Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов:«Коллектив миңа «пошел ты» димәде әле»

Чаллы татар дәүләт драма театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловның беренче интервьюсы.

Шушы көннәрдә Чаллы татар дәүләт драма театрына Аяз Гыйләҗев исеме бирелде һәм театрның бинасы ачылды. Дөрес, әлегә театр гөрләп эшли башламады. Сәбәбе — театр әзер түгел. Бу - театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сүзләре. Режиссер үзенең беренче зур интервьюсын «Татар-информ”га бирде.

Олег, син театрга килгәндә яңа бинаның проекты әзер һәм эш башланырга тора иде. Проектка үзгәрешләр кертә алдыңмы?

Керттем. Нигездә, театр спецификасына бәйле үзгәрешләр. Сәхнә буенча бераз кысылдым инде.

Тыңладылармы?

Кайбер җирләрдә тыңладылар.

Әле Казанда укып йөргән чагында Чаллы театрын нинди итеп күз алдына китерә идең?

Ничектер беркемне дә үпкәләтмәслек итеп әйтәсе иде… Чаллы театрының Казанга гастрольләргә килгәне бар иде. Спектакльләрен дә карадык. Бик ямансу иде. Аннары Илгиз Зәйниев куйган «Ике хуҗаның хезмәтчесе» спектакле белән килделәр. Шуны карагач, бу театр да яши ала дигән фикер туды. Укып бетергәч, 2017 елда Фәрит абый Бикчәнтәев анда спектакль куеп карарга тәкъдим итте. «Үзеңне сынап кара», - диде. Килдем. Эшләп карадым («Зәңгәр томаннар артында» спектакле). Эшләгәч, ошады кебек. Әмма театрда ниндидер бер атмосфера иде. Килеп кергәч тә сизелә ул. Ничек дип әйтим? Мәет исе кебек… Башкачарак әйтим әле: узган гасырда туктап калган кебек димме… Беренче тойгылар шундый иде.

Ә быел инде бирегә хуҗа булып килгәндә ул хис бар идеме?

Монда ритм тоткарлыгы сизелә иде.

Чаллыны театраль шәһәр дия аласыңмы?

Ул шул юнәлештә хәрәкәтләнә.

Утыз ел буенамы?

Мөгаен… Бу шәһәрнең төзүчеләр, технарьлар шәһәре икәнен истән чыгармыйк. Ә театрның репертуары ни өчендер авыл темасы нигезендә төзелгән иде. Биредә егермешәр ел барган спектакльләр бар. Әмма аларны Камал театрындагы «Гөргөри кияүләре» белән чагыштырырлык түгел, заманында театрның яңа төзелгән вакытында алар яхшы барганнардыр, бүгенге заман өчен алар үзешчән сәнгать дәрәҗәсендә булып тоела. Хәзер аларны авыл тормышы турында дип кенә бәяләргә мөмкин. Бу сүзләрем актерлар уенына кагылмый, мин бары тик спектакльнең куелышы турында әйтәм.

Бәлки, тамашачыга шул кирәк булгандыр.

Юк. Нишләп инде?.. Монда гап-гади караш ята: болай да ярагач, нигә азапланып торырга? Авыл хәлләре турында гади генә спектакль куябыз да, булган инде дигән караш.

Театрның барлык репертуарын карап чыктыңмы?

Репертуарны карап чыктым. Ике ел элек тә карап чыккан идем инде. Нидер үзгәргән димәс идем.

Син бөтен репертуарны алыштырырга җыенасыңмы?

Әйе. Әкренләп инде. Бөтен репертуарны кисеп атсаң, нәрсә кала? Уйнарга кирәк бит әле. Форма ягыннан карасак, репертуардагы ике спектакльне калдыра алабыз. Яңа чыккан «Хуш, Агыйдел!» һәм «Яратылмый калган ярлар». Боларны яңа сәхнәгә яраклаштырырга була.

Ә Зифа апа Кадыйрова спектакльләре?

Алар театрны ашаткан спектакльләр икәнен аңлыйсыңдыр.

