Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябык форматта Евгений Пригожинны Санкт-Петербургта әтисе янына җирләделәр

news_top_970_100
Ябык форматта Евгений Пригожинны Санкт-Петербургта әтисе янына җирләделәр

«Вагнер» хосусый хәрби компаниясен оештырган Евгений Пригожинны Санкт-Петербургта Пороховский зиратында җирләделәр. Бу хакта аның «Телеграм» каналдагы матбугат хезмәте хәбәр итте. Искәртеп үтик, Пригожин самолеты 23 августта һәлакәткә очрады. Бортта һәлак булган 10 кеше арасында Пермьнән Рөстәм Кәримов та бар, дип язган иде «Интертат».

«Евгений Викторович белән хушлашу ябык форматта узды. Хушлашырга теләүчеләр Пороховский зиратына бара ала», – диелә хәбәрдә.

Моңа кадәр «Вагнер» җитәкчесе белән хушлашу урыны турында мәгълүмат әйтелмәде. Пороховский зираты хезмәткәре РБК агентлыгына эшмәкәрне әтисе янында җирләүләрен хәбәр иткән. Җирләү «бу эшне күрсәтмәскә сораган» туганнары үтенече буенча ябык форматта узды, дигән ул.

«Хәзер безне милиция, ОМОН, Росгвардия әйләндереп алды, беркемне дә кертмиләр», – дип сөйләгән зират хезмәткәре. Аның сүзләренчә, Пригожин белән башка көннәрне хушлашырга була.

Искәртеп үтик, журналистларга дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков, бүген «Вагнер» хосусый хәрби компаниясен оештырган Евгений Пригожинны җирләүдә Президент Владимир Путинның катнашуы каралмаган булуын, Кремльдә җирләүгә кагылышлы мәгълүмат юк икәнен әйткән иде.

«Ничек кенә булмасын, мондый карарны туганнар, якыннар кабул итә, монда алардан башка нәрсә дә булса сөйли алмыйбыз», – дигән иде Песков.

  • Порохов зиратында артиллерия җитәкчеләре, пехота полклары офицерлары, кайбер сәүдәгәрләр, завод эшчеләре җирләнгән. Биредә галим-артиллеристлар Иван Захаров һәм Василий Трофимов кабере бар. Бөек Ватан сугышы елларында зиратта туганнар каберлеге барлыкка килгән.
  • Пригожинның Embraer-135 дигән бизнес-джеты 23 август кичендә һәлакәткә юлыкты. Самолетның Мәскәүдән Петербургка очуы булган, ул Тверь өлкәсенең Куженкино торак пункты янында шартлады. Борттагы 10 кеше дә һәлак булды. 3 көн узгач, Тикшерү комитеты молекуляр-генетик экспертизалар нәтиҗәләре буенча мәетләрнең рейс алдыннан чыккан исемлеккә туры килүен раслады. Росавиация мәгълүматлары буенча, Пригожиннан тыш, очкычта «Вагнер» компаниясе командиры Дмитрий Уткин, берничә хәрби, «Нева» оешмасы генераль директоры Валерий Чекалов һәм экипажның 3 әгъзасы очкан булган.

Бу темага: Шартлаган Пригожин самолетындагы бердәнбер хатын-кызның соңгы сүзләре, фотосы чыкты

Пригожин самолеты шартлады

Пригожин самолеты шартлаудан һәлак булучыларның исемлеге

Путин Тверь өлкәсендә һәлакәткә юлыккан Embraer бизнес-джетында һәлак булучыларның гаиләләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

Пригожин белән бергә һәлак булган Рөстәм Кәримовның әтисе: «Ул бернәрсә дә сизенмәде»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100