Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эзләүдәге Эльвира Мадиярова гаиләсе белән Төркиядән башка илгә күченергә мәҗбүр булган

news_top_970_100
Эзләүдәге Эльвира Мадиярова гаиләсе белән Төркиядән башка илгә күченергә мәҗбүр булган
Фото: © социаль челтәрдән

Элек телевидениедә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган, хәзер «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдәге Эльвира Мадиярова гаиләсе белән башка илгә күченергә мәҗбүр булган. Россиядән киткәннән соң, алар инде ике ел ярым Төркиянең Алания шәһәрендә яшиләр иде.

«Аланиянең Махмутлар районы безнең өчен оҗмах почмагы иде. Безнең балалар төрек балалар бакчасына йөрде, телне аңлый башладылар. Без эш, яңа дуслар таптык, күчемсез милек сату белән шөгыльләнә башладык. Әмма, бернәрсәгә дә карамастан, без биредә чит ил кешеләре булып калдык. Хәзер бик күп чит ил кешеләренә илдә даими яшәү өчен рөхсәт бирми башладылар. Безгә дә искәрмә ясаучы булмады.

Бу искиткеч урынны ташлап китүе бик кызганыч булды. Әмма безгә алга таба яшәү өчен яңа урын эзләргә туры килде. Тормыш дәвам итә, без яшь, сау-сәламәт. Әти-әниләр белән хушлашып, аэропортка таба кузгалдык. Шунда ук китмәгән өчен 7800 сум штраф түләдек, 80 кг әйберләребезне җыйдык һәм яңа дөнья яуларга юнәлдек», – дип сөйләгәннәр алар ире белән социаль челтәрдәге роликта.

Блогерның гаиләсе яшәү урыны итеп Төньяк Кипрны сайлаган.

Эльвира үзе генә түгел, аның тормыш иптәше Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов та «Frendex» пирамидасы эше буенча федераль эзләүдә санала. Күптән түгел Эльвира, мошенниклыкта һәм халыкны алдап акча эшләүдә гаепләнеп, «заочно» кулга алынды. Суд аның ирен дә заочно кулга алу карары чыгарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100