Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данил Салиховның Мәскәүгә сәяхәте яки «вакытлы вәкаләтле» рәиснең «аккош җыры»

Данил Салиховның, Россия язучылар берлекләренең берсендә булып, аның рәисен Казанга чакырып кайтуы һәм ике берлекнең берләшергә омтылуы турындагы хәбәр Татарстан өчен көтелмәгән яңалык булды. «Татар-информ» хәбәрчесе әлеге вакыйганы анализлый.

news_top_970_100
Данил Салиховның Мәскәүгә сәяхәте яки «вакытлы вәкаләтле» рәиснең «аккош җыры»
Рамил Гали, Салават Камалетдинов, Михаил Захаров, Владимир Васильев/архив

Татарстан язучылар берлегенең идарә тарафыннан вәкаләтләре вакытлыча озайтылган рәисе Данил Салихов Мәскәүдә Россия язучылар берлекләренең берсендә — «Союз писателей России» гомумроссия иҗтимагый оешмасы дип аталганында, аның рәисе Николай Иванов белән очрашкан. Россия язучылар берлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтында язылганча, ике як моңарчы булган вазгыятьне төзәтү омтылышын һәм теләген белдергән, ике берлекне берләштерү буенча конкрет адымнар билгеләнгән. «Җирләрне җыю, ә ташларны тарату түгел — очрашуның лейтмотивы шул», — дип яза Россия язучылар берлеге бу хакта.

Данил Салиховның бу адымын аңлаткан берничә версия бар.

Татарстан язучылар берлеге нигезләмәсе буенча, рәис ике срокка сайлана ала. Данил Салиховның әле бер срогы гына үтеп бара, димәк, тагын бер срокка сайлану мөмкинлеге бар. Ләкин шанслары зур түгел. Шуңа Данил Салихов Мәскәүдән ярдәм көтә. Утыз ел мөстәкыйль яшәгән берлекне Данил Салихов куша икән, Мәскәү аны хәерхаклы булып, тагын берничә срок тотарга мөмкин дигән уйлар да бардыр, бәлки.

Ә инде татар язучылары каршы икән, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсен аерып чыгарып, шуңа рәис була ала.

Җәйге медальнең икенче ягында ни бар?

Бу вакыйга җәй көне булган икенче бер вакыйганың дәвамы булып тора булса кирәк. Хәер, ул күпләрнең күз уңаеннан читтәрәк калды. Әмма хәзер без аның Данил Салиховның 17 ноябрьдәге Мәскәү сәяхәтенә бәйле булганын аңлыйбыз.

Быел август аенда хөрмәтле язучыларыбыз Мәскәүдә Татарстан көннәре кысаларында очрашу уздырып кайтты. Шунда Россия язучылар берлеге идарәсенең беренче секретаре Геннадий Иванов килеп, берничә язучыга медаль тагып китте. Россия язучылар берлегенең рәсми сайтында бу гамәл «Отметил наградами поэтический труд нескольких татарских поэтов» дип язылган иде.

«Геннадий Иванов Равил Фәйзуллин һәм Ренат Хариска М.Шолохов медален тапшырды (медальне Д. Салихов кабул итеп алды)», — дип хәбәр итте ул вакытта Татарстанның язучылар берлеге.

Ленарның аягы җиңел булганмы?

Аннары татар шагыйре, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәехнең Россиянең Язучылар берлегенә (Союз писателей России) кабул ителүе билгеле булды. «Татар язучылары дөньяга чыгарга тиеш, үз казаныңда гына кайнап ятып булмый бит. Язучы дөньяга чыга икән, әдәбиятыбыз да киңрәк мәйданга аяк баса дигән сүз», — диде Ленар Шәех. Ул август аенда документларын тапшырган һәм Россия Язучылар берлегенең чираттагы идарә утырышында бертавыштан берлеккә алынган. Аңа якут, башкорт һәм рус язучылары рекомендация биргән.

Ленар Шәех «Союз писателей России» оешмасына соңгы 30 елда кабул ителгән беренче татар язучысы булуын әйтте. Аның аягы җиңел булды. Әмма Ленар Шәех үзе генә кереп кайтса, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Мәскәүгә барып, бөтен бер берлекне Россия берлегенә алуны «килешеп» кайткан булып чыкты.

Бу хәбәр болай да съезд көтеп, шактый тынычсыз яшәгән татар язучыларын селкетеп җибәрде.


Данил Салихов ике ел ярым элек ни уйлаган?

