2020 елның мәдәни казанышлары һәм низаглары
Мәдәни елның кинематография, театр, әдәбият һәм җыр сәнгатендәге низагларын һәм казанышларын барлыйбыз.
1. «Зөләйха күзләрен ача»: мәчеттә интим һәм «кулга алынган» мөфтиләр исемлеге
Татарстан катнашында һәм өлешчә Татарстанда төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы үзчикләү чорында «Россия 1» каналыннан күрсәтелде.
Фильмның беренче сериясендә мәчеттә Иван Игнатов белән Настя арасындагы интим мөнәсәбәтләр күрсәтелде. Кукмараның Мәчкәрә авылындагы мәдәни мирас объекты булган тарихи мәчеттә мондый күренешләр булуы кешеләрдә ризасызлык тудырды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин моңа аңлатма бирде: «Мөселманнарның ризасызлыгы аңлашыла: аларның дини кыйммәтләреннән һәм изге урыннарыннан көлү — оятсызлык булыр иде. Бу хәл булмады. Илебез тарихындагы денсезлек сәясәтен күрсәткән оятсыз күренеш махсус павильонда төшерелеп, монтаж белән өстәлгән».
Сериалның икенче сериясен караучылар гаҗәеп күренешкә игътибар итте. Сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәрен ишетеп, аптырап калдылар.
Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов: «Әйе, без анда идек. Мин фильмның беренче кадрыннан алып, соңгысына кадәр анда булган кеше. Без — татар артистлары моны ишетеп тордык. Бик каты ризасызлык белдердек. «Болай ярамый», — дип режиссер янына да килдек, Гүзәл Яхинадан да сорадык. «Ул: «Надо разбираться», — дип әйтте. Ләкин әлеге урын калган булып чыкты. Ә режиссер: «Сценаристлар эше», — дип аңлатты. Безне: «Тавышлар арасында кешегә ишетелмәячәк ул», — дип тынычландырдылар. Әмма ишетелде бит. Барысы да ачык. Мин моны махсус эшләнгән дип уйламыйм. Интернеттан җыеп алганнардыр инде татар исемнәрен».
Театр артистының «Татар-информ»га биргән комментарие әлеге сериал белән кызыксынган барлык матбугат чараларын урап чыкты.
«Русское» кинокомпаниясе генераль продюсеры Ирина Смирнова әлеге темага ачыклык кертте: «Исемлек ике ел элек төзелгән иде. Аны реквизит буенча рәссамнар төзеде. Алар сөрелгән кешеләр өчен интернеттан һәм тарихи документлардан иң киң таралган татар исемнәрен сайладылар, кайберләрен уйлап таптылар. Ниндидер охшашлыклар очраклы гына булырга мөмкин. Бу махсус эшләнмәде. Моннан мәгънә эзләргә кирәкми».
2. Данил Салиховның Мәскәүгә сәяхәте
Татарстан язучылар берлегенең вәкаләтләре вакытлыча озайтылган рәисе Данил Салихов Мәскәүдә Россия язучылар берлекләренең берсендә — «Союз писателей России» гомумроссия иҗтимагый оешмасы дип аталганында, аның рәисе Николай Иванов белән очрашкан. Россия язучылар берлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтында язылганча, ике як моңарчы булган вазгыятьне төзәтү омтылышын һәм теләген белдергән, ике берлекне берләштерү буенча конкрет адымнар билгеләнгән. «Җирләрне җыю, ә ташларны тарату түгел — очрашуның лейтмотивы шул», — дип яза Россия язучылар берлеге бу хакта.
Татар язучылары Данил Салиховның бу гамәленә кискен каршы чыкты.
Халык язучысы Вахит Имамов: «Данил Салихов бу гамәлен бер кешегә дә аңлатмады. Ул беркемнән дә рөхсәт алып киткән кеше түгел, барган да сөйләшеп кайткан, Россия язучылар берлеге рәисен Казанга чакырган. Аңа андый вәкаләтләр биргән кеше юк, үзбелдеге белән эш итә».
Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Ситуациянең үзенә килгәндә, ул минем өчен бераз көлке дә, кызганыч та. Чөнки мин „рәиснең“ бу гамәлен аңламыйм: нәрсәгә өметләнеп бу адымга баргандыр. Куштырнаклар куям, чөнки аның вәкаләтләре беткән иде бит инде, идарә аны канунсыз рәвештә озайтты. Гәрчә аның бу эшкә вәкаләтләре булмаса да».
Киләсе елга Язучылар берлегенә үзгәрешләр көтелә.
3. «Алмачуар» фильмы: Илшат Рәхимбай һәм Миләүшә Айтуганова каршылыгы
Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрен экранлаштыру проекты быел Татарстан һәм Казахстан кинематографистлары арасында аңлашылмаучанлык килеп чыгуына сәбәп булды. Ягъни, әлеге фильмны төшерү өчен берләшкән татар продюсеры Миләүшә Айтуганова белән татар режиссеры Илшат Рәхимбайның юллары аерылды. Рус телле матбугат чаралары Рәхимбайның проекттан баш тарту сәбәбен, режиссерның үз сүзләренә сылтама белән, гонорарның азлыгына бәйләп аңлата.
«Алмачуар» фильмы проекты Казахстанда уздырылган халыкара питчингның копродукция номинациясендә казах акчасы белән 92 миллион тәңгә акча откан иде. Бу — безнең акча белән 15-16 миллион сум. Фильмны төшерү проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023)» дәүләт программасына да кертелгән. Анда 5 миллион сум чамасы акча каралган.
«Татаркино» оешмасы җитәкчесе, продюсер Миләүшә Айтуганова: «Аңлагыз, Татарстан кинематографиясенең бердәнбер юлы — копродукция. Башка юл юк! Безнең копродукциягә тәкъдим итә алырлык классик әсәрләребез бик күп. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев әсәрләре буенча төшерәсем килә. Башка илдә безнең әдәбиятны ошаталар икән, моңа шатланырга гына кирәк».
«Almapictures» компаниясе директоры, «Тарлан» фильмының генераль продюсеры Алмагөл Тлеуханова: «Баш тартуының сәбәбе — аны гонорар суммасы канәгатьләндермәде. Арттырырга да әзер идек, ә ул „тегеләй булсын, болай булсын“, дип башка шартлар куя башлады. Мәсәлән, үз операторы белән эшләргә теләде. Ләкин бит фильм аның проекты гына түгел, акчаны Казахстан дәүләте бүлеп бирә. Режиссёр Татарстаннан икән, димәк, операторның Казахстаннан булуы мантыйкка туры килә дип саныйм. Шуңа күрә Татарстаннан башка режиссёр сорадык».
4. Танылган диктор Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озатуның лаеклы оештырылмавына җәмәгатьчелек ризасызлыгы
Халык татар телевидениесенең легендар дикторын, Хөкүмәт концертларының алтын тавышын соңгы юлга озатты. Илфат Абдрахманов белән үзе яшәгән йортның ишегалдында хушлаштылар. Халык күп иде.
Быел ноябрь аенда Илфат Абдрахмановка 59 яшь туласы иде. 1984 елдан ул телевидениедә эшләде. 2016 елда, телевидениегә яңа җитәкчелек килү белән бәйле рәвештә, эшеннән китте һәм беркая да эшкә урнашмады. Илфат Абдрахмановның вафат булуы сәбәбен эшеннән китүе белән бәйләүчеләр дә булды, әмма туганнары бу теманы күтәрмәүне үтенде.
Илфат Абдрахманов җәсәден Яшел Үзәнгә — телевидение легендасының туган шәһәренә өсте каплаулы «Газель» алып китте. Бу хәл социаль челтәрләрне дер селкетте.
