“Яңа елга – яшәреп” марафонының унҗиденче көне: Кыяр күзләр өчен файдалы, брокколи кәбестәсе стресстан арынырга ярдәм итә
“Интертат”та #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафоны дәвам итә. Табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова @doctor_kadirova марафончыларга үзенең киңәшләрен бирә. “Яңа елга – яшәреп” марафонында җиде кеше катнаша, алар организмны чистарту һәм дөрес туклану серләренә төшенә.
5 декабрьдә башланган марафонда катнашучылар хис-кичерешләре хакында “WhatsApp” челтәрендәге бердәм төркемдә хәбәр итеп бара. Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, “Казан егетләре” төркеме солистлары һәм “Интертат” укучылары Зилә Мәүлина (Казан), Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова (Биектау) бу көннәрдә табиб биремнәрен үти.
- "Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек, матурлык, ябыгу марафонының икенче атнасы тәмамланып килә.
Марафонда катнашучы Мөнирә Хәмидуллина-Гыйльфанова күз күремен яхшырту өчен файдалы ризыклар хакында сорау биргән иде. Табиб Энҗе Кадыйрова бу уңайдан киңәшләрен бирде.
Шулай ук чөгендер составында булган цинк та күз күремен яхшырта. Туклану рационыгызга әлеге яшелчәдән булган ризыкларны күбрәк кертегез. Карабодай ярмасында да күзләр өчен файдалы микроэлементлар бар.
Табиблар әйтүенчә, күңел төшенкелеге күзәтелгәндә яшел төстәге яшелчәләр ашарга кирәк. Яшел төс нервларны тынычландыра һәм арыганлыкны бетерә. Шуңа күрә ул стресска каршы иң яхшы чара булып тора. Күңел төшенкелегеннән коткарырга ярдәм итүче иң яхшы яшелчә булып брокколи санала. Аның файдалы үзлекләре хакында күпләр белми, шуңа күрә кәбестәнең әлеге файдалы төре хакында мәгълүмат тупларбыз.
Брокколи кәбестәсенең зыянлы яклары хакында да истә тотарга кирәк. Аны чамадан тыш кулланган очракта ашказаны асты бизе авырулары кискенләшергә мөмкин. Варикоз авыру вакытында да аны кулланырга киңәш ителми. Шулай ук ашказаны һәм уникеилле эчәктә хроник авырулар булган кешеләргә дә сак булырга кирәк.
- Брокколи кәбестәсен ризык буларак беренче тапкыр итальяннар куллана башлый. 1724 елда бу үсемлек Италиядә зур популярлык казана. Кәбестәнең әлеге төрен үстерү Беренче бөтендөнья сугышыннан соң киң тарала.
Организмга зыян китермәс өчен брокколины дөрес сакларга кирәк. Билгеле булганча, аны суыткычта сакларга була. Суыткычта (5-7 көннән артык түгел) саклау срокларын төгәл үтәгән очракта, ул үзенең файдалы үзлекләрен югалтмый.
Карабодай ярмасы составында кеше организмы өчен кирәкле бөтен файдалы матдәләр дә бар. Аның составында аксымнар, крахмал, шикәр, органик кислоталар, В1, В2, РР, Р витаминнары, шулай ук тимер, кальций, фосфор, бакыр, цинк, бор, йод, никель, кобальт кебек макро һәм микроэлементлар күп.
Карабодай диетик ризык булып санала. Белгечләр шикәр авыруыннан һәм симерүдән интегүчеләргә суда пешкән карабодай боткасы ашарга киңәш итә. Ул организмнан шлакларны, башка төр зарарлы матдәләрне чыгара. Атнага 2-3 тапкыр карабодай боткасы ашау ашказаны бизе белән авыручыларга файдага булачак.
#сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын социаль челтәрләрдә дә күзәтегез:
“Интертат” сәламәтлек марафоны: “Яңа елга – яшәреп!”
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне: Вадим Захаров утырып еларга әзер, Зилә Мәүлина табигый ризыклар гына ашаган, Мөнирә Хәмидуллина чишмә суы эчкән
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының икенче көне: Баллы ризык ашыйсы килгәндә баш миен ничек алдарга?
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының өченче көне: Сәламәт тукланучылар глютенсыз ипи пешерергә өйрәнә һәм пластик савыт-сабадан баш тарта
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының дүртенче көне: Төшке аштан баш тарту - иң зур хата
“Интертат”та сәламәтлек марафонының яңа атнасы: Ит, балык, йомырка ашамаса, кеше авырый башлый
"Яңа елга - яшәреп" сәламәтлек марафонының алтынчы көне: “Казан егетләре” төркеме кушылды
“Яңа елга – яшәреп” марафонының җиденче көне: Сәламәт яшәргә теләүчеләр йөгерергә чыга, ясмык ипи белән итне алыштыра ала
“Интертат”та сәламәтлек марафонының сигезенче көне: Марафончылар үзгәрә, “Казан егетләре” файдалы эчемлек әзерли, кыш көне ашарга кирәкле яшелчәләр исемлеге билгеле
“Яңа елга – яшәреп” марафонының тугызынчы көне: Йомырканың агын гына ашыйбыз, көнне физик күнегүләрдән башлыйбыз һәм туклыклы ботка пешерергә өйрәнәбез
“Интертат”та сәламәтлек марафонының унынчы көне: Вадим Захаров ике килога ябыккан, “Казан егетләре” чаңгыга баса, табиб кайнар су эчүне тыя
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унберенче көне: Груша һәм алма согын иртән эчү тыела, кызыл миләш күзләр өчен файдалы
“Яңа елга – яшәреп” ябыгу һәм сәламәтлек марафонының унөченче көне: Сыйфатлы атланмайны ничек сайларга?
“Яңа елга – яшәреп” марафонының ундүртенче көне: Җитен мае күкрәк яман шешен кисәтә, ат мае салкын тигәндә файдалы, кан басымын әстерхан чикләвеге мае көйли
“Яңа елга – яшәреп” марафонының унбишенче көне: Кара җимеш ашау файдалы, бөтнек чәе иммунитетны ныгыта