Милли китапханәнең яңа концепциясе: әллә без алдарак, әллә Европа...

Кайчандыр Ленин мемориалы буларак төзелгән, озак еллар «Казан» милли-мәдәни үзәк буларак хезмәт иткән бина бик тиздән Татарстанның Милли китапханәсен кабул итеп алачак.

Китапханә яңа бинага яңа җитәкче белән керә булып чыкты. Димәк, Милли китапханәнең 34 елга сузылган Вәлиев чоры шуның белән тәмамланды.

  • Разил Вәлиев — 1986-2000 елларда Милли китапханә директоры, 2000 елдан — багучылар шурасы рәисе. 2000-2015 елларда Разил Вәлиевнең урынбасары Наил Камбеев җитәкчелекне үз кулына алды. 2015 елдан директор итеп Разил Вәлиевның кызы Сөембикә Җиһаншина билгеләнде.

Милли китапханәгә бина кирәклеге турында сүз күптән бара. Аның өчен Вахитов һәйкәле урынында (тирәсендә) бина төзелү турында сүз барды, хәтта проектлары да тәкъдим ителде. Китап саклагычларны Ушкова бинасы янында җир астында гына төзү турында да фикер алышулар булды.

Ниһаять, «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына тукталдылар.

Бина тирәсендә хәзер төзелеш гөрли. Журналистлар эксклюзив ясау өчен берәм-берәм Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итә башлагач булса кирәк, реконструкция буенча төрле сораулар да тугач, бинаның төзелешенә катнашы булган структуралар тиз генә матбугат конференциясе оештырды.

Өлгергән журналистка ул көнне кадрларга бәйле «эксклюзивлар» да шактый булды.

  • ТР Милли китапханәсе директоры итеп Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде;
  • ТР Милли китапханә директоры Сөембикә Вәлиева ТР мәдәният министры урынбасары итеп куелды;
  • Мәдинә Тимерҗанова Бөтендөнья татар яшьләре форумының элекке рәисе Тәбрис Яруллинга үзенең урынбасары булырга тәкъдим итте.

Төп яңалык — традицион Милли китапханә урынына без мәдәни-ял итү комплексына ия булачакбыз. Ягъни, китапханә белән бергә башкару һәм визуаль сәнгать берләштерелә. Кайчандыр иң күп китап укучы булган ил кешене китапханәгә тарту өчен тамаша белән кызыктырырга мәҗбүр — бу бүгенге вазгыять.

Әлеге комплекста түбәндәгеләр булачак:

  • ике уку зонасы, ягъни залы. Берсе классик типта — текстлар белән җитди эшләү өчен. Биредә китап ядкәрләре дә анда күз алдында булачак. Икенчесе — заманча уку залы. Анысы якты пыяла янкормада урнашкан;
  • китапханә өйгә китап бирү функцияләрен кайтара. Искәртеп үтәбез, элегрәк, урын кысан булу сәбәпле, бу мөмкин түгел иде;
  • биредә балалар өчен дә мәйданчык булачак. Ягъни, балаларны махсус караучыларга калдырып, үзең залларда шөгыльләнә аласың;
  • үсмерләр өчен аерым бүлмәләр каралган, анда өлкәннәр керә алмаячак. «Бездә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә урыннар бар, ә үсмерләр өчен юк. Экстрим-паркка йөри торган яшьләр биредә үзләрен уңайлы хис итәр дип уйлыйбыз», — ди Наталья Фишман;
  • ике тамаша залы булачак. Берсе урам яктысы төшми торган 200 урынлык зал — анда конференцияләр, лекцияләр үткәрелә ала. 100-120 кеше сыйдырышлы тагын без заманча зал ясала. Анысы бик күп эксперименталь проектлар өчен уңайлы булачак. Залның исеме «Моң», ә резиденты — «Живой город» фонды;
  • күргәзмәләр залы да булачак;
  • тавыш яздыру студиясе. Татарстанның талантлы яшьләре сыйфатлы музыка яздыра алачак, диделәр.
  • китап һәм сувенир кибете ачыла.
  • кафе һәм кофе-поинт. Татарчага һәм русчага тәрҗемә ителмәгән бу сүз астында кофе ясап бирә торган аппаратны күз алдына китерәбез.