Аңлыйм. Остазым Фәрит абый Бикчәнтәев белән дә, Илгиз Зәйниев белән дә киңәштем… Сыйфат дәрәҗәсе бар бит әле. Ашата инде — әйе. Әмма без профессиональлеккә йөз тотканбыз икән, алар белән хушлашырга туры киләчәк. Минем аларны үзгәртеп корасым килми. Кирәк булса, мин шундыйрак башка әйбер табам. Башка төрлерәк итеп куям.

Үзең башка мелодрама куясыңмы?

Нишләп инде мелодрама гына? Барысы да ничек куюдан тора. Бөтен нәрсәне биредәге «Өч аршын җир” кебек депрессив итеп тә куярга була. Ә бит бу әсәр башка нәрсәләр турында иде. Юмор да, җиңеллек тә бар, әмма алар куелыштан читтә калган. Төрле театраль алымнарны кулланып, башкача эшләргә дә мөмкин.

Яңа театраль алымнар белән Зифа апа әсәрен үзең куясыңмы соң?

Юк, үзем куймыйм. Бәлки, кемне дә булса чакырып куйдыртырмын. Әмма сыйфат төп шарт булып торачак. Минем шундый бер үзенчәлегем бар инде — сыйфат бик югары булырга тиеш. Ул яктан бик четерекле мин.

Пандемиядән соң әле артистларыгызның халык алдына чыкканы юк, әйеме?

Юк. Репетицияләр бара. Ике әсәр буенча эш башладык. Берсе — Илгиз Зәйниевның «Туйга ничә көн кала…» пьесасы, икенчесе — Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы. Безнең театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Димәк, театр репертуарында аның әсәрләре булырга тиеш. Әмма әле нәрсә куясымны белмим. Укыйм, эзләнәм. «Тегесен укып чык, монысын укып чык», - дип киңәш итәләр. Укып чыгам, ләкин аларда күбрәк шул чор сулышы. Бүген нәрсәне өскә тартып чыгарырга икәне аңлашылып бетми. Өч әсәре өстәлемдә ята.

Хәзер яңа репертуар өлгергәнче артистлар әле сәхнәгә чыкмаячаклармыни?

Иске репертуар белән якын-тирәгә — авылларга, районнарга гастрольләргә чыккаларбыз инде. Сәхнәбез өлгереп җиткәнче, бәлки, шәһәрдә дә берәр урын бирерләр.

Театрга исем биргәндә синең фикер исәпкә алындымы?

Килгән тәкъдимнәр арасында Аяз Гыйләҗев иң яхшысы булгандыр. Аяз Гыйләҗев — кыска һәм яңгырашлы. Тәкъдимнәр арасында Дамир Сираҗиев та, Марсель Сәлимҗанов та, Туфан Миңнуллин да, Тукай да бар иде. Ягъни, исем тәкъдим итүчеләр бу исемнәрнең театрларга, Актерлар йортына инде бирелгән булуын да белмиләр. Әйтик, Чаллыда эшләгән шагыйрь Нур Баянны тәкъдим иттеләр. Ләкин бит инде татар «Нур» театры бар, яшьләр сленгында «бу инде баян» дигән сүз бар. Аңлыйсыңдыр, бу исемне ала алмыйбыз.

Театр коллективы яшь режиссерны, алай гына да түгел, сәнгать җитәкчесен ничек кабул итте?

Бик җылы кабул иттеләр.

Монысы гомуми сүз. Бу коллектив — элеккеге директоры белән конфликт чыгарган коллектив. Син курыкмадыңмы? Арысланнар читлегенә кергән кебек булмадымы?

Курыкмадым. Чөнки мин үзем дә нинди генә арыслан әле!

Коллектив сиңа ошадымы?

Кешеләр буларак — әйе.

Коллективка үзгәрешләр кертмәдеңме? Килүчеләр-китүчеләр…

Китүчеләр дә булды, килүчеләр дә бар.

Үз теләкләре беләндер бит?

Әйе. Беркемгә дә басым ясамадым. Мин килдем дә темпны кызуладым. Кеше килә дә: «Мин алай булдыра алмыйм», - ди. Шуның белән шул!

