Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Гыйбадуллина: «Бу дивана заманада кешегә шигырь кирәк»

Шагыйрь (шагыйрә түгел - ул шигъриятне җенескә бүлүгә каршы) Лилия Гыйбадуллина белән хәбәрчебез әңгәмәсе.

news_top_970_100
Лилия Гыйбадуллина: «Бу дивана заманада кешегә шигырь кирәк»
Солтан Исхаков

Әдәбият дөньясын декабрь аенда Лилия Гыйбадуллина сискәндереп алды. ТР Президенты карамагындагы Татар телен саклау комиссиясе инициативасы белән оештырылган ябык әдәби конкурста дүрт номинациядә җиңеп, ярты миллион сумнан артык приз отты ул. «Шигырь» номинациясендә I һәм II урыннар, «Поэма» номинациясендә I урын, «Балалар өчен повесть» номинациясендә I урын — уңышлар шулайрак. Ягъни, Тукай премиясе акчасы кадәр акчаны үзенең иҗаты белән отып алды. Чөнки ул буынга Тукай премиясен бирергә җыенмыйлар әле.

«Лилия Гыйбадуллина хәзер безнең йолдыз инде ул!» — диде Ркаил Зәйдулла аның турында матбугат конференциясендә. «Теле усал икән — мин җиңәргә калгач, әдәбиятыгыз шул чама гына икән» дип әйтте ул», диде соңыннан.

Лилия Гыйбадуллина — Актаныш кызы. Гамил Афзалның авылдашы. «Мәйдан» журналында эшли. Лилия Гыйбадуллин Чаллыда яши. «Казанга киләсең юкмы? Сөйләшеп утырасы иде», — дигәч, ялт итеп килеп тә җитте.

Лилия, үзеңне Чаллы язучысы дип бүлүгә ничек карыйсың? Равил Сабыр, мәсәлән, язучыны географик торакка бәйләп карауга каршы.

Әйе, мин Равил абыйны аңлыйм. Килешәм дә. Моны Чаллыга күченеп, ныклап торып иҗат дөньясына кереп киткәч кенә аңлый башладым. Безне Чаллы язучылары дип әйтәләр, ә чынлыкта Чаллыда яшәүче татар язучысы инде ул. Безгә аңнан тыш хисләр белән киләдер ул бүленү, әллә бүленүгә омтылышмыдыр инде… Туган телең бер, максатың бер, иҗатың бер казанда кайный. Шуңа күрә андый бүлгәләүне кабул итмим.

Гомумән, татар язучысы дияргәме?

Әйе, татар язучысы.

Ябык әдәби конкурста балалар өчен проза әсәре язып катнаштың. Бу әкренләп кенә шигърияттән китү түгелдер бит?

Юк, шигърияттән китү түгел. Мин шагыйрь, рухым белән җаным белән…

Шагыйрьме? Шагыйрә түгелме?

Шагыйрә дигәнгә каршы инде мин. Шигъриятне җенескә дә бүлмибез, торак пунктка да бәйләмибез. Шагыйрә дигән сүзне кабул итеп бетерә алмыйм. Без бу турыда бәхәсләшкән дә бар… Рүзәл Мөхәммәтшин әйтмешли, күпсенмәсәләр, шагыйрь инде.

Проза язу шигырьдән китү түгел… ә тормыш кушты дигән кебегрәк, диимме?.. «Көмеш кыңгырау» газетасында эшләгәндә дә балалар өчен хикәяләр яза идем. Балалар повесте инде ул көнгә бер бит булса да, ике бит булса да татарча укыгыз инде дигән нияттән чыгып эшләнде. Өйдә булган китапларны укып чыкканнан соң «Нәрсә укыйк соң инде?» дип аптыраган улларыма «Менә моны укы», дип тоттырыр өчен конкурска тиклем языла башлаган әйбер иде инде ул. Шигырьдән китәм дип түгел, кирәк булганга язылган әйбер.

Шигырьдән китәргә җыенмыйм. Ә прозаик, язучы дию… бик олы сүзләр ул.

Әсәреңнең прототибы үз малайларың, димәк.

Әйе. Әмир ул — Ильяс инде. Яшьтәшләр.

Бу синең үз өстеңдә ниндидер экспериментың инде алайса.

Әйе, алай дисәк тә буладыр. Тәҗрибә инде ул.

Тәҗрибә уңышлы булды һәм алга таба дәвам итәбез булып чыга инде.

Хәзер мин алга таба дәвам иттерергә тиеш килеп чыгамдыр инде. Җиңү бер әйбер… котлау бер әйбер… моның ише купшы сүзләр минем өстемә йөк булып төшкән кебек. Шагыйрә дип әйтикме, язучы дип әйтикме дип сорагач бик җитди әйбер, ә болай гап-гади әйбер инде — конкурс икән, конкурста катнашучылар була, катнашмаучылар була, җиңүчеләр була…

Ә ул ябык конкурста җиңмәгән әйберләрең калдымы?

Бер шигырь калды.

Әсәрләреңне төрле исем астында махсус җибәрдеңме?

