Йолдыз Миңнуллинаның шигърият киче: «Күзем ачкан идем – дөнья матур кешеләр белән тулы»
Милли китапханәдә Йолдыз Миңнуллинаның шигырь кичәсе узды. Тамашачылар арасында безнең хәбәрчебез дә бар иде.
Йолдыз Миңнуллина шигырь сөючеләргә «Кич» дип аталган шигырь кичәсе бүләк итте. Шагыйрә шигъриятен тамашачыга җиткерү өчен «Моң» театраль мәйданчыгын сайлаган. Бу табигый, чөнки ул үткән сезонда әлеге мәйданчыкның кураторы иде. Кураторлыкны ул режиссер Туфан Имаметдиновтан кабул итеп алды.
Милли китапханә түләүсез уздырылган чараларына регистрация ясый. Йолдыз Миңнуллинаның шигырьләрен тыңларга да регистрация үтеп кердек. Кеп-кечкенә зал нәрсә инде ул – тиз генә тулган да ябылган да. Кыскасы, кем белгән – шул килгән!
Керүчеләргә матур касәләрдән үләнле чәй эчәргә тәкъдим ителә. Чәең белән түгәрәк биек өстәл янына утыра аласың яки, традицион залдагы кебек тезелгән берничә рәт урындыкларга утырасың. Урындыклар алдына идәнгә утырырга да мөмкин. Шигырь укыган Йолдыз белән бер рәткә – бераз читкәрәк тә утыра аласың. Яки артта басып торып та тыңларга мөмкин. Кыскасы, үзеңне кайда һәм ничек тоясың – шулай утыра аласың.
ххх
«Кич» дип аталган шигърият киче Йолдыз Миңнуллинаның Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева һәм Алмаз Муллаянов башкаруындагы җыры белән башланып китте. Аннары «сәхнәгә» ноутбугы белән Йолдыз үзе чыкты.
«...төсен җуйган гөлләр, кошлар җуйган телен... нидер онытылган, нидер булган кебек... кайчандыр...» Болар – шигырьләрдән күңелдә уелып калган кайбер сүзләр.
50 кешелек залда бер музыкаль тәнәфес белән 50 минут дәвамында Йолдызның төрле вакытларда язылган шигърияте яңгырады.
Йолдызны Эльмир Низамов белән Илгиз Мөхетдинов тандемы алыштырды. Илгизнең әлеге кичә өчен бер көн эчендә өйрәнгән җыры яңгырый.
«...кояш мөлдерәмә... тәндә яшьлек шулай бәргәләнә... яратудан ташый... кайнар, куе, тыгыз безнең яшәү көче... уяныгыз!»
Шигырь тыңлаган мизгелләрне сүзләр белән тасвирларга көчем җитмәү сәбәпле, икенче көнне Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиевка мөрәҗәгать иттем. Ул үзенең «Киек каз юлы» шигъри композициясендә Йолдыз Миңнуллина шигырьләрен укыган иде. Мин башка Йолдызны укыган һәм укый алырдай кешене белмим.
Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: «Мин бүген көне буе кичәге кичә турында уйлыйм: «Бу вакытта башланды, бу вакытта яртысы үтте, бу вакытта бетте, ләкин халык таралмады», дип магнитофонны кирегә әйләндергән шикелле башымда әйләндерәм. Уйлап куйдым, Йолдыз белән минем исәнләшеп сөйләшкәнем дә булмаган икән, гәрчә мин аны күңелемнән дустым итеп санап йөрттем. Әйткәнем дә бар иде шикелле: аларның дөньяда булуына бәхетле булып яшәгән кешеләрем бар бит минем – алар белән күңелемнән аралашам. Кичә беткәч, чират торып (әйе, Йолдызны котлаучылар чираты иде ул. Авт) аны кочаклап алдым. Ә ул минем исемемне дә белә икән, шулкадәр күңелле булды. Йолдызны кочаклап алганнан соң күземне ачып караган идем, дөньям матур кешеләр белән тулган. Үзенә дә әйттем: «Күпме матур кешеләрне җыйдың!» дидем.
Йолдызны күз алдына китерәм дә уйлап куям: берничә кеше миллион гамьсез кешенең гомерен чистартып яши кебек. Исеме дә җисеменә туры килә бит. Йолдызны яратырга да әзер булырга кирәк. Йолдызны сакларга кирәк, яратырга кирәк, аңларга тырышырга кирәк. Ул яшәве белән безгә ярдәм итә, гаделлеге белән тетрәндерә. Уйлата. Фикерне әйттерә... Бу бит сер! Ул үзенең барлыгы, яшәве белән рухны чистартып яши. Анда татарча аңламаган кешеләр дә авызын ачып утырдылар. Мөдәррис Әгъләмгә охшамаганмыни?!