Син каты куллы кешеме, әллә кешеләрне кызганасыңмы?

Мин каты куллы түгел, мин гадел.

Кешеләрне эштән җибәрү авырмы?

Бик авыр. Эшенең рәте юклыгын күрсәм дә, кызганам.

Яңа артистларың кемнәр?

Казан театр училищесын тәмамлаган өч яңа артистны эшкә алдым. Ике егет, бер кыз. Туймазы театрыннан киткән яшь бер егет килде. Җырчы артист. Дүрт кеше килү белән яңа көч барлыкка килә.

Артистларың репертуарыңны алыштырачагыңны беләме?

Беләләр.

Алар моны ничек кабул итте?

Кемдер риза, кемдер риза түгел. Ә нишләргә соң? Гафу итсеннәр, формат үзгәрә. Әйе, аларның мин-минлеге алга чыга әле, театр түгел. Ә мин театр исеменнән эш йөртәм. Кайбер очраклар, зур булмаган каршылыклар да булды инде. Әмма алар әһәмиятле түгел.

«Шәһәргә ияләшә башладым»

Бу шәһәргә ияләштеңме инде?

Әйе. 29 августта Казанга Милләт җыенына бардым. Казанга килгәндә ничектер күңел бәргәләнмәде. Ә кире Чаллыга кайтканда рәхәт тойгы биләп алды — өйгә кайттым. Димәк, бу шәһәр күңелгә керә башлаган.

Кайда яшисең? Театрның «служебный» фатиры бар идеме?

Фатир арендалыйм. Театр фатирында яшь артистларыбыз яши.

Торак ягыннан ниндидер перспективалар бармы?

Әлегә бар кайгым — театр механизмын эшләтеп җибәрү. Бу театр организмы яши башласын иде инде. Чөнки иске бина белән яңа бина һәм иске труппа белән яңа труппа бөтенләй башка. Искегә яңаны яраклаштыру мөмкин хәл түгел. Эшне яңа бинага туры китереп башларга кирәк. Шуны эшләтеп җибәрә алсам, планнар корырга булыр иде. Беренче номерлы бурыч — җан кертергә!

И, гел театр темасына әйләнеп кайтасың икән син. Ә бу җанны кайдан алып, ничек өрергә икәнен беләсеңме?

Аңлыйм кебек. Илфир абый белән дә киңәштем. Илгиз абый белән, Фәрит абый белән дә…

Илфир Якупов килгәндә Камал театры җансыз түгел иде дип беләм. Аның җан кертү буенча тәҗрибәсе юктыр.

Бәлки… Ләкин театр эше буенча ул Татарстанда иң «крутой» кеше.

Минем параллельгә башка театрны китерәсем килә. Бер яшь амбициоз режиссер куелган иде бер театрга. Ул берничә дистә ел буе театрның тарихы белән көрәште. Әллә ни артык нәтиҗәсе булдымы икән… Хәзер ул кеше бу театрда юк инде…

Аңладым. Әмма минем өчен механизмны эшләтеп җибәрү мөһим. Әлеге механизм театр эчендәге революцияләр булу куркынычын да кисәтеп торсын иде. Миңа калса, артистлар үзләре дә куелган бурычны аңларга тиешләр.

Аңлыйлармы?

Әлегә юк. Беренче планга МИН чыга.

Нишләтмәкче буласың ул МИНнәрне?

Аны сәнгатькә таба юнәлтергә кирәк. Сәхнәдә син иҗатчы. Ә сәхнәдә булмаганда, билгеле бер тормыш ритмнары бар.

Акча турында

Олег, зур таләпләр куяр өчен син бит әле аларның тамагын да туйдырырга тиешсең. Театрны ашата торган спектакльләрен сәхнәдән төшергәч, артистларыңның тамагын туйдыра алырсыңмы?

Анысы да алардан тора. Мин темпны арттыргач, тренинглар башлангач, аларның теге заманнарда калуларын аңладым. «Без 30 ел элек матур-матур спектакльләр чыгарган идек. Мин анда Галиябану… һәм башкалар, һәм башкалар…» Бу аларга зыянга эшли.