Мин аны шулай тиеш дип уйладым. Нигезләмәсен дә укыдым. Хәзер үкенәм инде, бәлкем, дөрес эшләмәгәнмендер.

Каләмдәшләреңнән көнчелекләр сиздеңме?

Котлап бик күп кеше шалтыратты. Начар сүзләр белән шалтыратучы булмады. Килеп тә ирешмәде. Көтмим дә.

Өйдәгеләр, дус-танышларың, җиңүеңне белгәч, акчаңны санадымы?

Балалар акча сорамады. Улым Ильяс: «Әни, ник елмаеп йөрисең?» — дип сорады. «Менә, улым, шулай булган бит әле», дим. «Синең китабың чыгамы?» ди. «Чыгачак», дим инде, чөнки бу хакта Татарстан китап нәшриятыннан Айсылу Галиева белән сөйләшкән идек. Ильяс икенче көнне торып чыккан да: «Чыктымы әле китабың?» — ди. Китап аңа әһәмиятле инде. Акчасын Ильяс санамады.

Кемнәрдер санады. Сирень апа Якупова санады, башта шалтыратып мишәрчә котлады: «Чалгы белән урып чыккансың бит», ди. Шигырьләре бик нечкә булса да, аның сөйләшү рәвеше шундый — мишәрчә турысын яра. «Сиңа күпме акча бирәләр соң?» дип сорады. «Уф, Сирень апа, куркам чутларга да, белмим дә, беләсем дә килми», дидем. Чөнки «Ни булды соң әле бу? Мин дөрес эшләмәдем бугай шул», дигән кыенсыну булды. «Тукта әле, Лилия, саныйм әле, санамыйча йоклап китә алмыйм», дип санады. Әмма бу кеше кесәсенә керү түгел. Рәхәт кеше ул Сирень апа. Мин Казаннан күченеп кайттым да, балалар итәктән төшкәч, Чаллыдагы язучылар мине: «Лилия, яз, яз», диеп эләктереп алдылар. Алар шул кадәр иҗатка табынып яши. Алар өчен шигърият изге әйбер. Рәшит абый Бәшәр дә, Айрат абый Суфьянов та шулай.

Мин алар алдында кыенсына башлаган идем. Үземне ялкау, тиккә гомер уздыручы кебек тоеп, алардан оялып яза башладым һәм иҗатның чынлыгына Чаллыда төшендем. Аларның ышанычын югалтасым килми.

Акчаңны нәрсәгә тотасыңны тәгаенләп куйдыңмы соң?

Акчаны бүлеп куймадым, кыенсынам. Мин үземне кемнедер талаган кебек хис итәм. Поэманы мин әйбәт әсәр икәнен чамаладым. Шигырьләргә һәм аеруча повестька өметем юк иде. 

Шул поэмаң турында да берничә сүз әйт инде. Без бит әле аны укымаган.

Минем диплом эшем Гали Рәхим драматургиясе буенча иде. Аның «Җанвар» драмасын гарәп графикасыннан кириллицага күчердем дә, шаккатым — андагы фикер, һөр караш! Ул «Мәйдан» журналында басылып чыкты, сәхнәгә менсен иде дип тә хыялланам. Миңа калса, шул чор драматургиясен күзаллау өчен нык кызыклы әйбер.

Уңышлы гына диплом якладым да, Гали Рәхим белән кызыксына башладым. Китапханәдән Мөхәммәт Мәһдиевнең «Каһәрләнгән язмыш» дигән мәкаләсе килеп чыкты. Шуны укыдым да, утырып еладым. Гали Рәхим — репрессияләнгән кеше. Гомере буе татар әдәбияте, фольклоры дип яшәгән. Гаилә тормышы да барып чыкмаган, баласы да булмаган. Аны белмиләр дә. Бу язмыш шул хәтле күңелемә кереп кадалды инде. Диссертация өчен дә Гали Рәхим иҗаты темасын алдым. Аннары билгеле сюжет: кияүгә чыктым, Чаллыга киттем, балалар туды. Фәнни эш калды. Мин үземне Рифә апа алдында да (Рифә Рахман җитәкчем иде), Гали Рәхим рухы алдында нык гаепле хис иттем. Болай да каһәрләгән язмышлы кешене мин дә ташладым шикелле. Шулай килеп чыкты инде.

Быел велосипедта егылып, кулымны сындырдым. Ятам бит инде үземне әрәмтамак кебек хис итеп. Шул вакыт бер кул белән поэманы яздым. Гали Рәхим аксак булган — безнең менә шундый тәңгәллек инде: мин аны кулсыз ятканда шундый яратып яздым. Күңелемне биреп. Кайта-кайта…

Хәзер поэмалар укыламы? Ярар, шигырь кыска инде, поэма бит ул озын.

Конкурстан соң «Нинди әсәр булды икән?» дип кызыксынып, шул поэманы укысалар, миңа бик күңелле булыр иде инде. Чынлап та сөенер идем. Бәлкем, нәрсәседер дөрес түгелдер. Ул әйберне дә әйтсәләр, рәхәт булар иде ул.