Тиз арада Николай Иванов Казанга килеп татар язучылары белән очрашачак, аларга Мәскәү позициясен җиткерәчәк. Республика җитәкчелеге белән дә очрашу күздә тотыла. Алдагы ел Татарстан язучылар берлегенең Россия язучылар берлеге составына керү елы булырга мөмкин дип нәтиҗә ясый Россия язучылар берлеге идарәсе. Ягъни, бер абзацта берләшү турында әйтелсә, икенчесендә составка керү турында сүз бара.

Данил Салихов 2018 елның маенда «Татар-информ”га биргән интервьюсында мондыйрак фикерләр әйткән иде:

«Элек бит Татарстан язучылар берлеге СССР язучылар берлегенең бер бүлекчәсе иде. Без башта Татарстан язучылар берлегеннән үтә идек, аннары безнең язучылар берлегенә керү буенча СССР язучылар берлеге төп нәтиҗәне чыгара иде.

Миңа нигә Россия белән кушылмыйсыз сез дип бик күп әйтәләр. Ә минем Россиядән аерылганым юк. Россия язучылар берлеге Кырымда Чехов көннәре үткәрде. Мин анда актив катнаштым. Бардым, үземнең фикеремне әйттем. Безнең язучыларыбыз Ринат Мәгъсүмович Харисов, Разил Исмәгыйлевич Вәлиев, башка бик күп язучылар Мәскәүдә уза торган күп форумнарда катнаша. Безнең рус телендә язучы язучыларыбыз күп бит. Мәскәү язучылары безгә еш килә.

Әмма мине борчыган бер әйбер бар. Мәскәү, Россия бүген үзе әле нәрсә эшләгәнен аңлап бетерми. Мәскәүдә бүген биш-алты язучылар берлеге бар. Мин аларның исемнәрен хәтта үзем дә бутап бетерәм. Алар шулай таркалып йөргәнгә күрә дә, бәлки, әдәбиятка өстән караш икенчедер. Әгәр дә Россия шушы Мәскәү, Ленинград, башка шәһәрләрне туплап, Максим Горькийлар ачкан берлек кебек бер оешма булдырса, һичшиксез, без дә керер идек. Ә бүген мин кайсына барып керим?

Бөтенесенә дә керергә мөмкин түгел. Шуңа күрә мин болай дип карыйм: бу оешмага керсәм, милләткә, халыкка, Татарстанга аның файдасы бармы? Алар өчен файдасы бармы, безнең файдабыз тиячәкме? Мин көтәм һәм без көтәбез. Без, язучылар көтәбез, кайчан да булса, матур оешма булып оешып, элекке кебек Переделкино, Галицинодагы ял, иҗат йортлары булдырырлармы? Шундый була икән, ә нигә әле кермәскә?

Без ул вакытта бик матур яшәдек, кая барсак, фикер алыштык, тәрҗемәләр белән шөгыльләндек. Бүген ул безнең язучыларга җитми. Мәскәү, Санкт-Петербург язучыларына да җитми, аларның да аралашасы килә. Әле ярый, рәхмәт, без каядыр барып, үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытабыз. Мәскәү язучыларының хәзер барырга җирләре дә юк».

Казан — Мәскәү арасы: ниләр уйлыйсың, Данил Хәбибрахманович?

Татарстан язучылар берлегенең рәсми сайты әлеге сәяхәтне болайрак аңлата: «Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов Мәскәүдә Россия Язучылар берлеге рәисе, язучы, публицист Николай Федорович Иванов һәм Мәскәү Язучылар оешмасы җитәкчесе, шагыйрь Владимир Георгиевич Бояринов белән очрашты. Очрашуда лидерлар үзара хезмәттәшлек, уртак проектлар турында сөйләштеләр. Данил Салихов шулай ук «Литературная газета» редакциясендә булды, әлеге дәрәҗәле басмада Татарстан язучылары әсәрләре басылу мөмкинлекләре хакында сөйләште.

Данил Салихов Мәскәүгә Россия язучылар берлеге җитәкчелеге чакыруы буенча барды».

Кыскасы, әлеге визитны ике як ике төрле аңлата.

Язучылар берлеге съезды быел июнь аенда булырга тиеш иде. Әмма пандемия сәбәпле идарә җыелып, берлек рәисе вәкаләтләрен тагын бер елга кадәр вакытка озайтып куйдылар. Эпидемиологик вазгыять яхшыру белән җыелып съезд үткәрәбез дип аңлатты идарә әгъзалары.