Ягъни, моңарчы шәһәр кешесендә көнен сәүдә үзәгендә үткәрү традициясе булса, хәзер аны Милли китапханә алыштыра алачак. Дөрес, бинаның уңайсызрак булу проблемасы бар. Милли китапханә янына кадәр шәһәр транспортын китерү турында сөйләшүләр бара — монысын Татарстан Президенты киңәшчесе Наталья Фишман үзе вәгъдә итте.

Бинаның подвалында алты китап саклагыч ясала. Алар климат-контроль, дымлылыкны көйләү һәм янгын сүндерү системасы белән җиһазландырыла. Стеллажлар рельсларга куела. Тузан кундырмау системасы да бар.

Китап саклагычларга 2 миллионнан артык документны (саклау берәмлеге) урнаштыру турында сүз бара. Әмма китапханә җитәкчелеге һәрвакыт фондларда 3,3 миллион саклау берәмлеге булуын әйтеп килде. «Без фондларга урын җитмәвен аңладык. Махсус китап саклагычлар булган тагын бер янкорма төзеләчәк», — дип вәгъдә итә мәдәният министры.

Инде китапханә бинасының китап укудан тыш булган башка функцияләрен, ягъни ял итү һәм күңел ачу функцияләренә тукталыйк.

Наталья Фишман: «Китапханә мәгълүмат чарасы буларак зур әһәмияткә ия булса да, ул күп функционаллы мәдәни-ял итү урыны итеп оештырыла ала. Мәскәүдә Достоевский китапханәсенең функционалын үзгәрткәч, кеше 15 тапкыр күбрәк килә башлады. Кайда гына яшәсә дә, кешеләрнең мәдәни ял итү теләге була. Аларның үзләре теләгән вакытта ял итәселәре килә, аның өчен алдан языласы яки билет аласы булмасын».

Мәдинә Тимерҗанова: «Бу иҗтимагый киңлекләргә шәһәр яшьләре киләчәк. Мин моңа бик шат. Бу — тормышны кабул итүнең яңа дәрәҗәсе. Бу — гаҗәеп мөмкинлекләр. Бу урын иҗади яшьләр белән кайнап торачак. Безнең бурыч — килүчеләрнең санын арттыру».

Ябык җыелышта сайланган ачык резидентлар

Милли китапханә бинасы халык өчен ачык була дип игълан ителсә дә, хәтта фондлар ачылса да, шунысы кызык — резидентлар ябык утырышта сайланган.

Менә алар — Милли китапханә өйдәшләре:

Тәбрис Яруллин: «Моңа кадәр шәһәр берләшмәләре өчен без һәрвакыт урын эзләдек. Казан милли-мәдәни үзәгенең үз тарихы бар. Ул иҗтимагый үзәк буларак эшләп килгән иде һәм без яшьләр аңа кызыгып йөри идек. Ниһаять, аны үзгәртәбез дигәч, оештыручылар белән очрашып сөйләштек. Чөнки минем күз алдында гына егермедән артык шәһәрчеләр берләшмәләре барлыкка килде. Шуның яртысы минем күз алдында сүнде дә. Минемчә, алар шәһәрдә үз урынын таба алмады. Алар бергәләп эш итсә, урыннары булса һәм эшләрен хуплап торылса, алар иҗтимагый институтларга үсеп чыгар, Казан татар мәдәниятенең төпле нигезе булыр иде».

Тәбрис чыгышын русча да сөйләде. Аерма шунда: русча сөйләгәндә шәһәр берләшмәләре санын 30га якын, диде.