Инде «Үсмерләр өчен повесть» номинациясендә җиңгән «Бишенче гомер» әсәренә килик. Син «Көмеш кыңгырау» газетасында да эшләгән кеше, балалар өчен әсәр дә яздың, әйт әле — балалар әдәбиятында нәрсә беренче урында — тәрбияме, әллә башка төшенчәләр дә бармы? Ниндидер эмоцияләр бирүме?

Аның тәрбиясе буларга тиеш инде. Ләкин тәрбия бирәм дип җөмлә саен дидактика — «тегеләй итмә», «болай итмә», дип булмый инде. Үтми ул! Билгеле бер яшькә кадәр үтәдер, бәлкем. Минем өчен төп критерий — урамыйча, катлауландырмыйча язылган ике-өч сүзлек гап-гади җөмләләр. Лирик чигенешләргә китмичә, тасвирлауларга бирелмичә, фәлсәфә сатмыйча сурәтләнгән вакыйга… бары тик вакыйга, эләктереп барырлык вакыйга. Ул бит инде минем улларыма дип кенә язылган әйбер иде.

Образларга кереп китмичә генә язуыңны шагыйрьлегең «миңа хыянәт итәсең» дип кабул итмәдеме?

Мин үземне шагыйрь статусында хис итмәдем. Бөтен барлыгымны шигърияткә багышласам, бүтәнчә дә язган булыр идем. Бәлкем, яза да алмас идем. Мин беренче чиратта гап-гади әни кеше инде. Хатын-кыз! Бөтенебезгә уртак шартларда иҗат дөньясына да өлеш кертәсем килә, гаиләмдә дә үз урынымда да буласым килә — вакытында ашарына пешкән булсын, балалар да караулы булсын, өй эшләре дә эшләнгән булсын. Гаиләмнең «җир әйләнеше» миннән тора. Шушы шартларда да татар телле балалар үстерергә тырышабыз бит әле. Мин бу шартларда «Менә мин шагыйрь һәм шагыйрьлегем минем бөтен тормышым», дип яши дә алмыйм, алай була да алмый. Бу минем әни кеше буларак, татар кешесе буларак, хатын-кыз буларак, мәктәптә дә һәм «Көмеш кыңгырау» да да эшләгән кеше буларак туган бер әсәрем инде.

«Ркаил абыйның „ата сандугач теориясе“ бар инде ул…»

Безнең ир-ат язучыларыбыз «Әдәбиятка хатын-кыз килә дә, кияүгә чыккач, китеп бара», дип сөйләргә яраталар бит. Гөлүсә Батталова, Айгөл Әхмәтгалиева, син һәм башка бик күпләр аларның бу теориясенә каршы килеп иҗат итеп ятасыз, әйеме?

Иргә, хатынга аеруны өнәмәүче буларак нәрсә дип әйтим, буладыр инде андый әйбер. Иҗатка алынган һәм хатын-кыз ул фикер белән таныш. Кем белә, бәлкем, алай диючеләр күпмедер хаклыдыр да. Ркаил абыйның «ата сандугач теориясе» бар инде ул. Хатын-кыз ул беренче чиратта — әни. Ләкин Факил абый Сафинның (Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе. Авт) бер фикере бар: хатын-кызга табигать тарафыннан бик күп көч салынган — чыдамлык та, сабырлык та, тоемлау да, хиссият тә. Элек хатын-кыз унышар бала тапкан, дөнья мәшәкатенә башы-аягы белән чумган булган. Ә хәзер ул энергиясен кая куярга белми, менә шул кулланылмаган энергия иҗади әсәрләр булып килеп чыга, ди. 

Мин чынлап та берара шигърияттән киттем. Чаллыга күчкәч, гаилә коргач, бер-бер артлы ике бала алып кайткач, вакытым да булмады. Үз-үземә ышанмый да идем. Минем буында да, алдагы буында да бик яхшы каләм ияләре барлыгын белгәч, татар әдәбияте өчен җаным тыныч иде диимме… Ә аннары күпмедер вакыттан соң, балалар итәктән төшкәч, мәктәптә укытканнан соң (2017 елда мәктәптә идем), редакциядә эшли башлагач, иҗади мохиткә тартылып, языла башлады. Шул шигырьләрдән тупланган китапны да «Кайту» дип атадым.

Ләкин тормышта гармония буларга тиеш. Шагыйрь өчен ул бигрәк тә кирәк. Миңа бик җайлы: гармониядә яшим — хатын-кыз буларак та, әни буларак та, шагыйрь буларак та — ул минем шигырьләремдә чагыла. Әлбәттә, шигърият сөенгән вакытта тумый, шигырьләр борчулар, гамьнәр, тетрәнүләр нәтиҗәсендә туа. Ә болай хатын-кыз һәм ир-ат дип кемдер аерырга тели икән, димәк, аера инде.

Тагын бер әйбер бар — мин бәләкәй вакыттан ук малай кеше буларга хыяллана идем. Әтием дә бик малай дип көткән. Мин туганда бура бураган чагы булган: «Менә улым туа, өй салам», дигән. Мин кыз булып тугач, бураны сатып җибәргән.

Кызык икән. Гаҗәп! Протестын шулай чыгарган алайса.