Алга таба журналистлар берлеге матбугат вәкилләрен соңгы юлга озату мәсьәләсенә җитдирәк карый башлады.
5. Илһам Шакиров исемендәге премия лауреатлары
Премия 2020 елда гамәлгә куелды. Нигезләмә буенча документлар 1 августтан 15 ноябрьгә кадәр кабул ителде. Декабрь уртасында инде лауреатлар турында мәгълүмат чыкты.
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе җәмәгатьчелектә танылу алган милли вокаль сәнгатендәге югары казанышлары, башкару осталыгы, татар җыр культурасы традицияләрен саклау һәм популярлаштыру буенча зур эшчәнлек алып барган башкаручыларга бирелә. Премиягә дәгъва итүчеләрнең репертуарында Илһам Шакировның музыкаль мирасыннан җырлар булырга тиеш.
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе профессиональ җырчылар Резеда Галимовага, Филүс Каһировка һәм үзешчән башкаручы Флер Шакировка бирелде.
Дөрес, Резеда Галимованың кем булуын искә төшерә алмыйча иза чигүчеләр дә булды. Җавап: Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова — А.И.Шутиков җитәкчелегендәге Халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты.
6. Милли китапханәнең яңартылган бинага күчүе һәм Тәбрис Яруллинның рәсмиләштерелүе
«Казан» милли-мәдәни үзәге бинасы Милли китапханә булу белән беррәттән мәдәни-ял итү комплексына әверелде. Ягъни, китапханә белән бергә башкару һәм визуаль сәнгать берләштерелде. Кайчандыр иң күп китап укучы булган ил кешене китапханәгә тарту өчен тамаша белән кызыктырырга мәҗбүр — бу бүгенге вазгыять.
ТР Милли китапханәсе директоры итеп Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде. Мәдинә Тимерҗанова Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллинга үзенең урынбасары булырга тәкъдим итте.
«Милли китапханә тәкъдиме керде. Ә минем инде көч, энергия җыелган вакыт иде. Эш миссиядә түгел, эшлисе килеп аппетит ачылган вакыт иде», — диде Тәбрис Яруллин яңа урындагы беренче интервьюсында.
Мәдинә Тимерҗанова: «Бу иҗтимагый киңлекләргә шәһәр яшьләре киләчәк. Мин моңа бик шат. Бу — тормышны кабул итүнең яңа дәрәҗәсе. Бу — гаҗәеп мөмкинлекләр. Бу урын иҗади яшьләр белән кайнап торачак. Безнең бурыч — килүчеләрнең санын арттыру».
«Живой город» Заманча сәнгатькә теләктәшлек итү фонды Black box дип аталган үзәк мәйданчыкның резиденты булды. Бу мәйданчык «Моң» исемле. Кураторларның берсе — Туфан Имаметдинов.
Әлегә яңа бина китапханә буларак тулы көченә эшләми, аның каравы, бинаның «Моң» залында спектакльләр күрсәтелә.
7. Чаллы театрының яңа җитәкчесе, яңа исеме һәм яңа бинасы
Чаллы татар дәүләт драма театрына ел башында сәнгать җитәкчесе итеп Олег Кинҗәгулов билгеләнде.
Олег Кинҗәгулов: «Гафу итсеннәр, формат үзгәрә. Әйе, артистларның мин-минлеге алга чыга әле, театр түгел. Ә мин театр исеменнән эш йөртәм. Кайбер очраклар, зур булмаган каршылыклар да булды инде. Әмма алар әһәмиятле түгел».
Сентябрь аенда театрның яңа бинасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Чаллы татар дәүләт драма театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Театр юбилей сезонын Илгиз Зәйниев әсәре белән ачты.
