Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфат Абдрахманов белән хушлашу: «Авыруын да, хәлләрен дә беркем белешмәде-язмады»

Халык бүген татар телевидениесенең легендар дикторын, Хөкүмәт концертларының алтын тавышын соңгы юлга озатты. Илфат Абдрахманов белән үзе яшәгән йортның ишегалдында хушлаштылар. Халык күп иде.

news_top_970_100
Илфат Абдрахманов белән хушлашу: «Авыруын да, хәлләрен дә беркем белешмәде-язмады»
Владимир Васильев

«Шуннан башлыйм: Илфат Абдрахманов короновирустан да, онкологиядән дә үлмәде», — бу аның туганының кызы Диана сүзләре.

«Шалтыратып, дарулар алып килүемне сорады. Алып килдем. Бер-ике көннән хәле начарланды. Гадәттәгечә, ашыгыч ярдәм чакырдык. Хастаханәгә алып китик, диделәр. Реанимациядә вафат булды. Ковид түгел. 100 процент ковид түгел. Инфекционкада тикшерделәр дә 18нче больницага күчерделәр. Ул үзенең хроник чирләреннән китеп барды. Ул бу авырулары белән берничә ел яши иде инде. Ул астма белән интегә иде. Онкология дип тә яздылар, ковид дип тә, сары матбугат эше инде бу. Бу дөрес түгел. Үз авырулары белән яшәде-яшәде дә бу чир аны билгеле бер моментта яшәүдән туктатты. Шул мизгел килеп җиткән. Авыруын да, хәлләрен дә беркем белешмәде-язмады, хәзер матбугат аһ-ваһ итергә тотынды — кызык инде бездә», — диде үзен Диана дип таныштырган туганы.

Илфат Абдрахманов тумышы белән Яшел Үзән шәһәреннән. 2000 еллар тирәсендә Казанда фатир бирелгәнчегә кадәр Яшел Үзәнгә кайтып йөргән. Казанның Әмирхан урамындагы йортында ялгыз яшәгән. Бу шактый иҗат кешеләре яшәгән йорт. Биредә Камал театры артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән Ләйсән Рәхимовага, Сәлимә Әминова белән Илдус Габдрахмановка, тагын бер легендар диктор Инсаф Абдулла һәм башкаларга фатир бирелгән булган.

Быел ноябрь аенда Илфат Абдрахмановка 59 яшь туласы булган. 1984 елдан ул телевидениедә эшләде. 2016 елда, телевидениегә яңа җитәкчелек килү белән бәйле рәвештә, ул эшеннән китте һәм беркая да эшкә урнашмады. Илфат Абдрахмановның эшеннән алынуына бәйле рәвештә сорау бирүчеләр, вафат булуының сәбәбен эшеннән китүе белән бәйләүчеләр дә булды, әмма туганы Диана журналистлардан бу теманы күтәрмәүне, ул хакта бүген язмауны үтенде.

«Бүген ул хакта сөйләмәвегезне һәм язмавыгызны сорыйм. Ул вафат, мин бүген бу хакта ишетергә теләмим. Матбугат чаралары шулай дип язу сәбәпле, аның туганнары хәтта вафаты турында халыкка хәбәр итмәскә дә теләгән иде әле», — диде ул.

Камал театры актеры Илдус Габдрахманов: «Илфат белән без күршеләр идек. Ул — алтынчы, мин сигезенче катта яшәдек. Балконга тартырга чыккач та хәлләребезне белешеп тора идек инде. Кичләрен ишегалдында һава сулап күпме йөрелгән! Чиста күңелле, ярдәмчел кеше иде. Акча юк чакта акча да биреп тора иде. Кунакка да йөрештек. Бик итагатьле, чын интеллигент кеше иде. Соңгы елларда күрешеп булмады, 2014 елда без бу йорттан күчеп киттек. Төрле чараларда гына күрешкәләдек. Бик кызганыч Илфатның китеп баруы».