Ул өй салынды инде, ләкин соңрак. Без өчебез дә кыз булып тугач… Малай булмады. Мин бу әйберне ишетеп үскән бит инде, әти барлыгымны күпмедер программалаштырган. Шуңа минем бик малай буласым килә иде. Әти минем белән горурлансын иде дигән омтылыш бар иде. Кемнеңдер малайларыннан мин акыллырак һәм өстенрәк дип, малайлар белән дә сугышып йөри идем мин.

Бәлки, нәрсәдер исбатлыйсы килү теләге шигырьгә дә китергәндер. Бала вакытта, яшүсмер вакытта үз-үзеңне эзләү була инде. Мине әти күрсен иде, мактасын иде дигән теләк бар иде. Әти бик кырыс иде: аның мактавы — «кызым», дип эндәшүе иде. Ә болай — исем белән. Җырлап та карадым мин, нәфис сүз осталары бәйгесендә дә районда беренчелектә идем. Спорт белән дә шөгыльләнә идем — йөгерү буенча урыннар алганым булды. Ләкин нәфис сүздән кала мин боларның берсен дә дә беренче түгел идем.

Берара без үскәндә шигырь язу модага кереп китте. Чөнки безнең авылда тыныч кына йөргән бер егетнең исеме бөтен газета-журналларда күренә башлады. Бу — Ленар Шәех. «Кара әле, әйдә, без дә языйк әле», — диеп, үзеннән-үзе шул шаукымга ияреп шигырь яза башладык. Такталачык авылы мәктәбендә 154 бала укый идек, безнең шигырьләрдән торган җыентык та чыгардылар. Менә шулай кереп кителде инде. 

Актанышта «Агыйдел» иҗат берләшмәсе бар иде. Район башлыгы Энгель Фәттахов үзе: «Үскәнем, син яз, яз» — диеп торды. Ул бәләкәй генә авыллардан да азрак кына сәләте күренә башлаган баланы таный иде. Кайдадыр очратса: «Син бит әле Лилия. Кайда синең шигырьләрең? Күренми башлады», дия. Глава 6 нчы, 7 нче класс баласын танып шулай дисен әле, язмас җиреңнән язасың инде.

Аннары «Сәләт»кә эләктем. Анда Флүс Латыйфи, Рәдиф Гаташлар белән таныштым. Рәдиф абый китабымны чыгарды. Шуннан соң ничек язмыйсың ди?! Шулай бик иркәләп, үчтеки-үчтеки дип үстерелгән буын инде без. Шул кадәр өмет багланган. Ышанганнар. Менә хәзер конкурста җиңүләр биреп куйдылар. Язарга да язарга инде.

Сине үстергәннәр, ә үзеңнең кемнәрнедер үстерер вакытың җитмәдеме икән әле? Бурычны кайтарырга кирәктер. Кайда ул син күтәрә торган яшьләр?

Җитте дип саныйм. Мин күтәрә торган яшьләрме? Рәдиф абый шикелле ныклап тотынып көн саен остазлык итү системага салынмаган. Миндә ул юк әле. Әмма булырга тиеш икәнен беләм. «Көмеш кыңгырау» да ике ел эшләдем. Анда татар мәктәбеннән соң караңгы кичерешләр, өметсезлек белән килгән идем…

Бу татар теленә бәйле теге еллар өметсезлегеме?

Әйе, 2017 елгы пыран-заран китерелүдән соң, балаларның һәм әти-әниләрнең телгә мөнәсәбәтен күреп, мәктәптән күңелгә авырлык белән киттем. «Көмеш кыңгырау» редакциясенә эшкә кердем. Карыйм — балалардан әсәрләр килә: Мамадыштан, Актаныштан, Сабадан, Әлмәттән… Мамадыштан Әмир хәтта драма әсәрләре яза. Балалар кулъязмаларын конвертларда җибәрәләр, ул хатларны кулдан-кулга йөртәбез. Резеда апа аларны сумкасында кочаклап йөртә иде, мендәр астына салып кына йокламый инде. Шул вакыт миндә якты өмет барлыкка килде.

Хәзер «Мәйдан» журналында эшлим. Талантлы балаларның әсәрләрен үзләреннән сорап алып «Яшьләр иҗаты» рубрикасында бирергә тырышам. Үземчә киңәшләремне бирәм. Шулай акрын гына кереп барам кебек ул игелекле әйбергә — остазлыкка. Ул көч, эрудиция, белем сорый торган эш.

«Иҗат кешесендә көнләшү булырга тиеш түгел. Мин көнләшмим»

Лилия, авылдашың Ленар Шәех турында сорыйм әле — бер авылдан булып, бер чорда иҗат иткән ике шагыйрь бер-берсенә теләктәш, терәкме, әллә көнчелек тә бармы?

Без икәү генә түгел, безнең әле Гамил Афзал да бар.

Сез аннан берничек тә көнләшә алмыйсыз. Ул башка чор. Аның инде бөеклеге танылган.

