары ике авторның да сигезәр шигырен туплаган. Китапчыкларда әдәби табыш булган шигырьләр тапмадым. Балалар шигыре күргәнне сөйләп чыгу гына булырга тиеш түгел. Анда бала күңелендә кала торган бер-бер хикмәт булырга тиеш.

Быел чыккан җыентыклардан Резеда Фәрхетдинованың «Урам керми уйга» китабы җыйнак, кыска һәм шигъри табышлары булуы белән күңелдә калды. Бер шигыре генә кәефне кырды: беренче биттә үк бирелгән «Кышкы алмалар» шигыре минем иң беренче китапчыгымдагы «Оча торган алмалар» шигыренең кыскартылган варианты булып чыккан.

Вазыйх Фатыйховның «Киез итекле каз» дигән шигырь китабында, гәрчә ул нәниләргә адресланган булса да, нәниләр шигыре тапмадым. Ул, киресенчә, тулысы белән әбиләр, бабайлар, дәү әни-дәү әтиләргә багышланган язмалардан тора. Соңгы биттәге китапка исем итеп алынган язмасы хәтта Сталин бабай заманнарында мәктәп дәреслекләрендә урын алырлык «классик» дәрәҗәдәге шигырь булып чыккан:

Безгә сабый итеп карамагыз,

Сүзебездә бик нык торабыз.

Изге максатларга тугры калып,

Бәхетле, шат тормыш корабыз!ди автор.

Уенчык китаплардан, Татарстан китап нәшрияты татар халык әкиятләре белән беррәттән, авторлар язган әкиятләр дә тәкдим итә. Флёра Мәрдәнованың «Гармунчы бакалар» белән Гөлнара Хәйдәрованың «Аю баласы Тәп-Тәп» китаплары шундыйлардан. Ике автор да нәниләр кызыксынып тыңларлык әкиятләр язган, дип әйтергә була. Берсендә – бер, икенчесендә тугыз әкият. «Тәп-Тәп»не баласына әнисе укый торган булса, «Гармунчы бакалар»дагы әкиятләр инде укый белә торган балаларга адреслана. Соңгысы шактый ук талантлы каләм белән язылган, балалар кызыксынып укый торган китапчык булып чыккан.

Татарстан китап нәшриятының балалар өчен чыгарган китаплары арасында Фирдәвес Әһлиянең «Әнием ачкычы» дигән әкиятләр китабын, Нәкыйп Каштановның «Кем хәйләкәррәк?» дигән бәләкәй хикәяләрен һәм Айсылу Имамиеваның «Швециядән килгән Эрик» дигән повестьлар китабын атап үтәргә кирәк. Һәр өч китап турында да бары тик хуплау сүзләре генә әйтәсе килә. Беренче китапта Фирдәвес Әһлия нәниләрне мавыктыргыч әкиятләр белән сөендерә. Ә Нәкыйп Каштанов китабында табигать, кош-кортлар, хайваннар дөньясы турында сөйләүче 26 хикәя урын алган. Аларның һәрберсе укучы баланы кызыксындыра торган, нинди дә булса бер вакыйганы тасвирлауга корылган, кыска һәм җыйнак хикәя булып чыккан. Хикәяләрнең балаларда табигатькә, кош-кортлар, хайваннар дөньясына мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Ххх

Шигырь китапларына килгәндә, кызганычка, аларның соңгы елда бик аз чыгарылуын әйтеп үтәргә кирәктер. Балалар әдәбиятының классик фондын тәшкил иткән әсәрләр бөтенләй дә дөнья күрмәгән. Бүгенге нәниләр Тукай белән Җәлилдән кала башка балалар шагыйрьләре барлыгын – балалар өчен иҗат иткән Бари Рәхмәт, Зәкия Туфайлова, Зыя Мансур, Шәйхи Маннур, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан кебек шагыйрьләрне, хәтта Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин, Рөстәм Мингалим, Әминә Бикчәнтәева кебек балалар шагыйрьләрен белми үсәләр дип танырга туры килә. Без балаларыбызны татар итеп үстерергә телибез икән, аларда беренче чиратта нәкъ менә шушы классикларыбызның әсәрләре аша туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Урыслар нәкъ шулай эшлиләр дә: балалары ясле яшеннән үк Агния Барто, Корней Чуковский, Самуил Маршак, Сергей Михалков, Борис Заходер, Ирина Такмакова кебек шагыйрьләренең шигырьләре аша тәрбия ала. Бари Рәхмәтнең тууына – 125, Зәкия Туфайлованың 115 еллыгы уңаеннан китапларын чыгарганда начар булмас иде югыйсә.

Соңгы ике елда балалар өчен чыгарылган шигырь җыентыклары әллә ни күп түгел. Шулардан Марсель Галиев, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех, Мөҗәһит, Эльмира Шәрифуллина китапларын атап үтәргә мөмкин.