Идарә болай эшләргә ни дәрәҗәдә хокуклы иде һәм мондый рәис легитиммы — моны аңлатып торуны кирәк санамадылар.


Инде Россия язучылар берлеге белән берләшүгә килгәндә, әгәр дә татар язучылары моңа каршы икән, Данил Салихов, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлекчәсен аерып чыгарып, шуңа рәис була ала, дидек. Мәсәлән, бу схема бераз башкачарак рәссамнар арасында кулланылды.

Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илнур Сираҗиев болай дип аңлатты: «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге 1991 елда оешкан иде. Ул гомуми берлек составында булып, аның рәисе Татарстан берлеген һәм Россия берлеге бүлекчәсен җитәкләде. Абрек Абзгильдин да, Зөфәр Гыймаев үзе дә шулай итте. Ягъни, рәссам башта Татарстан бүлекчәсенә кабул ителә, үзен зур күргәзмәләрдә таныткач, документларын Мәскәүгә тапшыра. 2013 елда Зөфәр Гыймаев гомуми составтан чыкты һәм республика дәрәҗәсендәге берлекне аерып алды. Бу бүленеш рәссамнарны икегә бүлде. Күп рәссамнар федераль берлеккә керергә омтыла. Әмма керә алмыйлар, чөнки аларны анда алмыйлар. Андыйлар хәзер республика берлегендә әгъза булып тора. Профессиональ булмаган рәссамнар кинәт кенә республиканың төп рәссамнары булып китте. 2013 елда Татарстан рәссамнар берлеге булып 36 кеше аерылып чыккан иде. 2020 елга алар 300дән артып китте».

Монда шул схема, киресенчә, Россия берлегенә кушылу сыйфатында кулланыла ала, мәсәлән. Берлек рәисе булу — ул статус. Ычкындырасы килми!

Данил Салиховның бу адымы турында социаль челтәрләрдә фикерләшүчеләр арасында аны ни эшләгәнен аңламый диючеләр дә, хәтта русча аңламагандыр, шуңа аның дәшми торуын ризалык итеп кабул иткәннәрдер дип фаразлаучылар да булды.


Кыскасы, Данил Салихов Мәскәүгә барыр алдыннан кем белән киңәшкән, кем аңа бу хокукларны биргән — билгеле түгел. Язучылар ТР Мәдәният министрлыгының да, Президент Аппаратының да хәбәрдар булмавын сөйлиләр. Данил Хәбибрахманович үзе трубканы алмый. Урынбасары да нидер әйтә алмый, аңа да командировка максатлары турында әйтүче булмаган.

«Чын дуслык, хезмәттәшлек тигезләр арасында гына була ала»

Игътибар: «РСФСР язучылар берлеге белән Татарстан язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек килешүе» дигән документ бар икән инде безнең. Әгәр Россия язучылар берлеге аның варисы икән, димәк, бернинди составларсыз да элемтәләр урнаштырырга мөмкин ләбаса.

«Татарстан язучылар берлеге (Әдипләр берлеге)» җыентыгыннан өзек: «Иҗади һәм оештыру эшләре ничек кенә бәяләнмәсен, оешманың туксанынчы еллар башындагы эшчәнлегенең бер характерлы ягын искәртеп үтәргә кирәк: ул — Татарстын язучылар оешмасының мөстәкыйльлеген тәэмин итеп, аны Халыкара язучылар оешмасы бердәмлегенә кертү. Шул максатны күздә тотып, 1991 елның 15 мартында Татарстан язучыларының съезд дип аталган бер җыены булды. Ул, асылда, ел йомгакларына багышланган җыелыш иде. Бу җыенда әле хәзер дә гамәлдә булган Татарстан язучылар берлегенең уставы кабул ителде. Шул ук елның октябрендә «РСФСР язучылар берлеге белән Татарстан язучылар берлеге арасында хезмәттәшлек килешүе» төзелде. Килешүнең беренче җөмләсендә «РСФСР Язучылар берлеге белән Татарстан Республикасы язучылар берлеге тигез хокуклылык шартларында һәръяклап хезмәттәшлек итәргә килеште», — диелә. Тарих өчен кызык, гыйбрәтле документ.