Мин университетка килгәндә, Ленар анда «Әллүки» түгәрәген яңадан торгызып, «Тәрәзә» гәҗитләре ачып каршы алган иде мине дисәм була. Тулай торакта күрше бүлмәләрдә яшәдек. Көнләшү булырга тиеш түгел иҗат кешесендә. Мин үзем көнләшмим. Көнләшәсең икән, син үзеңнең көчсезлегеңне таныйсың килеп чыга. Мин дә языйм әле дигән әйбер булырга тиеш. Безнең арабыз биш яшь — мин 5 нче класска килгәндә ул 11ләрдә иде…

Ленарның карашы глобальрәк. Мәктәпне тәмамлагач та, ул Гамил Афзал янына кунакка барган, аның истәлекләрен язып алган. Илдар абый белән очрашып, фатихаларын алган. Ә мин бит боларга өлгермәдем. Илдар абыйны гына бер күреп калдым, фотога төштем.

Илдар Юзеевның фатихасын Ләйлә Дәүләтова да алды — тагын бер якташың.

Миндә ул фатиха булмагач, бик кызыгам инде. Кыскасы, көнләшү дигән әйбер юк безнең арада.

Ә ярдәмләшү? Әйтик, аның синең әсәрләрне чыгару, теге социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлегенә тәкъдим итү мөмкинлеге бар.

Минем ярдәм сорап килгәнем юк.

Ә синең бит саллы китапларың да юк.

Чыгар әле, Алла бирсә.

Күпме әле чыкмаган әсәрләрең?

Чыкмаган әсәрләрем бар, күп түгел. Китап җыеп бирмәдем әле. Олыгая-олыгая бу эшкә җаваплы карый башлыйм инде. Әйткәнемчә, бер китабымны Рәдиф абый Гаташ җыеп «Мәгариф» нәшриятында чыгарган иде — үзем дә белми калдым. Икенчесен Луиза Янсуар җыеп бирде. Өченчесен Сирень апалар әрли торгач, аларның әрләүләреннән туйгач, кертеп биргән идем. Дүртенчесен үзем җибәрдем — әмма сериянең бер китабы булып чыгасын аңламыйча да калдым. Ләкин, хәерлесе, шулай тиеш булгандыр.

Берәр кая чыгып киткәндә, балаларны тренировкага алып барасы булганда, сумкага бәләкәй китаплар салып куям: Газинур абый Моратның «Түбә» сен, Харрас Әюпнең «Төнге кояш» ын, Марат Кәбиров «Өзәңгегә баскан чак»… Кирпеч калынлыгындагы китапларны йөртүе җайсыз бит ул.

Китабыңның яшьләр сериясендә чыгуы бераз кимсетмәдеме? Әле һаман да яшь шагыйрәмени син?

Мин инде шундый яшькә җиттем — миңа карт шагыйрә дигәнгә караганда яшь шагыйрә диюләре күбрәк ошый, күңеллерәк. Йолдыз Миңнуллинаның бар әйткәне бар: «Бар өлкән буын, бар төп буын, аннары безнең буын — урта буын, ди. Без әле төп буын түгел.

Кем инде ул төп буынның вәкилләре?

Газинур абыйлар, Ркаил абыйлар, Айгөл апалар. Алар безне яшьләр диләр. Миңа безне урта буын дигән бүленеш бик ошый.

«Үземне рекламалап йөрсәм, иҗатка вакытым калмый»

Шигъриятнең укучысы кем хәзер?

Мин шигырьләрне интернетка да куям, әмма шигырь куелган постларым бик аз карала. Менә Эльмира Җәлилованың шигырьләрен яратып укыйлар. Үз укучылары арасында интернет киңлекләрендә ярыш сыман нәрсә үткәрде, бәяләүдә жюри буларак катнашкан идем. Аның шигырьләрен ятлап, образга кереп сөйлиләр. Бу хатын-кыз лирикасы инде.

Бу арада бик билгеле булып киткәч, олы яшьтәге абзыйлар да шигырьләремне әллә кайлардан табып комментарийлар язалар. Без башка кертеп куйганбыз, халык шигырь укымый дип. Мин киресен әйтергә базыйм әле — хәзер кешегә иң кирәге шигырьдер бу дивана заманада. Әзрәк тынычланырга, күңелен тәртипләндерергә, җанына җылы алырга шигырь кирәктер аңа. Кеше бит инде ыгы-зыгы тормышта гел ашыгып, битлек астына качып, куркып гел алай яши ала алмый, аңа «перезагрузка» булырга тиештер.  

Миңа калса, Җәлилова белән синең шигърият нык аерыла — аныкы гадирәк, халыкчанрак, җырга салына торган. Шуңа укучысы күбрәк.

Гади димәс идем.

Алайса нигә син шигырь яратучылар арасында Җәлилова дәрәҗәсендә популяр түгел? Әйтик, бик хөрмәтле бер журналист миннән: «Кем ул Лилия Гыйбадуллина?» — дип сорады.

Мин аптырамыйм.

Ә мин аптырадым. «Бу синең проблема», — дим. Ә ул: «Бу аның да проблемасы», — диде. Чөнки ул әдәбиятны укый торган кеше, ә синең шигырьләрең аңа килеп җитмәгән.