Кинорежиссер, Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров: «Туксанынчы елларда телевидениегә килгәч, мин аның кулларына эләктем. Бергә эшләдек. Соңрак кунакларга ук йөрешмәсәк тә, аралаша идек. Искиткеч кеше иде. Андый кеше дикторлык эшен бетерсә дә, укытучы-остаз булырга тиеш иде. Ул журналист булып, сәхнә теле белгече булып эшли алыр иде. Кеше эшли-эшли дә… китеп бара… Профессионаллар китеп баргач, телевидениенең сыйфаты үзгәрә. Дәшмибез-дәшмибез дә, телевидениедә көчле журналистлар да, алып баручылар да, режиссерлар да бетеп бара. Очраклы кешеләр килә… менә шундый хәлләр…»

«Татарстан «дәүләт телерадиокомпаниясенең милли тапшырулар хезмәтенең шеф-редакторы Мөршидә Җиһаншина: «Илфат Абдрахманов минем күңелдә якты һәм тыйнак кеше булып калган. Без ун еллап бер автобуста эштән кайта идек. Яшел Үзәнгә йөри торган 101нче автобус иде ул. Көн саен шулай йөри идек. Юлда төрле хәлләр була. берсендә Аккош күленә җиткәч, соңгы автобус ватылып калды. Ул таксилар чакыртып, кайтып җиткән идек. Беркайчан да күңелен төшермәде. Бик самими, риясыз кеше иде. Ул үзен өстен куймады.

Яшел Үзән төбәгеннән чыккан журналистлар очрашырга тиеш идек. Илфат абый да анда чакырулы иде. Бик күңеле булып, очрашуга килергә җыенган булган. Кызганыч, Яшел Үзән хакимияте ниндидер сәбәпләр белән ул очрашуны һаман да күчерде. Хәзер очрашсак та, ул очрашуның бер ягы китек булыр инде…»

Тыйнак кына, җыйнак кына хушлашу мәрасимен «Яңа Гасыр» телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов алып барды. Рәсми чаралар алып барган затлы тавышлы дикторны затлы заллардан да озатып булгандыр да… Әмма…

Илшат Әминов: «Кадерле дуслар, без җеназа озатуда очраша башладык бит әле. Кайчан гына Гөлнара Зиннәтуллинаны озаткан иде. Хәзер Илфат Абдрахмановны озатабыз. Ул зур профессионализм белән аерылып торган, совет телевидениесе дикторлары буынының соңгы вәкилләренең берсе иде. Илфат Абдрахманов телеэкраннар аша һәр йортка кереп, кешеләр өчен гаилә әгъзасына тиң иде. Туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашам».

Илфат Фәйзрахманов: «Без аның белән бергә эшләдек. Бик профессионал иде. Ул укыласы текстындагы һәр сүзнең мәгънәсенә төшенергә тырыша иде, редакторлар язып биргән текстны да дөресләп укый ала торган эрудицияле кеше иде. Аның яшьләргә бирә алырлык тәҗрибәсе, багажы зур иде. Дикция, сулыш алу, экранда үзеңне дөрес тоту… Кызганыч, ул бу тәҗрибәне үзе белән алып китте. Ул беркайчан да сер бирмәде. Безне гафу итсен! Урыны оҗмахта булсын!»

Лия Заһидуллина: «Бик якын кешебезне озатабыз. Күпме кеше килде. Бу бит халык мәхәббәте. Ул якты кеше иде. Үз шәкертләремне соңгы юлга озатырмын дип уйламаган идем.

Илфат телевидениегә бик зур конкурс аша килде. Катнашучылар бик күп булса да, бу урынны аның алачагы күренеп тора иде. Диктор булу аның балачак хыялы иде һәм ул бу урынга әзер булып килде. Илфат бик чиста кеше иде, беркем белән дә ачуланышмады, хәтта кашларын да җыермый иде. Тормышта аның да барысы да шома гына бармагандыр, әмма ул гел елмая иде. Аның киеме һәрчак юылган-үтүкләнгән булыр, беркемнең дә аны юылмаган күлмәктән, тартылган свитерлардан күргәне булмагандыр. Илфат үзен һәрчак матур йөртә белде. Ул татар телевидениесенең чын дикторы иде. Аның китүе белән телевидение күпне югалтты».

«Кадерле Илфат, гафу ит безне! Эшләгән хаталарыбызны, гөнаһларыбызны кичер! Урының оҗмахта булсын!» — диде Илшат Әминов соңгы сүзләре итеп һәм сүзне хәзрәткә тапшырды.

Өсте каплаулы «Газель» Илфат Абдрахманов җәсәден Яшел Үзәнгә — телевидение легендасының туган шәһәренә алып китте. 



Галерея: Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озату
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100