Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пригожин самолеты шартлады: «Очты-очты да шартлады»

news_top_970_100
Пригожин самолеты шартлады: «Очты-очты да шартлады»

Бүген кич массакүләм мәгълүмат чараларында «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе җитәкчесе Евгений Пригожинныкы булган самолет шартлавы турында хәбәр таралды. «Эмбрайер» очкычында 10 кеше: 7 пассажир һәм экипаждан 3 кеше булган. Самолет Тверь өлкәсендә Куженкино торак пункты янында шартлаган һәм җиргә төшкән. Бу самолет артыннан Пригожинның икенче очкычы да барган булган, анысы – Мәскәү янындагы Остафьево аэропортында.

Самолет җиргә төшкән урында 8 кешенең мәете табылган. Алар бик нык янган. Кайберсенең кем булуын ачыклау өчен ДНК экспертизасы кирәк булачак.

«База» «Телеграм» каналы язуынча, самолет Мәскәү өлкәсе ягыннан Санкт-Петербургка таба очкан. Росавиация салонда Евгений Пригожин да булуын хәбәр итте.

Запорожье өлкәсе администрациясе рәисе Владимир Рогов Евгений Пригожин һәм Дмитрий Уткинның («Вагнер» командиры) үлүен белдерде. «Яңа гына «музыкантлар» белән сөйләштем, алар Евгений Пригожин һәм Дмитрий Уткинның үлү фактын раслый», – дигән ул.

«Катя, мин белмим, син күрәсеңме? Самолет очты-очты да шартлады. Шартлау бик көчле булды», – дип видео яздырган вакыйганы күрүчеләрнең берсе.

Кайбер мәгълүматлар буенча, бу шартлау теракт була ала. Пилотлар диспетчерларга бернинди гадәти булмаган хәл турында да әйтмәгән. Экспертлар борттагы критик хәл бик тиз үсеш алган булуын әйтә.

Росавиация тикшерү башлады. Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачты. Тверь өлкәсе губернаторы Пригожин бизнес-джеты шартлау факты буенча эшләрне үз контроленә алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100