Бу теге журналист проблемасы да түгел, минем проблема да түгел. Шигырь язасың, чыкмый түгел бит инде, чыга китаплар, алар китапханәләрдә дә бар. «Ел китабы» булганы да бар. Минем шигърият буенча Гөлчәчәк Шәйхетдинова фильм да төшерде. Игътибарсыз калган түгел инде ул. Бәлки, чынлап та минем үземнән дә торадыр. Бәлкем, Чаллыда яшәүдәндер. Алай дисәң, Чаллы ягында мине белмиләр дип әйтә алмыйм. Аннары мин ул әйбергә омтылмыйм да, мине укыгыз инде диеп үземне рекламалап йөрергә вакытым да юк. Иҗатка һәм пиарга ике төрле көч, ике төрле энергия кирәк. Алай рекламалап йөрим икән, минем иҗатка хәлем калмый.

Димәк, сәбәп шигырьләрнең катлаулылыгында-гадилегендә түгел.

Эш шигырьләрнең катлаулыгында түгел. Мин шигырьләрем кешегә ошасын дип тә язмыйм. Бездә шагыйрьләр күп, Аллага шөкер. Һәркем күңеленә якынны таба. Зәвык эшедер инде, күрәсең.

Ә җыр белән нинди мөнәсәбәтләрдә? Җырга салынамы шигырьләрең?

Җырга салынган шигырьләрем бар. «Безнең җыр» лабораториясендә катнашып «Мин Казанга кайтам» җырын яздык. Илгиз Мөхетдинов җырлый.

Матур җыр. Хәтерлим мин аны.

Мин җыр тексты язарга өйрәнеп кенә маташам әле. Миңа бу кызык. «Безнең җыр» да Гөлназ Закирова белән, Эльмир Низамов белән таныштым, Миләүшә Хәйруллина белән ике җыр яздык. Аларның киңәшләрен кабул итәм. Әкренләп җыр язуның нечкәлекләрен ачыклыйм.

Бу өйрәнү үзеңне җимерү түгелме?

Җимерү түгел, мин аны шигырь дип карамыйм бит. Шигърият дип тә карамыйм.

Ягъни, җыр сүзләре шигърият түгел, әйеме?

Җыр сүзләре бөтенләй башка, ул шигърият түгел, ул җыр тексты.

Ә Илдар Юзеев җыр текстын шигырь дип язарга кирәк дип әйтә иде.

Мин алай уйламыйм. Аны җыр сүзләре дип язарга кирәк. «Мин Казанга кайтам» дигән шигыремне сүтеп, ертып, ботарлап җыр тексты ясадым. Илнар Миранов җырлап күрсәткәч тойдым мин аны. Аңладым мин «кайда эт күмелгәнен». Ул бөтенләй бүтән әйбер, аңа тәҗрибә кирәк, тырышлык кирәк. Шигырь калыбыннан китеп бүтәнчә уйларга кирәк. Ләкин ул мине җимерми, чөнки өстәл артын утырганда мин үземнең нәрсә язасымны белеп язам. Менә мин шигырь язам, ә бүген мин бу шушы темага җыр тексты язам.

Ягъни композитор биргән калыпка текст язасың, әйеме?

Калыбын ук бирмәсә дә, менә шундый рухта, менә шундый темага шигырь кирәклеген әйтә. Эксперимент ясап караганым бар — үзем теләгән темага язылган җыр текстлары үтми, батмый.

Нигә?

Белмим. Җыр тексты «Әйдәле, җыр ясыйк» кына түгел бит инде, ул җырчының һәм көй язучының күзаллавы. Күрәсең, хәзер «3 тиенлек җырлар инде» дип лаф орудан туктап, язарга алынырга кирәктер, бу юнәлешкә кулдан килгәнчә өлеш кертергә кирәктер. Читтән өреп кенә ятмыйк.

Сиңа җыр тексты язу буенча кем үрнәк? Җыр сүзе шигырь булмаса да, язучысы шагыйрьдер бит инде?

Әйе, шагыйрен шагыйрь ул. Ул бит шигъриятнең кануннарын, үлчәмнәрен барысын да белергә тиеш. Минем өчен Ренат Харис — үрнәк шагыйрь. Ренат абый 2003 елда бер китабын биргән иде. Мин аны берничә ел тотып карамаганнан соң быел алып укыдым да, баттым, чумдым шигъриятенә. Мин аны ул вакытта кабул итеп бетермәгәнмен, яшьлектә җиңеллек кирәк булганмы, мәхәббәт турында укыйсы килгәнме, бунтарьлык кирәк булганмы… Ә хәзер мин аны бөек шагыйрь итеп таныйм. 

Ренат абый безнең әдәбиятны оештыру эшләрен Россия белән бергә күрә, ә күп татар язучылары «бергә булыйк, аерым торыйк» позициясен алга сөрә. Сиңа кайсы якын?

Мин Татарстан чикләреннән чыгып Россия буенча күп күрмәгән, йөрмәгән, белмәгән кеше буларак, үзебезнеке якын. Миңа союз да үзебезнеке булса, әйбәтрәк. Союзны булса да үзебезнеке итеп саклыйк диясе килә.

