Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова турында: «Әллә нәрсә шунда, җырлыйсым килми, дигән иде»

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова турында: «Әллә нәрсә шунда, җырлыйсым килми, дигән иде»
https://vk.com/elmira_suleimanova

Журналист Лилия Йосыпова «Интертат»ка җырчы Эльмира Сөләйманованы бик якын күрүе турында сөйләде. Ул Эльмира белән соңгы тапкыр телефоннан смс язып аралашкан.  

Эльмира белән озак еллардан җылы аралашабыз. Газета өчен шактый интервьюлар эшләп калдым. Аңа шалтыратасы гына килеп тора иде. Башта эш буенча гына сөйләшсәк, аннары шалтыратышу, язышуларыбыз ешая барды. Ачык, җылы, рәхәт, шул ук вакытта туры кеше иде. «Мишәрем», «җаным»... – төрлечә якын итеп эндәшә иде. Кыланмый, ясалма түгел. Азга да күңеле була иде аның. Икебез дә әтисез үскән, иркә түгелләр, тормыш, эш, проблемалар турында да сөйләшкәли идек. Кайберәүләргә әйтә алмаган сүзләремне аңа бушанырга оялмый идем мин.

Соңгы вакытларда: «Әллә нәрсә шунда, җырлыйсым, сәхнәгә чыгасым килми әле. Концерт турын беразга туктаттым. Өйдә генә торасым килә», – диде. «Ярар, ял да кирәк. Иҗат кешесе бит син, төрлечә була инде. Бу вакыт үтәр. Артык борчылма. Ирең эшләп тора», – дидем. «Әйе шул», – диде. Аннары: «Тәмле соус белән балык кыздырам. Кил. Казанга самолет җибәримме?» – дип көлде Эльмира. Бүген шушы язышуларыбызны яңадан укыдым да, аның китеп баруына ышанмыйм, – дип сөйләде Лилия. 

Эльмира Сөләйманова бүген иртән инфаркттан вафат булды. 

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды

Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд... 

Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа»

Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга килгән Дәниф Шәрәфетдинов елап җибәрде

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...»

Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары 

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле 

Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр 

Хушлашырга килүчеләр Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга алкышлар белән озатты 

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу - туры трансляция 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100