«Балалар шигъриятенә ул, күрше бакчасына койма аша сикереп, алма урларга төшкән малай шикелле генә кереп чыга»

Марсель Галиевнең төп иҗаты балалар шигърияте түгел. Балалар шигъриятенә ул, күрше бакчасына койма аша сикереп, алма урларга төшкән малай шикелле генә кереп чыга. Бу китабын да проза иҗат иткәндә ял итеп алган араларында язган шигырьләрен, өстәл тартмасында әрәм булып ятмасыннар әле, дигәннән генә әзерләп чыгаргандыр, дигән уй туа.

Марсель – талантлы язучы, начар шигырь яза алмый. Шуңа күрә бу җыентыкка кергән шигырьләре дә тел-теш тидерерлек түгел, әйтергә теләгән фикерен җиренә җиткереп әйтеп биргән. Һәр шигырендә сурәт тудыра алган. Аның шигырьләрендә «Судагы балыклар күлгә төшкән Айны чайпалдырып йөзә», «Күкеләр малайны санарга өйрәтә», «Сандугачларның көлешүен кешеләр, сайрый, диләр», «Болытлар күктә мәтәлчек атып уйный», «Тургай ак нурлар сиртмәсендә атына», «Тукран йоклаганда төшендә йолдыз чукый», «Тилгән күккә кадакланып тора», «Буранның ак койрыгы бәкедә туңып калган»... Моның ише сурәт-чагыштырулар һәр шигырьдә шыплап тулган. Марсельдә алар күп. Ул башкача яза да белми бугай.

Шулай да Марсельнең шигырьләре гадәттәге балалар шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләргә охшамаганнар. Алардагы бөтен шаян-шуклык беренче чиратта әнә шул сурәт ясауга хезмәт итә. Балалар шигырендәгечә тигез ритмлы, рифмалары уйнап торган, йөгерек, җиңел укыла торган тел белән язылмаганнар. Нәниләр шигыре иң элек балага әнә шулай йөгерек телле шигырьләр белән туган телне өйрәтүдә ярдәмлек булып хезмәт итәргә тиеш.

«Татар теле бака теле белән тиңләштерелә. Татар телен белмәгән, димәк, бака телен дә белми»

Балаларга тәкъдим ителгән икенче шигырь китабы – Йолдыз Шәрәпованың «Тәмле сүзләр»е. Тышлыгындагы рәсемнәрне күргәч, күңелгә өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, сумса, кош теле, кәнфит турында шигырьләр китабыдыр, дигән уй килә. Шул исемдәге шигыре дә бар. Ул тәмле сүзләр – «Матурым», «Күз нурым», «Бәгырем», «Җан кисәгем», «Алтыным», «Җимешем», «Балакаем» дигән сүзләр икән. Чынлап та тәмле сүзләр. Китап Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән нәшер ителгән һәм Йолдызның телебез, динебез, гореф-гадәтләребезгә багышланган шигырьләрен туплаган китап, дип күрсәтелгән. Чынлап та шундый китап булып чыкканмы соң?

83 битле китап. 100 граммлы, офсет кәгазьдә, төсле матур рәсемнәр белән бизәлгән 56 шигырь. Берсе хәтта әкият дип тә күрсәтелгән. Шигырьләр асылда туган тел, ватан, туган як, татар халкы, аның гореф-гадәтләре, бәйрәм-йолалары турында. Заманча, көн кадагына суга торган темалар. Ләкин минем күңелдә шигырьләрне укудан бернинди дә шатлык хисе тумады. Ничектер коры шигырьләр. Җырлап тормый торган. Кытыршы. Артык акыллы итеп язылганнар. Балаларга хас шаян-шуклык юк. Һәр шигырьне сүтеп җыярга була. Җыйган чакта сүзләрне автор язган урынга түгел, башкачарак куеп, җырлап тора торган итеп җыясы килә. Күп шигырьләр акыл сатуга гына кайтып кала. Хикмәте юк. Башыннан ахырына кадәр, беренче сүзеннән соңгы сүзенә кадәр ялганып бара торган логик фикер агышы юк.

Әйткәннәрне мисаллар белән күрсәтеп үтәргә кирәктер, әлбәттә. Иң беренче итеп бирелгән «Туган тел» шигырен алыйк:

Татарча белгән балалар

Тәртипле була алар.

Була акыллы, әдәпле,

Бары күркәм гадәтле.

Булалар туры сүзле,

Булалар нурлы йөзле,

Намуслы була алар,

Иманлы була алар –

Туган телләрен яраткан,

Әйбәт белгән балалар!