Соңы вакытта бәгъзе иптәшләрнең Татарстан оешмасын янә Россия язучылар оешмасына буйсынган итәргә омтылышлары булды. Күрәсең, амбицияле кайбер кемсәләргә Татарстан язучысы булып саналу аз, Россия язучысы дию күбрәк эффектлы, дәрәҗәле булып тоела торгандыр. Бигрәк тә аның идарә үзәгенә эләксәң! Ах, бу фонетик, дөресрәге, сәяси яңгыраш! Алайга китсә, безнең, өлкәнрәк буынның таныклыкларында «СССР язучылар союзы әгъзасы» диелгән. Масштаблырак түгелме соң! Нинди генә документ кисәге йөртсәң дә, син, асылда, барыбер аерым бер халык баласы, аерым бер халыкның иҗатчысы — язучысы, җырчысы, рәссамы… Яхшы, булдыра алсаң, даһи әсәрләр иҗат ит — исемең зураер, ерак киңлекләргә таралыр… Минемчә, ашыгырга кирәкми, буйсынган булырга беркайчан да соң түгел. Иң әүвәл рус (Россия) язучылары үзара аңлашып, оешып бетсен, кануни хокукларын урнаштырсын. Әлегә аларда хаос: Россия язучылары үзләре әллә ничә төркемгә бүленеп, таралып беткән… Икенчедән, иске үзәккә кайтуның безнең өчен әлегә бернинди файдасы күренми. Чөнки Мәскәүдәге нәшриятлар һәм басма органнар Язучылар союзына карамый, элеккечә үзәктә китап чыгару юк дәрәҗәсендә. Иҗат эше сәнәгать тармагы түгел, безнең эш иреклеккә, демократик тигезлеккә корылган. Гомумән, чын дуслык, хезмәттәшлек тигезләр арасында гына була ала. Бу — аксиома.

Тигез хезмәттәшлек дигәндә, бу, чыннан да, зарурият. Бу — заман таләбе. Үзара эшлекле очрашулар, уртак проектлар булдыру, тәрҗемә эшләрен дәүләти дәрәҗәдә башкарып чыгу… Ватанга хезмәт итүдә, аның халыкара абруен күтәрүдә, нинди телдә язуыбызга карамастан, һәммәбезгә эш җитәрлек».

Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 2016 елда чыккан китабындагы бу фикерләре актуальлеген югалтмаган.

Хәзер язучылар берлеге әгъзалары — билгеле язучыларыбызның фикерен тыңлап карыйк.

Рафис Корбан: «Ул берлекләр белән алар составына кермичә дә аңлашып эшләргә була»

Моннан бер ай элек язучы Рафис Корбан да Россия язучылары белән элемтәләр булдыру буенча фикерен әйткән иде.

Рафис Корбан интервьюсыннан: «Мәскәүдә Сергей Михалков заманындагы бердәмлекне бетерделәр дә, хәзер күп оешмалар бер-берсе белән „сугышып“ яталар, уртак тел таба алмыйлар. Элеккеге Союз бинасында утырган МСПС дигәне бар — Международное сообщество писательских союзов. Мин заманында аның башкарма комитет әгъзасы идем, хәзер минем белән дә эшне туктаттылар. Союз российских писателей дигәне дә бар — анысы җитди оешма түгел, монда керә алмаганнар шунда кереп кайта да мактанып йөри. Төп берлек булып Россия язучылар берлеге (Союз писателей России) санала. Россиядәге язучылар берлекләре Татарстан берлеген үз составларына кертергә сорыйлар иде. Ләкин мин алай итмәдем, Данил да алар белән эшләмәде бугай».

Язучы, 2012-2016 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан: «Мин Россия язучылар берлеге белән хезмәттәшлек турында әйткән идем. Ләкин үзбаш барып хәл итеп кайту димәдем. Андый эш киңәшләшеп эшләнә: идарәдә, съездда. Ә ул барган да сөйләшеп кайткан. Алай тиеш түгел. Бәлки, кемнәрдер риза да булып куяр — анысы да бар.

Мәскәүдә язучыларның утызлап оешмасы бар. Ул берлекләр белән алар составына кермичә дә аңлашып эшләргә була. Безнең алтмышлап кеше «Российский союз писателей”да тора. Ленар Шәех монысына барып кергән. Һәр кешенең үз теләге. Тели икән — керсен! Барысын да бергә кертеп куярга димәгән. Теләгәннәр керә. Мин дә аерым гына барып керер идем, мәсәлән».

Вахит Имамов: «Нык басым ясыйлар икән, безнең өчен Евразия язучылар берлеге составына керү кулайрак»

Татарстанның халык язучысы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов: «Данил Салихов бу гамәлен бер кешегә дә аңлатмады. Без үзебез дә җыелып баш ваттык. Ул беркемнән дә рөхсәт алып киткән кеше түгел, барган да сөйләшеп кайткан, Россия язучылар берлеге рәисен Казанга чакырган. Аңа андый вәкаләтләр биргән кеше юк, үзбелдеге белән эш итә. Бу аның үз инициативасы һәм үз юләрлеге дип әйтим инде.

