Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дубайга турлар саткан Татарстан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә биргәннәр

news_top_970_100
Дубайга турлар саткан Татарстан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә биргәннәр
Фото: © Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгы

Дубайга турлар саткан Казан блогеры Илүсә Миңнегалиеваны федераль эзләүгә игълан иткәннәр. Бу мәгълүматны «НТР 24» хәбәрчесе Россия Эчке эшләр министрлыгында алган. 29 яшьлек хатын-кызга ориентировка «Игътибар, эзләүдә!» бүлегендә урнаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, Илүсә Миңнегалиева (Фәлахова) ире белән бергә социаль челтәрләрдә Дубайга арзан турлар рекламалады. Кешеләр ял өчен алдан акча күчерде, бераздан соң блогер аларга турлар булмаячагы турында хәбәр итте, акчаларын кире кайтарырга ышандырды.

Аларның эшчәнлегеннән зыян күрүчеләр саны бөтен Россия буенча меңнән артык кеше исәпләнә. Зыян якынча 27 миллион сум тәшкил итә, дип яза «НТР 24». Бу факт буенча җинаять эше ачылды.

Искәртеп үтик, «ТНВ» телеканалындагы яңалыклар тапшыруының хәбәрчесе һәм «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруының элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова-Мадиярова, аның тормыш иптәше Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов та, «Frendex» пирамидасы эше буенча, федераль эзләүгә бирелгән иде. Мадияровларның гаиләсе белән Төркиядән башка илгә күченергә мәҗбүр булуын хәбәр иткән идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100