«Живой город» Заманча сәнгатькә теләктәшлек итү фонды директоры һәм «Угол» иҗат лабораториясе җитәкчесе Инна Яркова: «Мин бу тарихның бер кисәге булуыма бик шатмын, миндә горурлык хисе. «Живой город» фонды Black box дип аталган үзәк мәйданчыкның резиденты була. Бу мәйданчык «Моң» исемле. Без аның идеологы түгел. Ел саен алышынып тора торган кураторлык кертәбез. Бер куратор — Туфан Имаметдинов. Икенчесе — Елена Ковальская, Мейерхольд үзәге арт-директоры. Без аның ярдәмендә бик күп яшь продюсерлар булдырырбыз.

Биредә «Угол» репертуарының күп өлеше һәм «Әлиф» репертуары күчә. Без «Театр горожан» проекты белән профессиональ булмаганнарны сәхнәгә чыгарачакбыз.

Заманча татар театры проектына Туфан Имаметдинов кураторлык итәчәк. Ул фикердәшләре Нурбәк Батулла һәм Марсель белән бергә мәгърифәти проектлар алып барачак».

«Смена» заманча мәдәният үзәгенең директоры Роберт Хәсәнов: «Без биредә китап фестивальләре уздыра алачакбыз. Халыкара нәшрият мәктәбе проекты эшләячәк».

Ильяс Гафаров: «Музыкаль студия шәһәрнең зур бер мәдәни катламын үз эченә ала. Бу — утызлап команда. Болар әле татар теллеләре генә. Рус, чуваш, мари телләрендә язучылар бар».

Ассызыклыйм: болар — резидентлар. Милли китапханәнең аудио-визуаль катламын тәшкил итүче әлеге иптәшләр берсе дә, Тәбрис Яруллиннан башкасы, Милли китапханә штатында булмаячак.

Ирада Әюпова: «Монда бар әйбер Милли китапханә мөлкәте була. Төрле резидентлар тирәлек булдырачак. Төрле берләшмәләр белән коммуникацияләр Тәбрис Яруллин карамаганда була. Беләсезме, ничек килеп чыга? Без дәүләт милкен иҗтимагый оешмага түләүсез файдалануга бирәбез икән, бу оешманың мөлкәтне тиешенчә саклау мөмкинлеге булмый. Ул мөлкәтне саклау өчен дәүләттән акча сорый. Китапханә очрагында бу оешмаларның юридик яктан пропискасы булмаячак.

Биредә татар рухы булырга тиеш. Интерьер дизайны — икенчел. Рух булсын! Рухны үз проектлары белән килгән кешеләр булдыра. Биредә тормыш кайнап торсын! Биредә татар теле яшәргә тиеш!»

Фаразлап карыйк — әлеге резидентлар Милли китапханәгә нинди рух иңдерә алыр икән?

«Живой город» заманча сәнгатьне үстерү фонды. Резиденциясе — Париж Коммунасы урамында урнашкан «Угол» иҗат лабораториясендә иде. Проектлары — «Город АРТ-подготовка», «Свияжск АРТель» театраль лабораторияләре һ.б. Диана Сәфәрованың «Анна Каренина» иммерсив шоуы да шушы фонд кысаларында куелды.

Татар компоненты дисәк, Йолдыз Миңнуллина «Угол» иҗат лабораториясе кысаларында Мөдәррис Әгъләмнең «Төшке ялдан соң» шигырен театральләштерде. Камал театры артистлары катнашында «Бер фаҗигале язмыш хроникасы» театраль эскизы булган иде. Спектакль Сталин терроры чоры турында. Инсценировка Ибраһим Сәлаховның «Колыма хикәяләре», Елена Рачева һәм Анна Артемьева әсәрләре буенча язылган. Тимур Бекмамбетовның Хуҗа Насретдин турындагы театраль эскизы (Илгиз Зәйниев сценарие буенча) шушы фонд проектлары кысаларында куелды — моны да татар компоненты дип санасак.

Аңлавымча, Туфан Имаметдинов һәм аның командасы бирегә «Живой город» компоненты булып килә. Ягъни, «Әлиф» биредә төп резидент түгел, ә «Әлиф»нең җитәкчесе Туфан Имаметдинов фонд тарафыннан бер елга билгеләп куелган куратор.