«Чаллыда шагыйрьлегеңне аяк белән йөреп исбатларга кирәк»

Шагыйрь гражданин булырга, милләтнең рупоры, иҗтимагый эшлеклесе булырга тиешме? Әллә шигырь генә язып ятса да ярыймы?

Мин «тиеш» дигән сүзне кабул итеп бетерә алмыйм. Миңа кемдер «тиеш» диеп әйтә икән, ул «тиеш» не эшләр өчен мөмкинлек тудырылырга тиеш. Мин бик теләп Башкортстанга очрашуларга барыр, аралашыр идем. Әмма аның юл чыгымнарын, торак мәсьәләләрен кем каплый да, кем кайгырта? Шуңа күрә «тиеш» ул ике яклы. Мин кешегә тиеш дияргә кыенсынам, үземә тиеш дигәннәрен дә яратмыйм. Кеше буларак та тиеш булган әйберләр күп инде, мәсәлән, мин әти-әнине санларга тиеш, аларны карарга тиеш — миңа салынган тәрбия өстемдә тора һәм тиешлекне дә куя.

Ә инде сине халык шагыйрь дип таный икән, бу нәрсә әйтер икән дип сиңа карап тора икән, сүзеңне әйтергә кирәктер. Безне язучылар очрашулар уздырмый, мәктәпләргә бармый дип гаепләргә яраталар. Казанда шулай сөйлиләр инде. Бездә — Чаллыда каядыр барып кешеләр белән аралашмыйча, балалар белән очрашмыйча торып, мин шигырь язам дип кенә үзеңне шагыйрь дип беркемгә дә исбатлый алмыйсың. Бездә шагыйрьлегеңне аяк белән йөреп исбатларга кирәк. Бу Факил абый Сафин керткән тәртип инде. «Лилия, киттек, шул мәктәпкә фәлән сәгатьтә очрашуга көтәләр», диләр бездә. Болар отчет өчен генә йөрелгән әйбер түгел. Йөрмичә кемгә язганыңны каян беләсең, ди.

Очрашуларда балалар белән нәрсә турында сөйләшәсең?

Балалар белән шигырь турында сөйләшмим, башта аларны «кармакка эләктерергә кирәк». Укуларын сорашмыйча да аларга ничек бәлеш турында, чәй турында шигырь укып булсын инде! Бәлкем, бала ач утырадыр, ашарга да өлгермәгәндер. Алар белән уртак тел табар өчен алар телендә сөйләшергә кирәк. Моны үз балаларым аша чамалыйм. Татарча сөйләшегез, татарча укыгыз дип вәгазь белән булмый. Менә шул «Татарча укыгыз» сүзен әйтмичә генә эләктереп алырга кирәк.

Очрашулар энергия бирәме, әллә булганын да аламы?

Миннән энергияне ала — мин энергияне өләшә торган кеше. Очрашулардан энергия алган иҗатчылар да бар.

Ә ничек тутырасың ул энергияне?

Энергияне шигырь белән тутырам. Язып. Очрашудан кайттым да, шигырь яздым түгел инде ул. Чаба-чаба балаларга кичке аш әзерләгәндә дә туладыр инде ул. Мин аны үзем аңнан тыш җайга салгандыр инде. Энергияне өйдәге тыл тутырадыр.

Лилия, синең балаң татарча китапларны җиңел генә укырлык итеп камил беләме?

Хәзерге бала татарчаны ничек камил белә алсын инде?! Гаджетларын алып куеп өстендә әнисе торса, татарча укый ала, тормасам, укымый.

Минем балам татарча китап укымаса, димәк, мин гаеплеме?

Баланы тәрбияләү башы-аягы белән безнең өстә. Мәктәптә дә түгел, балалар бакчасында да түгел.

Ә яшьләр театрлары, балалар матбугаты, китаплары тәрбиялиме?

Беренче чиратта тәрбияне куймыйм мин, татарча укысын, өч сүз укысын. Берничә җөмлә укысын, бер бит укысын. Көн саен татарча сүз күрсен, ишетсен, укысын. Белсен татар теленең әдәбият теле, фән теле икәнен. Эләгеп кала икән, аннары инде тәрбия турында уйларга кирәк.

Мин, кызганычка каршы, театрга бик сирәк йөрим. Вакыт тимиме, театрга чыгып китү олы бер вакыйга. Бөтенләй йөрмим түгел йөрим инде. Үзем теләгән дәрәҗәдә еш йөри алмыйм.

Шигъриятне театраль тамаша буларак сәхнәгә чыгару үрнәкләре бар. Туфан Имаметдинов «Дәрдмәнд»не куйды, «Галәм. Әгъләм»не куйды. Әмма болар куелгач, шигърияттән бигрәк, киенү-чишенү мәсьәләләре турында да бик тәмләп чәйнәдек. Шигърият мондый бәхәсләрдән өстен булырга тиешме, әллә урынлымы?