Аның шигырьләре аңлашылмый дип әйтүчеләр бар. Әйе, кайберәүләр аның шигырен аңлап та җиткермидер. Ә аны яратырлык белемең бармы? Калебең ул кадәр нечкәме? Йөрәгең ул кадәр ачыкмы?
Ул махсус шулай язадыр шикелле, сүзләре, бормалары, үзе генә белгән ребус кебек гыйбарәләре гаҗәеп яңгыраш тудыра - калебең чистара. Шаманнар бубен кагып, авазлар чыгарып дәвалаган кебек, тавышы белән, ритмы, паузалары, интонациясе белән рухи табип шикелле тәэсир итә. Аның шигырьләрен тыңлаганда кайбер уйларың, гамәлләрең өчен оялып та куясың.
Күп кенә шагыйрьләрнең язганы фото кебек – фоторәсемне бер-ике карыйсың да туясың. Ә чын рәссамның эше уңнан карасаң бертөрле, сулдан карасаң икенче төрле, төнлә карасаң да, көндез карасаң да үзгәреп тора. Йолдыз шундый шагыйрә. Аның шигырьләрендә - рәсем сәнгате дә, яңгыраш та, фикер дә, гаделлек тә, әрнү дә. Тыңлап туктагач та колагымда яңгырап торды. Әле дә ишетеп утырам. Затлы хушбуй кебек. Затлы шәраб кебек... Йолдызны укый алырлык артист тумаган дидем. Мин аны укырга өйрәнәм. Йолдызны укыр өчен өйрәнергә кирәк...»
Мин моңа өстәп нәрсә әйтә алам? Йолдыз - милләткә бүләк булып килгән берничә шәхеснең берсе инде ул. Төрле премия дип мәш килеп ятучылар арасында да, татар язучылары булып кунакка йөрүчеләр арасында да, грантлар алучылар арасында да, социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге белән китап чыгаручылар арасында да Йолдыз юк. Хәер, шигырь кичәсе турында язганда бу темага керәсе килми. Ә кичәне кабатлыйсы килә…
Йолдыз Миңнуллина шигырьләре
"ала атлы юл тәңресе
соң сабырым бер саплам
сакла мине чагыр күзле
ай шаукымыннан сакла
офык буар кирмәннәрдән
тар төрбәләрдән коткар
ала атлы юл тәңресе
тойгын кошым күк шоңкар
канат җилеңнән коелган
пошаман орлыкларын
йөрәгемнән умырып ал
умырып ал
корык-корык..."
йолага ят тилмерү бу:
тонык, тынчу, томырык.
"ак сулышлы су тәңресе
ят сусынымны кандыр
суык өрсен җил өлгерсен
үзәннәрдә таң алды
тынлык бозып куе кызыл
юшкын чоңгылы купсын
кире тонсын үзәннәрдә
җирнең тамыры сусыл
тойгын кошым кызыл томшык
котын ал канык канык"
җирнең сусыл тамырында
бертуганымның каны.
"киек-киек-киек-киек
йолым вакыты! алас!"
карлыккан кошлар көендә
кояш тукталып кала.
***
без кичә юк идек.
ул башка берәүләр,
толыкка ак кымыз состылар,
соң тапкыр ярларын кочтылар,
алгысып пошкырган җилкенчәк атларның
тасмалап үрделәр ялларын.
без алар кузгалып киткәндә бар булдык.
аннары…
икенче берәүләр шәһәрләр салдылар,
ят исем алдылар, ят гадәт,
зыр да зыр әйләнде тынгысыз җаннары
тар төрбә эчендә, каядыр әйдәләп.
без әле юк идек, ул башка берәүләр,
туфракка беректе, җылыга тиенде,
еракка таралды даннары.
без алар куылган мизгелдә бар булдык.
аннары…
юл да юл офыкта, куенда — җил генә,
орлыкка тулышып дәверләр өлгерә,
илереп күк тула үпкәгә.
без әле юк идек, борылып карасаң,
мәелең, үзеңә үпкәлә:
сүтелә тыгызлап үрелгән тарихлар,
ни тирән эзләрне җил ала,
хөр көннәр, хур көннәр, мул көннәр, кол көннәр...
көрпәләп-көрпәләп югала.
юл кала.
кичәге көненнән бәйсезләр токымы:
юлларга күндәмнәр, бер тынлык тормышка.
кем идек, кем булдык, иртәгә кем булып
уянырбыз тагын...
юл озын.
көн кыска.