Кичә язучылар берлегенә дә бардым, ул  анда юк иде. Идарә әгъзалары белән дә сөйләштек: без Мәскәү берлегенә керергә җыенмыйбыз. Мәскәү филиалы булсак, үзен Мәскәү билгеләр дип уйлыйдыр, бәлки. Алай булмаячак! Чөнки Башкортстан язучылар берлеге Россия берлеге составында бит. Барыбер аларда да корылтай үтә һәм рәисне корылтай сайлап куя. Урындыкта алга таба да утырып калам дип хыяллана икән — әкият! Мондый сәясәт алып барып, Мәскәү астына ятарга теләгән кешене язучылар хуплап чыкмаячак. Ул очачак! Нигә съездны сузалар — без аңламыйбыз. Министр сентябрьдә үткәрергә вәгъдә бирде. Инде декабрь килеп җитте — һаман үткәрмиләр. Без аптырашта.

Тагын бер фикеребез бар. Бик нык басым ясыйлар икән, безнең өчен Евразия язучылар берлеге составына керү кулайрак. Төркиядә Якуб бәй җитәкчелек иткән оешма ул. Татарстан язучылар берлеге чакырса, бүген йөгереп килеп җитә. Элек гел килә иде, хәзер чакыручы кеше юк, ара өзелде. Ә Рафис Корбан вакытында бик дуслашып калган идек. Аларның журналында безнең язучылар турында күпме мәкаләләр, күпме әсәрләре чыкты! Безне төрки дөньяда белә башладылар. Төркия аша Урта Азиягә чыгып була, Кырымга, Әзербайҗанга.

Безгә Россия берлеге бер нәрсә бирмәячәк. Аерым кешеләр хыялланадыр, андый шәхесләр бар бездә. Алар Мәскәүдә йөреп шомарып беткән, ләкин бит алар инде өлкән яшьтә — сиксән тулып килә. Алар сүзенә карап Данил Мәскәүгә барган икән… Аларга да белергә кирәк инде… Сиксәнгә җиткәнсең икән… Мәскәүдә тагын бер премия алыйм, китап чыгарыйм дип саташмаска кирәк. Мәскәү биргән орденнарның бер файдасы да юк. Ул орден алучыларны Россия күләмендә беләләрме? Күтәреп йөрттеләрме? Хәтта Муса Җәлилне дә күтәрмиләр, үзебез күтәрәбез һәм Россия шәһәрләре буйлап һәйкәлләр куябыз. Бу бит рус милләте аңа гашыйк дигән сүз түгел. Татар үзен үзе күтәрмәсә, безне берәү дә күтәрми. Үзеңә таянырга кирәк!»

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Куштырнаклар эчендәге рәиснең бу гамәлен аңламыйм»

ТР Министрлар Кабинеты белгече, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Монда күп сорау бар. Мин Россия язучылар берлегенә кушылуның ниндидер файдасы булыр дип ышанмыйм. Үзләре таркалып беткән, бер-берсе белән талашып, милек бүлешеп яталар. МСПС дигәне бар — алары үзләрен СССР язучылар берлеге варислары, диләр. Ивановныкылар (Союз писателей России) РСФСР язучылар берлегенең варислары, диләр. Әдәбиятны пропагандалау, үстерү мәсьәләсендә аларның нидер эшләгәннәрен күрмим дә, белмим дә. Аларга безнең милли әдәбият кирәк түгел дә түгел. Алар зур әдәбиятка хезмәт итәм дисәләр, рәсми-формаль мөнәсәбәтләргә карамыйча, пропаганда эшен алып барыр иде. Бу тупикка илтә торган юл. «Холостой выстрел».

Ситуациянең үзенә килгәндә, ул минем өчен бераз көлке дә, кызганыч та. Чөнки мин «куштырнаклар эчендәге рәис”нең дип әйтик инде, бу гамәлен аңламыйм: нәрсәгә өметләнеп бу адымга баргандыр. Куштырнаклар диям, чөнки аның вәкаләтләре беткән иде бит инде, идарә аны канунсыз рәвештә озайтты. Гәрчә аның бу эшкә вәкаләтләре булмаса да.