Татарча белгән бала гына әйбәт була, дигән фикер үткәрелә. Ә чынлыкта шулаймы соң? Күңелгә Шәйхи Маннурның туган тел турында шигыре килеп баса.

«Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел!

Икесе дә – безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел! – дигән бит Шәйхи бабай. Ә Йолдызда – тоташ санап чыгу! «Ә шигырь кайда?» – дигән сорау туа.

Менә «Төш» дигән шигырь:

Беркөн Тукай төшләремә керде!

Усал итеп, күзләремә карап:

– Нигә телне сакламыйсыз? – диде, –

Бетәсез ич, буласыз бит харап!

Төшләремә түгел, төшкә генә кергәндер инде ул. Әллә ничә төш күргән микәнни? Тукай төшкә керде, дип әйтү дөресрәк булдадыр. Хәтта:

Беркөн Тукай керде төшемә,

Усал итеп карап күземә,

Нигә телне сакламыйсыз, дип,

Бәреп әйтте шунда йөземә, – дип үзгәртеп язасы килеп китте.

Уяндым да уйга батып яттым.

Тәрәзәмә килде тулган Ай.

Ай нурыдай, татар халкын шулай

Барлап тора мәллә ул Тукай?! – ди Йолдыз.

Тәрәзәдән тулган Айны күргәч, Тукайның татар халкын барлап торуы турында искә төшерү ничектер наив, ясалма булып чыккан түгелме соң?

Йолдызның шигырьләре йә кирәгеннән артык озын һәм көпшәк килеп чыга; йә кыска һәм ясалма, наив.

Менә КУРАЙ дигән шигырь:

Бабамнардан килгән моңнар

Саклана бу курайда.

Уйный белгән кеше өчен

Курай бик нык кулай ла.

Кулларыма курай алып,

Мин шул моңны өләшәм.

Борынгы бабамнар белән

Моң телендә сөйләшәм.

Ярый, курай моң чыгару өчен бик кулай уен коралы булсын, ди. Ләкин курайда уйнап ничек итеп борынгы бабайлар белән сөйләшеп була? Алар юк бит инде, үлеп беткәннәр. Киресенчә, борынгы бабайлардан калган моңнарны чыгарып буладыр ул курайда уйнап. Җитмәсә, рәссам китапта курайчыны кураен балаларга түгел, ә сарыкларга уйнап торган итеп күрсәткән. Кайда монда логика?

«СИЗГЕР БАКАЛАР» шигырендә малай, бакалар телен өйрәнер өчен яшел күлмәген киеп, күл буена төшеп китә. Ни өчен яшел күлмәк? Яшел бакалар янына төшкәнгәме? Яшел күлмәк кидергәч, алга таба ул нишләп «атмый»? Стенада эленеп торган мылтык турында язылгач, ул әсәрдә атмыйча калырга тиеш түгел, дигән Чехов бабай. Малай бакалар телен аңлый алмыйча кайтып китә. Әбисе аңа, бакалар сиңа серләрен чишмәгәннәр, ди. Нинди сер турында сүз бара соң?

«Әллә чынлап та бакалар

Миннән көлделәр микән?

Татарча белмәгәнемне

Кайдан белделәр икән?» – дигән резюме чыгарып куя автор-малай. Әнә шулай, шигырь ахырында бакалар телен өйрәнергә күл буена төшкән малайның татарча белмәве ачыклана. Татар теле – бака теле белән тиңләштерелә. Татар телен белмәгән, димәк, бака телен дә белми. Ирексездән, «Татарча белми торган малай ничек итеп дүрт строфалы бу шигырьне татарча укып чыга алыр икән соң?» дигән сорау туа. Монда логика кайда?

Кыскасы, китаптагы һәр шигырь турында да шундый сорауны бирергә була. Бу – авторның шигырьләрен эшләп бетермичә, укучылар игътибарына тәкъдим итәргә ашыгуы хакында сөйли. Редакторлар алдына да, «Кая караганнар?» дигән сорауны куясы килә.

Ленар Шәехнең чыккан «Алдамыйм! Не лгу!» дигән китабын укып чыккач та күңелдә канәгатьсезлек хисләре утырып калды.

«Туган телем» шигырендә мескен туган тел йә әкиятләрдә торып калган, йә бишек җырына күчкән, йә әнисе аша малайга килеп җиткән. Туган телнең әһәмияте Тукай шигырендәгечә иттереп күрсәтеп бирелми, бары тик ана телендә сөйләшергә чакыру белән генә төгәлләнә.

«Мин кем малае?» шигырендә малайның әтисе кебек һөнәрле булуы әйтелә. Ә әни малае дигәндә, аның өчен савыт-сабаның кем тарафыннандыр юылып куелган булуы кирәк. Дәү әни малае буларак, ул камыр баса. Дәү әти малае буларак – тыйнак. Шигырь шуларны санап бару белән килә дә, «Миндә яши милләтемнең Иң асыл сыйфатлары» дигән резюме белән тәмамлана. Монда кайда мантыйк? Логика? Шигырь кайда?