Туфан Имаметдиновка биредә заманча татар театры булдыру өчен барлык экспериментларын эшләп карарга мөмкинлек булыр дип уйлыйбыз.

Туфан Имаметдинов һәм аның командасының эксперименталь тамашаларын искә төшерәм:

«Әлиф» хореографик спектакленең солисты Нурбәк Батулла «Алтын битлек»кә ия булды. Быел яз көне спектакль соңгы тапкыр күрсәтелергә тиеш иде, билгеле сәбәпләр аркасында тамаша сентябрьгә күчерелде.

«Шамаил» хореографик спектакле бер тапкыр гына күрсәтелде. Импровизациягә корылган тамашаны өч кеше — биюче Марсель Нуриев, җырчы Мубай, ягъни Илдар Мөбәрәкшин һәм тавыш режиссеры Ильяс Гафаров тудырды. Әсәр каллиграфия остасы Владимир Поповның «Аллаһ гүзәллекне ярата» дигән шамаилы нигезендә иҗат ителгән. Спектакль Россия Президенты грантлары фондыннан финансланган. Тамаша шактый шау-шу тудырды: тамашачыларның фикере капма-каршы иде. Соңрак Туфан Имаметдинов спектакльне камилләштерәчәген әйтте.

«Әллүки» спектакле нигезендә үлеп барган телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләре ята. «Әллүки» — өч номинациядә «Алтын битлек» премиясенә дәгъва итә. Санитар-эпидемиологик вазгыять әлеге «Алтын битлек» нәтиҗәләрен чыгарырга мөмкинлек бирми.

«Дәрдмәнд» импровизацион спектакле — «Әлиф»челәрнең тагын бер низаглы эшләре. Биредә Нурбәк Батулланың үз канын агызып биюе җәмәгатьчелек тарафыннан каршылыклы кабул ителде.

Кыскасы, «фишкасы» идәндәге ком булган «Әлиф»тән соң, солист буяуга манчылып шәрә тәне белән борынгы шамаил сәнгатен күрсәткән «Шамаил» хореографик спектакле барлыкка килде, аннан соң — «фишкасы» телсез артистлар булган «Әллүки». Аннары — Нурбәкнең «шагыйрәнә» каны белән «Дәрдмәнд». Хәзерге вакытта «Әлиф» иҗат берлеге «Һава» хореографик спектаклен әзерли. Сентябрьдә премьера көтелә.

«Минемчә, татар театрына килгәндә, аның үз манифесты да булырга тиеш. Манифест килеп чыкса, рус театрыннан аерылып, яңа юнәлеш бирергә мөмкин. Минем фикерләвемчә, безнең хәзер шул манифестны язар өчен генә түгел, яңа юнәлешне үстерер өчен дә көч бар», — дигән иде Туфан Имаметдинов бер интервьюсында.

Биредә Туфанга хыялларын тормышка ашыру мөмкинлеге ни дәрәҗәдә булыр — киләчәк күрсәтер. Уңышлар телик!

«Смена» заманча мәдәният үзәген алдынгы карашлы китапларны табып була торган, китап фестивальләре үткәрә торган урын дип беләбез. Милли китапханәдәге матбугат конференциясендә «Смена» директорын күрү биредә китап сату өлеше әлеге команда карамагында булыр дигән фикер тудыра. Һәрхәлдә, әлегә безнең Татарстан китап нәшрияты эшчәнлек итәр кебек күренми.

Тагын бер резидент — Ильяс Гафаров. Китапханә эчендә тавыш яздыру студиясе — бик кыю, хәтта әрсез проект.

Күреп торабыз, татарның «беренче номерлы альтернативщигы» ипләп кенә үз позицияләрен ныгыта. Читкә китеп булса да, чагыштыру өчен бер факт.

  • Эшчәнлеген Казан үзәгендә башлаган Казан халыкара мөселман кинофестивале шәһәрнең «йокы районына» күченде, ә быел, гәрчә барлык театрлар ачылырга җыенган сентябрьгә билгеләнгән булса да, бөтенләй дә ябык форматта гына үтәчәк.
  • Ә музыкаль продюсер Ильяс Гафаровның юктан бар ителгән фестивале TAT CULT FEST 30 август көнне Казан Кремлен яулап алуын дәвам итә. Ул быел да үткәреләчәк. Былтыр фестивальгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кереп чыкты.