Алда съезд, мәшәкать, сайлыйлармы-юкмы, ризасызлар күп, Рузилә Мөхәммәтова начар мәкаләләр яза, шыпырт кына эшләп куйыйм дигәнме? Мин моны уйлап эшләнгән эш дип уйламыйм, үзе эшләгән оешманың уставын гына карап чыкса да, Берлекне ликвидацияләү (кушу, берләштерү, юкка чыгару һ.б.) фәкать съезд эше булуын күрер иде. Моны съезд гына хәл итә ала, ялгышмасам, әгъзаларның өчтән ике өлеше хупларга тиеш.

Ләкин мин әле кешелектән, безнең җәмгыятьтән, татарлыктан бөтенләй өметемне өзгән кеше түгел. Мин монда әле сүз, бәлки, ике яклы килешү турында барадыр дигән өмет белән карыйм. Ягъни, зур документлар белән чагыштырсак — 1994, 2007 елларда шартнамә бар иде бит — бәлки, шундыйрак әйбердер. Бәлки, хезмәттәшлек итү буенча килешү турында сүз барадыр. Миндә андый өмет тә юк түгел».

Ренат Харис: «Элемтәләр урнаштырганнан Татарстан язучылар берлеге суверенитетын югалтмый, киресенчә, яңа мөнбәр яулап ала»

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис: «Әгәр дә Данил Салихов бу эшне законлы итеп, җиренә җиткереп эшләгән булса, бу начар эш түгел. Гомумән, Татарстан язучыларына бөтен мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышырга кирәк. Россия язучылар берлеге - үзенә күрә бер трибуна. Барлык трибуналардан — Мәскәүдәге, Башкортстандагы, Дагыстандагысын да, башкаларын да файдаланырга кирәк. Аннан Татарстан язучылары үзләренең карашын гына киңәйтә. Әмма аны бер кеше генә үз мәнфәгатендә эшли алмый. Чөнки бу коллектив эш. Съездда каралгач кына Мәскәүгә барып, безнең шундый адым ясарга әзер булуыбыз әйтелергә тиеш.

Анда кемнәрдер бәйсезлегебезне югалтабыз дип кычкыра. Бу дөрес түгел! Россия язучылар берлеге белән элемтә урнаштыру кирәк. Татарстан язучылары белән Россия язучылары арасында килешү булырга тиеш. Килешү нигезендә дустанә яшәү, бергә эшләү, мәнфәгатьләребезне уртага салып сөйләшү булырга тиеш. Бүгенге көндә бер татар язучысын да зур бәйрәмнәргә — Пушкин, Лермонтов, Блок бәйрәменә чакырмыйлар. Чөнки элемтә юк. Анда барган татар язучысы үз әдәбияты турында сөйләп, үзен күрсәтеп, юллар ачып, шәхси элемтәләр урнаштырып кайта. Ул бит файдага гына. Без хәзер бу мөмкинлектән мәхрүм. Шуңа бөтен язучылар берлекләре белән элемтәләр урнаштырырга кирәк. Аңа карап Татарстан язучылар берлеге үз суверенитетын югалтмый, киресенчә, ныгыта гына — яңа мөнбәр яулап ала.

Кабатлыйм: тигез хокуклы килешү турында сүз бара, кемнеңдер составына керү турында түгел. Без элек тә, Советлар Союзы вакытында да, составта түгел идек, без мөстәкыйль союз идек. Россия язучылар берлеге составында Тула, Ульян, Ростов Дон һәм башкалар. Без 1934 елда да СССР язучылар берлеге съездында мөстәкыйль делегация булып катнашып, доклад сөйләдек. Беркайчан да суверенитетны югалтмадык, элемтәләр генә өзелгән».

Ринат Мөхәммәдиев: «Бу очрашу Россия язучылар берлегенә кайттык дигән сүз түгел»

Язучы, Тукай премиясе лауреаты Ринат Мөхәммәдиев: «Бу очрашу гына бит. Очрашу - ул Россия язучылар берлегенә кайттык дигән сүз түгел. Монда бернинди дә җинаять юк дип уйлыйм. Без бер Россия составында яшибез. Күрешү, аралашу, фикерләшү ярый. Язучылар берлеге эченә керү турында сүз булган икән, анысын башта идарә хәл итәргә тиеш. Фикерем шулай.

Татарстанның бөтен оешмалары, министрлыклары Россия оешмалары белән тыгыз эшли. Язучылар да аралашып яшәргә тиеш дип саныйм. Ләкин бу керү дигән сүз түгел. Чөнки салымнар Мәскәүгә киткәч, Россиядән азат булып яшәп булмый, моны теләсәк тә.