Нишләмәкче буласың?

Көчлим инде… тренинглар белән. Һәркөн иртән җыелабыз да, бөтенесен тренинглар белән интектерәм.

Нинди дә булса исем, кушамат такмадылармы соң әле үзеңә?

Белмим. Белсәм әйтермен… Тапсыннар исем. Минем креатив фикерләүгә бер каршылыгым да юк.

Яраттылармы соң алар сине?

Белмим. Хәзергә мин шуны гына беләм — алар минем нәрсә таләп итүемне аңламыйлар. Аларның хәзер үз-үзләре белән каршылык. Чөнки мин берне таләп итәм, ә аларның моңарчы башка төрле иде. Югалып калалар. Әмма «пошел ты» димәделәр әле.

Син хәзер театрда бердәнбер хуҗа, ягъни финанс документлары да синең имза белән үтә. Бу яктан белемең бармы?

Өйрәнәм инде. Мәктәптә математиканы һәм башка төгәл фәннәрне яхшы укый идем. Бәлки, шулар да булышыр. Бу яктан бухгалтерыма рәхмәт — бик булыша, аңлата. Ул театр өлкәсендә яңа кеше, бергәләп өйрәнәбез. Миңа бу мәсьәләдә укырга да кирәк инде, әмма әлегә вакыт җитми бит. Бу эшләр тәмамлансын да, укырмын.

Татарстан районнарында урнашкан башка дәүләт театрларына федераль акчалар бирелә башлагач, Чаллы читтәрәк калды. Акчасызлык проблемасын ничегрәк хәл итәрсең икән? Мәдәният министры күзенә генә карап торып булмас бит.

Әлегә бу проблеманы уйламадым, алда башка бурыч тора. Элек грантлар отканнар, «Татнефть» ярдәме белән әкиятләр куелган. Ниндидер юллары бардыр, эзләнергә кирәк.

Бу бина акча китерә алырмы икән?

Түләүле театраль студияләр булыр инде. Балалар белән артистлар эшли ала, студентлар белән мин эшләрмен. Чаллыда бик күп язучылар бар — аларны җыеп, драматургия экспериментлары ясап булыр иде. Символик бәягә булса да, түләүле лабораторияләр, мәсәлән. Чөнки чакырылган остазга түләргә кирәк булачак. Тагын бер акча табу чыганагы — зур һәм кече залның арендасы. Зур сәхнәнең дәрәҗәсе булыр дип уйлыйм. Җирле креатив яшьләр белән актив эшләргә уйлыйбыз.

Алар бармы?

Бар. Яңарак кына очраштык.

Әлегә фестивальләр, зур гастрольләр турында сүз бара алмый дип аңлыйм, әйеме? Режиссерлар чакыру планнары?

Әлегә алар була алмый. Эшләвен дә әлегә үзем эшлим. Чөнки репертуарны зур сәхнәгә яраклаштырып карыйсы бар. Аларны заманча театраль тенденцияләр таләбенә туры китерергә кирәк. Ниндидер векторны билгеләгәч, режиссерлар чакыра башларбыз.

Татар дәүләт театрларының бер проблемасы — русча куела башлаган балалар спектакльләре. Нишләргә уйлыйсың?

Бу турыда сүз булды: «Татар театрында татарча гына спектакльләр булырга тиеш», - диделәр. Бары тик татарча гына эшләячәкбез. 

Тамашачы юк дип акланалар бит. Тамашачы булырмы икән?

Әлбәттә, булачак. Синхрон тәрҗемә булачак. Безнең алга шундый бурыч куелган икән, димәк, без аны башкарып чыгарга тиешбез.

Синең командаң бармы? Киңәшчеләрең, фикердәшләрең кемнәр? Кем белән ял итәсең?

