Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җырлыйк әле»нең элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова (Мадиярова) федераль эзләүдә

news_top_970_100
«Җырлыйк әле»нең элекке алып баручысы Эльвира Әхтәмова (Мадиярова) федераль эзләүдә
социаль челтәрләр

«Frendex» пирамидасы эше буенча, «ТНВ» телеканалындагы яңалыклар тапшыруының хәбәрчесе һәм «Җырлыйк әле» музыкаль тапшыруының элекке алып баручысы Эльмира Әхтәмова-Мадиярова, аның тормыш иптәше Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов федераль эзләүгә бирелгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Эльвира Мадиярова КФУ тәмамлач, «ТНВ» телеканалында эшләде. Телевидениегә эләгүе турында Эльвира социаль челтәрләрдә болай дип язган булган: «Телевидениегә «түшәк аркылы» киләләр, дигән фикер бар. Мин болай дип җавап бирә алам – эшләп һәм танышлык аркылы. «Түшәк аша» килгән берничә кешене генә беләм, алары да безнең телеканалда түгел. Әтием минем икътисадчы булуымны теләгән иде. Әни исә аны кызларга хезмәт хакы түгел, танылу мөһим кирәклегенә инандырды.

Карьерамны «Хәерле иртә» тапшыруында практикант буларак, бушка эшләп башладым. 2, 3 нче курсларда җәйге практикамны телевидениедә үттем. 5 нче курста «Яңалыклар»га килдем һәм эшләргә калдым. 

Минем үз-үземә ышанычымны һәм көн-төн эшләргә әзер булуымны күреп, бер елдан соң, мине ярты ставкага эшкә алдылар. Ике елдан соң тулы ставкага урнаштым. Ләкин минем алып баручы булу хыялым бар иде. 

Беренче кастинг. «Хәерле иртә», «Җырлыйк әле» һәм «Татарлар» тапшыруларына алып баручы кирәк иде. Төннәрен йокламыйча кастинг нәтиҗәләрен көттем. Һәм мине алдылар. Шулай итеп, мин «Җырлыйк әле» тапшыруын алып бара башладым». 

«Җырлыйк әле» тапшыруын Эльвира җырчы Равил Галиев белән бергә алып барды. Сүз уңаеннан, Равил Галиевның да финанс пирамидасы билгеләре булган компаниядә теркәлүе хакында язган идек. 

7 ел эшләгәннән соң, Эльвира телевидениедән китә, туйлар оештырып йөри башлый. Соңыннан челтәрле бизнеска кереп китә һәм ире Айдар белән әтисен дә үз артыннан ияртә. Аның ире, өйләнгәнче, икътисади җинаятьләр буенча следователь булып эшләгән. Гаилә финанс пирамидасына яңа кешеләр чакыру белән шөгыльләнә, «Frendex» компаниясенең топ-лидерлары исемлегендә санала. Алар төрле шәһәрләр буйлап чыгышлар ясап йөргән. Ә 2020 елда компания бу «өчлек»не Бали утравына ял белән бүләкләгән. 

Эльвираның социаль челтәрдәге сәхифәләренә караганда, гаилә бүгенге көндә Төркиядә яши. «Без әлегә Каш шәһәренең Чукурбаг ярымутрау өлешендә тукталдык. Биредә барлык корылмалар да – виллалар һәм кунакханәләр. Номерларыбыз бик гади, ләкин кунакханә территориясе һәм диңгез хакына барысына да күз йомабыз», – ди ул.

Эльвираның әтисе Тәбриз һәм әнисе Фәнисә ханым да кызының гаиләсе белән Төркиягә киткән. Язылучыларының сорауларына җавап биргәндә, Эльвира: «Минем әти-әнием дә биредә. Дөресен әйткәндә, аларны калырлар дип көтмәгән идем. Әти белән әни гомер буе мондый тормыш турында хыялланды. Европа халкының пенсиягә кайда теләсәләр шунда яшәүләрен күргәч, бу – алар өчен беркайчан чынга ашмас хыял кебек иде. Әти-әнием хәзер моның мөмкин хәл икәнлеген аңлады. Чикләүләр безнең башыбызда гына», – дип язган Эльвира. 
 
Эльвира бүгенге көндә социаль челтәрләрдә җиңел акча эшләү юлы турында постлар куймый. Ул үзенең онлайн рәвештә бачата биюләре өйрәтүен хәбәр иткән. Шулай ук хатын-кызлар өчен «Tabrizovna club» дигән түләүле курслар алып бара. Ире Айдар белән бер малай һәм кыз үстерәләр.

Хәзерге вакытта тикшерү «Frendeх» пирамидасы эше буенча зыянны 200 млн сум дип бәяли, 300гә якын кеше алданган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100