8. Мәдәният учреждениеләре архивларын ачуы һәм видеоязмаларын сатарга өйрәнә башлавы
Санитар-эпидемиологик шартлар белән бәйле рәвештә март аеннан мәдәният учреждениеләренең тамашалары күрсәтелү туктатылды. Күпчелек театрлар һәм концерт учреждениеләре архив спектакльләрен һәм концерт программаларын интернет аша карау мөмкинлеге тудырды. Кайбер театрлар моның белән ипилек-тозлык акча эшләргә дә өйрәнде. Мәсәлән, Камал, Кариев һәм Әтнә театрлары онлайн спектакльләргә онлайн билетлар сатты.
Шуның белән беррәттән пандемия вакытында онлайн эшләмәгән театрлар да бар. Мәсәлән, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры.
9. Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте фонды белән авторлар каршылыгы
Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды эстраданы үстерү максатында «Яңа татар җыры» бәйгесен башлап җибәрде. Конкурста җиңгән җыр авторларына кызыктыргыч суммалар вәгъдә ителде. Әмма изге ният артында иң яхшы җырларны авторлык хокуклары белән бергә фондка җыеп алу максаты ятуы ачыкланды. Конкурс шартлары нигезендә, җиңүче авторлар җыр хокукларын үз теләкләре белән Рифат Фәттахов оештырган Ваһапов фондына бирергә тиешләр.
Бу хакта беренче булып композитор Зөфәр Хәйретдинов әйтте: ул Рифат Фәттаховны гаепләп чыкты, моңа кадәр бер бәйгедә дә мондый хәл күзәтелмәгәнен белдерде. Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгының финанс ярдәме белән үткәрелә, димәк, Рифат Фәттахов дәүләт акчасына шәхси фондына җырлар туплый булып чыга.
Рифат Фәттахов авторлык хокукларын тартып алмавын, ә бәйгедә катнашучыларның үз теләкләре белән үз җырларын бирүен әйтте.
Ә Мәдәният министрлыгы авторлык хокукларының иң катлаулы гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр икәнлеген ассызыклап, бу темага җәмәгатьчелек фикеренә колак салачагын белдерде.
10. Татар язучысы Илгиз Зәйниев белән автордашлыкта «Хуҗа Насретдин» спектакленең Мәскәүдә куелуы
Драматург буларак, бер елда Илгиз Зәйниевның төрле жанрдагы бер дистә әсәре төрле театрларларда куелды. Камал, Буа, Чаллы театрларында пьесалары, «Әкият» курчак театрында пьеса һәм либретто, Мәскәүнең Милләтләр театрында Тимур Бикмамбетов белән автордаш буларак аның «Хуҗа Насретдин» инсценировкасы сәхнәләштерелде.
11. Әлмәт театры чираттагы тапкыр «Алтын битлек» театр премиясенә дәгъва итте
Әлмәт театрының «Көзге сере» («Королевство кривых») спектакле алты номинациядә «Алтын битлек» театр премиясен дәгъва итә. Әлмәт театры драма/зур формалы спектакль, режиссер эше (Антон Федоров), хатын-кыз роле (Ләйсән Заһидуллина), икенче пландагы хатын-кыз роле (Мәдинә Гайнуллина), икенче пландагы ир-ат роле (Раушан Мөхәммәтҗанов) һәм драматург эше (Арсений Фарятьев) номинацияләрендә күрсәтелгән.
12. Камал театрының «Хуш, авылым» документаль спектаклен чыгаруы
«Хуш, авылым» — Камал театры режиссёры Айдар Җаббаровның татар авылларына экспедицияләр нигезендә, татар язучыларының проза әсәрләрен кулланып куйган спектакле.
Әсәр бетеп барган авылларда яшәүче кешеләрнең монологларыннан һәм язучыларыбызның проза әсәрләреннән төзелгән. Шулай итеп, «Хуш, авылым» — әдәбият, журналистика һәм театр сәнгате бергә төенләнгән сәнгать әсәре.
«Хуш, авылым» — тәнкыйтьчеләр, журналистлар һәм тамашачылар барысы да бертавыштан бары тик уңай фикер генә әйткән татар спектакле.