Шәхсән мин музыкаль студияне берничек тә китапханә диварлары эчендә күз алдына китерә алмыйм. Мөгаен, бу минем проблемадыр. Сүз уңаеннан, Ильяс Гафаровның «Yummy music» тавыш яздыру студиясе кайчандыр үз эшчәнлеген Актерлар йортында башлаган иде. «Балык тирәнне, кеше яхшыракны эзли», ди халык мәкале.

«Минем алда бу мохитне тормыш белән тутыру бурычы тора», — диде Милли китапханәнең яңа директоры Мәдинә Тимерҗанова үзенең программа чыгышында.

Мәдинә Тимерҗанова: «Тәбрис Яруллин беренче чиратта иҗтимагый киңлекләр өчен җаваплы урынбасар булачак. Татар телле фондлар да, аларны иҗтимагый киңлекләргә кертү мәсьәләләре дә Тәбрискә тапшырыла. Бинага милли рух иңдерү буенча Тәбрис Яруллин минем уң кулым булачак. Ул моңарчы да шәһәр татар мәдәниятен таныту юнәлешендә үзенең булдыклылыгын күрсәтә алды. Минем бернинди шигем дә юк — ул бу вазифа өчен бик тә лаек кеше».

Китапханәнең өйдәшләре хуҗа — «Галиҗәнап китап»ны читкә этеп, йортка хуҗа булып алмасмы? Булмас дип өметләник. Һәрхәлдә, министрның чыгышы өмет уята.

Ирада Әюпова: «Үзенең Дәүләт Советы сессиясендәге соңгы чыгышында Туфан Миңнуллин бүгенге җәмгыятьтә мәдәнияткә ихтыяҗ аз булуын бик борчылып сөйләгән иде. Безнең республикабызга Милли китапханә өчен бина кирәклеген әйткән иде. Шул ук чыгышында Чаллы һәм Түбән Кама театрларына бина кирәклеген дә әйтте. Без Түбән Кама театрының бинасын яңарттык, быел Чаллы театры бинасы ачылачак. Без Милли китапханә бинасын ачачакбыз.

Китапханәче элек бик дәрәҗәле исем булган. Китапханәче бик зур статус. Ул белемлелек билгесе. Николай Лобачевский үзен беренче чиратта китапханәче, аннары гына ректор дип язган. Без китапханәче статусы турында да уйланыйк. Гаммәви мәйданчык буларак китапханәләрне нәрсә көтә?

Безнең китапханәдә бәяләп бетергесез хәзинә булган борынгы уникаль китаплар бар. Аларны цифрлаштырырга була. Әмма аның кыйммәте шул ук булачакмы? Без бу диварлар эчендә кешеләрне әлеге китапларны укырга өйрәтергә тиешбез. Алар кешегә якын булсыннар иде. Безнең мәдәниятебез белән кызыксынучылар бик күп.

Китапханә ул китаплар саклана торган урын гына түгел. Әлеге борынгы иҗтимагый институтның безнең заманга килеп җиткәч югалу куркынычы тумасын иде. Яңа шартларда ачылган бу китапханәдән нәрсә көтәбез?

Без бүген милли әдәбият чыгару буенча лидер. Без сыйфатлы әдәбият буенча да лидер булырга тиешбез.

Без тәвәккәлләп фондларны ачабыз. Алар ачык булачак. Китап белән укучы арасында киртәләр булырга тиеш түгел».

Автор сүзе: Мин министр чыгышы артында Хельсинки Үзәк китапханәсен күзалладым. Анда рюкзагыңны махсус ячейкада бикләп калдырып, бернинди документларсыз китапханәгә үтә аласың. Цифрлаштырылган бар мәгълүмат синең карамакта. Әмма бина эчендә театр юк. Белмәссең — әллә без алдарак, әллә Европа…