Инде китапка исем биргән «Алдамыйм» дигән шигырьгә килсәк, анысын бөтенләй «шигырь булудан ерак» дип әйтергә ярый торгандыр. Монда хайваннар, кош-кортлар, Ленар белгән бөтен тереклек ияләренең ни эшләве санап чыгыла. Попугай – сөйләшә, Арслан – көрәшә, Көнгерә – сикереп йөгерә, Боланнар – чабалар, Шөпшәләр – чагалар, Зубрлар – сөзәләр, Балыклар – йөзәләр... Барысын да санап чыгыйммы, әллә җитеп торырмы? Менә шулай санап килә-килә дә, Бегемотның ни эшләгәне белән бетә. Нишли дисезме? Бегемот, бегемот – беркемгә тими, вот!.. Ә шигырь кайда?

Шигырьләрне сүтеп-җыюны шушында туктатырга кирәктер. Чөнки кайсы шигырьне генә алып укысаң да, күңелдә канәгатьсезлек тойгысы кала. Беренчедән – шигырьләр озын; икенчедән – көпшәк, Марсель Галиев шигырьләрендәге кебек ялтырап торган сурәтләр тыгызлыгы юк; дүртенчедән – алган темалары ачылып бетми, логик эзлеклелектә эшләнеп бетмәгән. Үзенчә юмор ясарга, сүз уйнатырга тырышса да, алар йөгерек тел белән килеп чыкмаганнар, алынган теманың шигъри сурәтен тудыра алмаганнар. Ленар дус авыр кабул итмәсен, бик затлы итеп чыгарылган китаптан затлы шигырьләр укыйсы килә. Җитмәсә, шул шигырьләр аша без балаларны туган телгә мәхәббәт белән тәрбияләргә тиешбез.

Быел дөнья күргән җыентыклардан Мөҗәһитнең «Куаныч» һәм Эльмира Шәрифуллинаның «Кояш сөте» китапларында да мин ахырынача эшләнгән, әйтергә теләгән фикере ачыкланган, ясалмалылыктан ерак торган шигырьләр күрергә теләгән идем. Ләкин, кызганычка, бу ике авторны да өметләремне акладылар дип әйтә алмадым. Мин аларда татар балалар шигърияте антологиясенә теркәп куярлык үрнәкләр күрмәдем.

Татар балалар әдәбияты авторларга һәм әсәрләргә бай дисәк тә, соңгы елларда балалар әдәбиятына яшь язучылар килмәве күңелне борчый. Безнең хәтта Абдулла Алиш исемендәге премияне бирергә дә кешебез калмаган икән. Быел Алиш туган көнне яңа лауреатсыз гына билгеләп үттек. Гомер бакый әдәбиятыбызның киләчәген балалар матбугаты – «Яшь ленинчы» («Сабантуй») һәм «Ялкын» журналы тәрбияләде. Бу басмалар хәзер дә бар. Чаллыда «Көмеш кыңгарау» аларның традициясен дәвам иттерә дә шикелле. Ләкин бүгенге «Салават күпере»н дә, «Сабантуй» белән «Ялкын»ны да без шул вазифаны башкаралар дип әйтә алмыйбыз. Ә инде балаларыбызны әдәбият белән тәрбияләргә теләсәк, иң элек балалар әдәбиятына, балалар өчен иҗат иткән классикларыбызның әсәрләрен китап итеп бастырып чыгаруга игътибарны арттырырга тиешбез. Чөнки язучы иң элек балалар матбугатын укып каләм чарлый, әдәбиятка балалар әдәбияты аша килә. Балалар әдәбияты турында кайгырту – ул телебез турында, милләтебез турында кайгырту да.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 декабрь 2022
    Исемсез
    Балалар белмичә кала торган шагыйрьләрдән берсе - Әминә Бикчәнтәеваның «Туп» шигыре бар: «Әминә елый үкереп,/- Тубым суга төште, - дип./– Чү, Әминә, елама:/Туп батмый ул елгада». Бусы инде – Агния Бартоның «Мячик»: «Наша Таня громко плачет:/Уронила в речку мячик./- Тише, Танечка, не плачь:/Не утонет в речке мяч». Әбдерәшитовадан аермалы буларак, бу плагиат булып саналмый, күрәсең.
  • 28 декабрь 2022
    Исемсез
    Анализ төпле, дәлилле ясалган. Әлбәттә, балалар өчен язучыларның ошбу темага шундый җиңелчә мөнәсәбәте, карашы - бик кызганыч, күңелсез хәл.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100