Рәссам итеп Ләйсән Хөсәенованы чакырдым. Ул Камал театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов курсын тәмамлаган кыз. Уфада бергә укыган егетне — Эмиль Әмировны музыка бүлегенә алдым. Без аның белән Чаллы театрында «Зәңгәр томаннар артында», Камалда «Парковка”ны чыгарган идек. Айгөл Әхмәтгалиева да миндә. Әдәби бүлекне җитәкли. Миннән өлкәнрәк булса да, аның белән аралашу җиңел. Болар минем белән бер дулкында булган кешеләр. Алар белдән аралашу миңа ял бирә. Команда әкренләп туплана. Әле постановка бүлеге мөдире кирәк. Кандидатура да бар, Камал театры өйрәтергә әзер. Инженерлар, механиклар кирәк. Бюджет акчасы белән генә аларны бирегә тарту кыенрак. Ә кайчан бюджеттан тыш акча була башлар — анысы суга сәнәк белән язылган.

Кыен чагыгыз икән.

Бар да яхшы булачак.

Сорауга җавап алынып бетмәде: кемнәр белән ял итәсең?

Мин эштән кайтам да йокларга ятам. Ял итеп йөрергә вакытым юк. Иң яхшы ял — йокы. Минем хәтта чәй эчәргә дә хәлем калмаган була.

Әлегә дуслар юк, димәк?

Юк. Коллектив бар бит. Коллектив белән аралашам.

Әйдә, Шамил Идиатуллин турында сөйләшик. Ни өчен аның «Город Брежнев» әсәренә алындың? Исеме Брежнев (1982-88 елларда Чаллы шәһәренең исеме. - авт) булгангамы?

Беренчедән — әйе, исеме Брежнев булды. Икенчедән, безгә гади авыл вакыйгаларыннан китәргә иде инде. Артистларның иҗат ялкынын кузгата алырлык көчле әсәр кирәк иде. Чаллы театры ул авыл хәлләре генә түгел. Илгиз Зәйниев әсәре дә безнең максатларга туры килә. Аяз Гыйләҗев әсәрләре арасыннан да туры килә торганын эзлим.

Төп герой Артурны уйнар артистың бармы?

Яңа килгәннәрнең берсе романнан килеп чыккан кебек. Гәүдәле дә… Аның белән эшләргә генә кирәк.

Ә Виталик? Синең өчен кем ул?

Үзенә күрә Жак Ив Кусто (күренекле океан тикшеренүчесенең ялгышлары һәм гөнаһлары турында интернет киңлекләреннән укырга мөмкин. - авт). Җитди персонаж. Төп герой Артур Вафинга караганда Виталтольич мөһимрәк герой.

Үтерәсеңме син аны?

Әйе. Ул үлә. Бу бит үзенә күрә символ. Кеше үз амбицияләре, теләкләре белән бу шәһәргә килгән. КамАЗ йөкләмәләре белән йөри. Ә аңа: «Син дурак, нигә болай эшләдең?!» - диләр. Артурның әтисе Вазыйх белән мөнәсәбәтләре бозыла. Ул үзенең карашлары белән бу җәмгыятькә кирәкми башлый. Хәтта аннан Артур да баш тарта. Димәк, ул физик үлеменә кадәр үк үлә. Хәзер дә шулай бит: эшләгән кеше кирәкми, эшләмичә «Карале, син шундый матур», - дип йөрүчеләр заманы. Мин әле бу әсәрнең жанры буенча үзем белән үзем көрәшәм. Моны хикәяләү жанры итеп кенә булмый. Мин әле аның нинди булачагын да белмим.

Сүз азагында үзең белән дә таныштыр инде. Кайлардан килеп чыктың син безнең Татарстанга?

Уфада сәнгать академиясендә Бабичева курсында укыдым. Аннары армиягә киттем. Без «Нур» татар театры өчен әзерләнгән төркем идек. Әмма минем анда барасым килмәде дә, Туймазыга киттем. Бер ел эшләгәч, Туймазының миңа нидер бирә алмаячагын аңладым. Каядыр укырга китәргә кирәген аңлый идем. Әмма кая — белми идем. Фәрит Бикчәнтәевның курс җыюын ишеткәч, үзенә шалтыраттым. «Кил!» - диде. Хәзер мин биредә.