Язучылар берлеген язучыларның ихтыярыннан башка куып кертеп булмый. Россия язучылар берлеге дә дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Анда кереп кенә матди хәлне яхшырту турында сүз булырга мөмкин түгел. Мин Мәскәүдәге язучылар оешмаларының барысын да яхшы беләм. Аларның хәле безнекеннән артык түгел, авыррак та түгелме икән әле?!. Чынлыкта да шулай, авыррак».

Рауль Мир-Хәйдәров: «Зинһар, кешеләрне тынычландырыгыз: куркыныч бернәрсә дә юк»

Мәскәүдә яшәүче татар язучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Рауль Мир-Хәйдәровның Данил Салихов белән төшкән яңа фоторәсемен күреп, язучыга шалтыраттым. 17 ноябрь — Рауль әфәнденең туган көне — аңа 79 яшь тулган. Котлыйбыз!

Язучы Рауль Мир-Хәйдәров: «Татарстан язучылар берлеге рәисенең Мәскәүгә визитыннан зур вакыйга ясарга кирәкми. Мәскәүдә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы булган өч язучы бар: Ринат Мөхәммәдиев, Нәзифә Кәримова һәм мин. Без Данил Салихов белән 40 ел таныш, шуңа күрә Мәскәүгә килгәч, аның миңа керүе бер дә гаҗәп түгел. Безнең шәхси дуслык та булырга мөмкин. Данил өлкән яшьтәге язучыларның һәрберсен туган көне белән котлый.

Зинһар, кешеләрне тынычландырыгыз: куркыныч бернәрсә дә юк. Данилның ниндидер документларга кул куярга вәкаләтләре юк һәм ул куймаган да. Ул бик акыллы, зирәк эш иткән: Россия язучылар берлеге рәисен Казанга чакырган. Безгә аксакалларны да, яшь язучыларны да чакырып сөйләшергә кирәк. Журналистлар да килсен — күреп торсыннар!

Кем әйтте сезгә без Россия язучылар берлеге составына керәбез дип? Кайда язылган? Кем интернетта язылганга ышана? Шуңа ышангач сез нинди журналист?! Әле бит бернәрсә дә булмаган, язучылар берлегендә очрашу булыр — җыелып сөйләшербез. Барысын да съезд хәл итә. Данил киңәшмичә, башка берлек составына керсә, аны идарәдән генә чыгарып калмыйча, берлекнең үзеннән дә чыгарырлар иде. Чакыргач, нигә ул бармаска тиеш әле! Монда куркыныч нәрсә юк. Мин аннан документлардагы имзалар турында сорадым. Юк, ул кул куймаган. Тормыш болай да авыр, тагын да катлауландырмагыз».

Әлфәт Закирҗанов: «Мин Данил Салиховның бу адымын ашыгып ясалган дип тоям»

Әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов: «Татарстан язучылар берлеге - Татарстан республикасының һәм татар әдәбиятының мөстәкыйльлеге символы. Шушы символ күпләргә көч бирә. Аннан китү яки аны кире кагу язучының рухи ирегенә киртә булып төшү кебек кабул ителә. Чоры шундый: авторитар җәмгыятьтә яшәгәнгә күрә, Россия дәүләте төрле юллар табып, иҗат оешмаларын да үз канаты астына алыр. Чөнки иҗат - ул идеология. Идеология нинди булу һәрвакыт хөкүмәтнең игътибар үзәгендә торган. Соңгы 30 елда без әлеге ирекне билгеле бер дәрәҗәдә яклап-саклап килгән булсак та, әкренләп аны да кул астына алганнарын күреп торабыз. Әмма бүгенге көндә татар язучысы моңа әзер түгел.

Мин Данил Салиховның бу адымын ашыгып ясалган дип тоям. Һәрхәлдә, бу җәмәгатьчелеккә чыгарылып хәл ителергә тиешле сорау. Бу, күрәсең, күпмедер дәрәҗәдә җәмәгатьчелекнең фикерен белү, җәмгыятьне әзерләү өчен эшләнгәндер. Уйлап эшләнгән эштер. Ләкин Данил Салихов һичьюгы идарә белән киңәшләшергә тиеш иде».

Рифат Җамал: «Данилга карата „подстава“ булмадымы икән дигән уем да юк түгел…»

Рифат Җамал — Татарстан язучылар берлегенең идарә әгъзасы. Юридик белемле, профессор. Съезд үткәрә алмау сәбәпле Татарстан язучылар берлеге рәисенең вәкаләтләрен вакытлыча озайтып тору идеясе белән чыккан иде.