Шигырьне укучы язып бетерә дип әйтәләр бит инде. Кем нәрсә күрә, кем ничек анализлый инде. Бәхәсләр уңайга гына ул. Әгәр Нурбәк кан чыгарыпмы, биепме, аунапмы, сикерепме — Дәрдемәнд иҗатына кеше күңеленә кызыксыну уята ала икән, кеше моны карап кайтканнан соң Дәрдмәнд китабын укый икән — мин кулын кысып рәхмәт кенә әйтәм. Аларның үзләре үтми торган чикләре бар, әлбәттә, ләкин мин тәнкыйтьли алмыйм аларны, минем андый хакым юк.

Татар әдәбиятында нәрсә булмаска тиеш? Әйтик, сүгенүләр…

Сүгенү сүзе Мәһдиевта булган икән, ничек булмый калсын инде ул?! Сүгенү сүзенең дә чиге бар инде.

Ягъни, яраганнары һәм ярамаганнары бар, әйеме?

Син бик яхшы аңладың ни әйтергә теләгәнне. «Сволочьлар» сүзе Зөлфәттә дә бар, Рүзәлдә дә бар. Мәһдиевтә дә бик үтемле. Ул бит әсәрнең бизәге, эләктереп ала торганы. Без тәти генә, бездә бу юк дип утыру ясалмалыкка китерә. Кешене кыерсыта, рухын имгәтә, түбәнсетә торган әйберләр булмаска тиештер.

Үтереш булырга тиеш түгел инде. Балалар белән «уйнау», зина күренешләре сәхнәдә булырга тиеш түгел инде. Тормыш, яшәешне күрсәтергә алынгабыз икән, бигүк теләмәгәннәрен дә читләтеп үтә алмыйбыз.

Тагын бер тема — синең әдәби премияләрең бармы?

Белла Ахмадуллина, Саҗидә Сөләйманова премияләре бар. Премия темасына ничек дип әйтсәм, дөрес булыр иде икән? Ул премиягә бит әле лаек дип үзеңнең уйлавың кирәк. Ул Саҗидә Сөләйманова премиясенә дә бик кыенсынган идем инде мин. Кеше кесәсенә керү, акчасын чутлаулар, премия бүлешүләр — алар инде минеке түгел. Алар иҗаттан алар ерак әйберләр. Рәшит Бәшәрнең бер матур сүзе бар: «Карасыннар инде үзләре», ди ул.

Синең авылдашың Ленар Шәех белән минем турында яңа анекдотны ишетмәдеңме әле?

Юк.

Тыңла алайса. Имеш, Рузилә Мөхәммәтова Ленар Шәехне бер почмакка кыскан да: «Ишеттеңме, Мәскәүдә яңа премия гамәлгә куелган», ди икән. «Нинди премия?» «Шундый-шундый». «Мин аны кичә алдым», ди икән Ленар.

Ир кешенең аның бала табасы, ашыга-чаба ашарга пешерәсе юк, аның бу эшләрне эшләргә хатыны бар. Әгәр ул тормышын татар сәнгатенә, әдәбиятенә багышлыйм дип килгән икән инде, 3 тиенгә гаиләне алып барырга риза икән, алсын инде ул аны, премия дигәннәребез дә 3 тиен бит инде ул. Шуны да күпсенсәк инде! Аның гаиләсен туйдырасы бар. Ир кешеләрне жәллим инде мин.

Шигъриятеңне тәрҗемә аша дөньяга чыгарасың киләме?

Чыкса бик әйбәт булар иде. Алена Каримова ике шигыремне тәрҗемә иткән иде. Мин аңардан бик канәгать.

Шигъриятеңне тәрҗемә иттерү юнәлешендә нидер эшләргә җыенасыңмы?

Ул турыда уйлаганым юк. Үзем аның өчен нәрсәдер эшләмим. Якын арада юк.

Шигъриятне җенескә бүлергә яратмавыңны аңладым. Шудай да иң көчле хатын-кыз шагыйрь кем ул синең өчен?

Хатын-кыз шагыйрәләр бөтенесе көчле инде. Мин Луиза Янсуарның шигырьләрен бик яратам. Соңгы елдагыларын бигрәк тә. Лена апа Шагыйрьҗанның шигырьләрен яратам. Кайнарлыгы, дуамаллыгы белән бергә нечкәлеге бар. Үзе белән аралашкан булмады, читтән генә күрдем.

И, син хәтта Мөдәррис абыйларны да күреп белмисең бит, әйеме?

Мөдәррис ага белән утырып сөйләшкәнем булмады. Зөлфәт абый белән дә сөйләшкәнем юк, әмма бер күңелне юатып тора торган әйбер бар. Зөлфәт абыйның соңгы кичәсендә безне — Ленар Шәех бар иде, Йолдыз Миңнуллина бар иде шикелле — шигырь укырга сәхнәгә чыгардылар. Союзда Илфак абый Ибраһимов чоры иде ул, Ркаил абый җыйды безне, Айдар абый Хафизов режиссер иде. Мин I курста укый идем әле. Зөлфәтнең авырган хәлсез чагы бит инде, мин кыска гына шигырьне беренче укыдым да, Зөлфәткә карыйм. Ул миңа карады да башын кагып ымлап куйды. Шул әйбер күңелемне иркәләп тора инде. Мин аны фатихасы дип кабул иттем. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100