Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмира Сөләйманова белән мәчет янында хушлашу булмаячак

Җырчы белән хушлашырга теләүчеләр 10.00 сәгатькә Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратына килергә мөмкин.

news_top_970_100
Эльмира Сөләйманова белән мәчет янында хушлашу булмаячак

Кичә матбугат чараларында җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу Тукай районы Кече Шилнә авылы мәчете янында узачак дигән хәбәр таралган иде. Җырчының энесе Марат әйтүенчә, бу мәгълүмат дөрес түгел. Мәчет янында хушлашу булмый, хушлашырга теләүчеләр Кече Шилнә зиратына 10.00 сәгатькә килә ала.

Эльмираның энесе әйтүенчә, Кече Шилнәдә беркемнәре дә яшәми. Матур, якты авыл, аннары ире тумышы белән шул яклардан булганга Шилнәдә җирлиләр.

Кече Шилнә – Чаллы янындагы мең кешелек авыл, анда яртылаш руслар, яртылаш татарлар яши.

Хәзерге вакытта җырчы яшәгән йорт янына халык килүдән туктамый. Кешеләр төн буе агылган. Хушлашырга килүчеләр йорт ишегалдында, подъездларда инде урын юк диярлек.

«Бик чибәр, бик-бик-бик дип әйтеп була аны бар яктан да. Бергә үстек шушы комплекста. Бик зур югалту. Туганнарына, дусларына, якыннарына сабырлык телибез. Җырларын бик ярата идек. Үзенчәлек аның тавышы. Күңеле кереп ята иде җырларына, моңлы, тирән мәгънәле, аңа гына хас сагыш», – дип сөйләде аның танышлары.

Хушлашырга килүчеләр аның балалары ялгыз калуын искә ала.

Җырчының якыннары әйтүенчә, бүген «Татар җыры» булу сәбәпле коллегалары төнлә килеп саубуллашкан. 

Бу минутларда Чаллыдагы йорты янында Диләрә Илалетдигова, Рамил Галимҗанов, Ринас Әхмәтов хушлашырга килгән.

Җырчы Эльмира Сөләйманова вафат булды 

Эльмира Сөләйманованың ире Дмитрий җырчының соңгы минутлары турында сөйләгән

Эльмира Сөләйманованың соңгы интервьюсы: нибары 7 секунд... 

Эльмира Сөләйманованың энесе: «Барысы да әйбәт иде, ул авырмады, салкын тигән иде аңа» 

Эльмира Сөләйманова белән хушлашырга килгән Дәниф Шәрәфетдинов елап җибәрде 

Эльмира Сөләйманова: «Балаларны үзем үстерә алмыйм, тормышта иң авыры менә шул...» 

Җырчы Эльмира Сөләйманова җырлары 

Җырчы Эльмира Сөләймановага инфаркт булуы билгеле 

Җырчы Эльмира Сөләйманованы Тукай районы Кече Шилнә авылы зиратында җирләделәр 

Хушлашырга килүчеләр Эльмира Сөләйманованы соңгы юлга алкышлар белән озатты 

Җырчы Эльмира Сөләйманова белән хушлашу - туры трансляция 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100