Шагыйрь Рифат Җамал: »Мин бу турында беренче тапкыр Ркаилдан ишеттем: «Син киңәш иттеңме әллә?» - ди. Данил белән яңа гына Ижевскига бардык, бернинди сүз булмады. Мәскәүгә барасын әйтте, нигә икәнен әйтмәде. Сорамадым да. Кайткач та шалтыратмадым. Чөнки хәзер ни генә әйтсәң дә, юк әйбер турында сөйләшү була. Мондый әйберне бары тик съезд гына хәл итә ала. Бу - союзның статусын үзгәртә торган әйбер. Мондый карарны идарә дә чыгара алмый. Кушылуның бик күп формалары бар бит аның: слияние, присоединение… Юридик телдә алар хәйран һәм төрлесе төрле нәтиҗәгә китерә.

Россиядә ничә язучылар берлеге барлыгын белмим, утызлап булса, шуның берсенә кушылсаң, 29ына дошман буласың. Әгәр Россиядә Президент Аппараты, Мәдәният министрлыгы ярдәм итә торган бердәнбер союз була икән, мин алар белән хезмәттәшлек өчен кул күтәргән булыр идем.

Тегендәге һәм мондагы Президентлар Аппаратлары шулай яхшырак дип хәл итәләр икән — анысы әле башка мәсьәлә. Әлегә бу турында сөйләшү - буш сүз. Андый сүз булганы юк. Бик гаҗәпләндем. Данилга карата «подстава» булмадымы икән дигән уем да юк түгел…»

Ленар Шәех: «Шәхси мәнфәгатьләрне катыштырмыйча гына хезмәттәшлек итәргә кирәк»

Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех: «Данил абыйның Мәскәүгә барып кайтуы турында мәгълүматны интернеттан гына күрдем. Пандемия вакытында шулай йөрергә ярыймы икән дип кенә уйлап куйдым. Гаҗәпләндем.

Бер карасаң, үз эчеңдә йомылып яту да дөрес түгел, аралашырга кирәк. Әмма мөстәкыйльлекне дә саклыйсы иде. Шәхси мәнфәгатьләрне катыштырмыйча гына хезмәттәшлек итәргә кирәк!

Мин кушылырга кирәк түгел дип саныйм, без туксанынчы елларда аерылып, мөстәкыйль берлек буларак яшибез. Татарда «Бергә булыйк, аерым торыйк» дигән бер әйтем бар бит әле, шулайрак инде. Әмма Россия язучылар берлеге Татарстан язучылар берлегенә кагылмыйча, Татарстанда үз филиалын булдырырга тиеш дип уйлыйм. Теләгән язучылар анда керә ала.

Шәхсән минем Россия язучылар берлегенә керүем — төрле милли республикалардагы яшьтәшләрем янәшәсендә, алар тигезлегендә булырга теләвем»

Айгиз Баймөхәммәтов: «Татарстан союзының үзенең уникальлеген, мөстәкыйльлеген югалтмавын теләр идем»

Танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов: «Татарстан язучылар союзы безнең берлекләр арасында уникаль. Бик хәлле союз. Башка республикалар белән чагыштырганда, Башкортстан союзының да хәле яхшырак. Шул ук вакытта Россия язучылар берлекләренең хәле яхшы түгеллеген дә беләбез. Бу матди-техник якка да карый. Мәсәлән, без - Россия союзы әгъзалары. Ләкин бернинди дә файда күргәнебез юк. Аның таныклыгын, значогын алу өчен дә меңәрләгән акча түләргә кирәк. Мин акча түләп аларны алып тормадым. Татарстан союзының үзенең уникальлеген, мөстәкыйльлеген югалтмавын теләр идем».

Булат Ибраһим: «Бу кирәкле эш түгел ул»

Шагыйрь Булат Ибраһим: «Данил абыйның Мәскәүгә барып кайтуы үз теләге генә түгелдер. Республика җитәкчелеге белән сөйләшенгәндер дим. Юкмыни? Шагыйрь буларак, мин бу керүне хупламыйм. Чөнки ничегрәк була соң инде ул? Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлегемени? Миңа калса, без аннан бернинди файда да күрмәбез. Рәсми рәвештә генә булса да, күпмедер мәгънәдә бәйсез булган союзыбызны кушып, алар әйткәнне дә үтәп ятарга… кирәкле эш түгел ул».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100